Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коррупция арта


Татарстан түрәләре коррупцияне тикшерә
Татарстан түрәләре коррупцияне тикшерә

24 май көнне Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш шурасының утырышы булды. Әлеге җыелышта республикадагы ришвәтнең уртача күләме 35 мең сумга җитүе дә ачыкланды.


Татарстан коррупциягә каршы көрәш шурасының соңгы утырышы моннан ике ай чамасы элек уздырылган иде. Анысында утырыш бик озак дәвам итмәгән булса, 24 майда уздырылганы исә шактый киң күләмле итеп узды.

Коррупция бигрәк тә милек сатуда күзәтелә

Республикада милек белән идарә итү, бигрәк тә җир кишәрлекләрен сату тармагында коррупция киң тамыр җәйгән. Әйтик, 2010 елда Татарстан Хисап пулаты дәүләт һәм муниципаль милекләр һәм җирләргә кагылышлы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда 818 хокук бозу очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 174 миллион сумнан артык зыян салынган.

Җир дигәннән, бүгенге көндә Татарстан 6 миллион 800 мең гектар мәйданны били. Шуның 3 миллионнан артыгы шәхси хуҗалыкларга карый. Җирләр күп очракта аукционсыз һәм ябык ишекләр артында алынып сатылган. Бу хакта Татарстан прокуроры Кафил Әмиров белдерде.

Болар белән беррәттән коррупция очраклары республиканың торак пунктлары чикләрен киңәйтү барышында да күзәтелгән. Моның өчен республика президенты кушуы белән Казан һәм Чаллы шәһәрләре әйләнәсендә 50 һәм 30 километрлык зонада тикшерү алып бару өчен эшче төркем төзелгән.

Түрәләр коррупцияне хәл итә алырмы?

Тик коррупциягә каршы көрәш һәр оешмада алып барылырга тиеш, коррупциягә каршы көрәш утырышлардан алынган карарлар белән бара алмый, конкрет эш башкарылырга тиеш, дип белдерде Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров җыелышта чыгыш ясап. “Күп нәрсә җитәкчеләрдән тора”, дип өстәде ул.

Аның сүзләренә караганда, 2010 елда республикада коррупциянең 547 очрагы билгеле булган. Ә менә быелның 5 аенда гына да 225 шундый очрак теркәлгән. Димәк ел ахырына кадәр коррупция узган елгы күрсәткечләрдән артып та китәргә мөмкин әле.

Республикада ришвәт уртача 35 мең сум

Республикада бирелгән ришвәтнең уртача күләме 35 мең сумга җиткән. Бу узган елгыдан якынча 6 мең сумга күбрәк дигән сүз. Шунысын әйтергә кирәк, дәүләт коррупцияне, инфляцияне, ришвәтчелекнең өскә үрмәләвен туктатып кала алмаса да, республикадагы хезмәт хаклары гел бер тигезлектә кала бирә.

Дөрес, 2010 елда коррупция җинаятьләре өчен республиканың 48 муниципаль түрәсе җавапка тартылган, анысы. Ләкин аларга нинди җәзалар бирелгәне турында җыелышта әйтелмәде.

Утырышта күп кенә чыгышлар ясалды, төрледән-төрле мәгълүматлар бирелде. Эшсезлеккә каршы көрәш өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итү очракларының 4 районда – Тәтеш, Буа, Апас һәм Лениногорскида күзәтелүе дә билгеле булды. Бигрәк тә Лениногорски һәм Азнакай районнарында дистәләрчә миллион сум акча үзләштерелгән икән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә, хокук бозучы түрәләр җәзаланырга тиеш, эшләреннән алыныпмы, административ рәвештәме яисә ирекләреннән мәхрүм ителепме – монысын прокуратура хәл итсен, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG