Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурджанадзе ире полициягә һөҗүм оештыруда гаепләнде


Грузия оппозициясе җитәкчеләренең берсе – Нино Бурджанадзеның иренә полициягә һөҗүм оештыруда гаепләү белдерелде.

Грузия баш прокурорының урынбасары Давид Сакварелидзе, тикшерү белдерүенчә, илнең чик полициясенең элекке башлыгы Бадри Бицадзе һөҗүмнәр өчен махсус кораллы төркемнәр оештырган, дип белдерде.

Әлеге төркемнәрнең берсенең тоткарланган башлыгы, биш шаһит биргән һәм башка мәгълүматлар нигезендә Бицадзега гаепләү белдерелгән.

Прокуратура Бицадзега җәза буларак акча түләтү мәсьәлсен караячак.
XS
SM
MD
LG