Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия кораллы һөҗүмгә каты җавап бирәчәген белдерә


Сүрия хөкүмәте илнең төньягында 120 иминлек хезмәткәре үтерелде дип һөҗүм итүчеләргә каты җавап бирәчәген белдерде.

Эчке эшләр министры Ибраһим әш-Шар хөкүмәтнең җавабы каты булачак диде.

“Хөкүмәт тыныч халыкның һәм хәрбиләрнең тормышы, халык милке булган хөкүмәт биналарын саклау өчен җаваплы. Без каты һәм тәвәккәл итеп канун нигезендә эш итәчәкбез һәм без илнең иминлегенә, халкына каршы кораллы һөҗүмнәргә карата авыз ачып тормаячакбыз”, - диде министр.

Җиср әш-Шугур шәһәрендә дүшәмбе көнне булган бу һөҗүм турында хәбәрне башка чыганаклар аша раслау мөмкин түгел. Хөкүмәт күпчелек чит ил киңкүләм мәгълумат чараларына бу төбәктә эшчәнлек алып баруны тыйды.

Оппозиция активистлары хөкүмәт президент Бәшәр әл-Ассад хакимиятенә каршы чыгучыларны тагын да катырак бастыруга әзерләнә дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG