Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил хөкүмәте Иерусалимны бүлүгә каршы булуын белдереп Иске шәһәрдә җыелды


Якшәмбе көнне Израил хөкүмәте үз утырышын гадәттәгечә парламент бинасында түгел Иерусалимның иске өлешендәге Давыт манарасында үткәрде. Утырыш Иерусалим көненә багышланды.
Израил Алты көнлек сугышта җиңүеннән соң шәһәрне берләштерүенең чираттагы еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Бу утырыш Иерусалим көненә багышланудан бигрәк АКШ президенты Барак Обаманың шәһәрне икегә бүлеп 1967 елгы чикләргә кире кайту тәкъдименә Израилнең мөнәсәбәтен күрсәтә.

Журналистлар өчен ачык булган утырышта Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу: «Израил Иерусалимга тугры булып калачак», - диде.
XS
SM
MD
LG