Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Европа сәфәрен Ирландиядән башлады


АКШ президенты Барак Обама бер атна дәвам итәчәк Европа сәфәрен башлап Ирландиягә килде.

Бүген Дублинга килгәч Обама һәм аның җәмәгате Мишель Ирландия президенты Мери Масэлис һәм премьер-министр Энда Кенни белән очрашты.

Обаманың Ирландиядәге төп тукталышы дүртенче буын бабасының туган авылы Монигаллда булыр дип көтелә.

Обаманың атасы Кенияле булса, анасы ирланд-американ.

Көн ахырында Обама Дублинда ачык һавада чыгыш ясый. Ярдәмчеләре әйтүенчә, президент үз чыгышында АКШ белән Ирландия арасындагы ныклы бәйләнешләргә басым ясаячак. Обама премьер-министр белән очрашуда да шул турыда әйтте.

АКШ белән Ирландия арасындагы дуслык һәм бәйләнешләр иң көчле дәрәҗәдә. Бу стратегик мәнфәгать мәсьәләсе генә дә, тышкы сәясәт мәсьәләсе генә дә түгел, бу кан тартуы”, - диде Обама.

Сишәмбе көнне Обамалар гаиләсе сәфәрне Британиядә дәвам итәчәк. Патшабикә Элизабет аларны рәсми дәүләт дәрәҗәсендәге ашка чакырган.

Сәфәрнең өченче көнендә АКШ президенты Франциядә Зур сигезлек очрашуында катнаша.

Сәфәр ахырында исә ул Польшада Көнчыгыш Европа илләре җитәкчеләре белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG