Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең баш хәрби табибы ришвәттә тоткарланган


Мәскәүдә Русия саклану министрлыгының Баш хәрби-медицина идарәсе җитәкчесе генерал-майор Александр Белевтин һәм аның хезмәтендәге полковник Алексей Никитин тоткарланган.

“Интерфакс”, хокук саклау оешмасындагы чыганакка нигезләнеп, әлеге хәрбиләр медицина җиһазлары өчен ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр итә.

Тикшерү барганда алар эшләреннән читләштерелгән.
XS
SM
MD
LG