Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ипотеканың үз бәясе бар


Илдар Халиков ипотека программасы белән төзелүче йортларның кайберләренең аукцион аша сатылачагы турындагы сүзләрне кире какты. Алай да Казан үзәгендәге кайбер йортлар кыйммәтрәк бәядән сатылачак.


Кичә Татарстан Министрлар кабинетында журналистларның сорауларына җавап биргән хөкүмәт башлыгы, соңгы бер атна эчендә халык арасында йөргән социаль ипотека программасы белән төзелә торган йортлар темасына ачыклык кертте.

“Социаль ипотека бетми”

"Социаль ипотека программасы белән төзелә торган йортлар моңарчы ничек төзелгән, алга таба да шулай төзеләчәк. Халык арасында таралган социаль ипотека программасы бетә икән дигән сүзләр дөрес түгел.

Социаль ипотека, исеменнән дә аңлашылганы кебек, дәүләт оешмаларында эшләүче социаль катлам гражданнар өчен төзелә. Әлбәттә, алар эшли торган оешмалар фондка тиешле акчаны күчереп барган очракта. Шуңа күрә социаль ипотека беркайчан да алар өчен коммерцияле булмаячак", дип белдерде Илдар Халиков.

Әмма хөкүмәт җитәкчесе, социаль ипотека программасы белән төзелүче йортларның, урнашу урынына карап, башкалары белән чагыштырганда бәяләрендә бераз аерма булу ихтималын да үз сүзләренә өстәде.

“Шәһәр үзәгендәге фатирлар кыйммәтрәк булачак”

"Моның сәбәбе гади: шәһәр үзәгендә гадирәк, бик арзанлы йортлар төзи алмыйбыз. Үзәк матур булырга тиеш, андагы һәрбер бина кыйммәткәрәк төшә. Шуңа күрә үзәктә торакның 1 кв. метры 3-5 меңгә кыйммәтрәк тора.

Әмма социаль ипотека программасында катнашучының сайлап алу мөмкинлеге бар. Алар торакны минималь бәядән Казанның Киров районыннан, яисә кыйммәткәрәк Һади Такташ урамыннан сайлый ала", дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренчә, гражданнарга әлеге программа белән торак тапшыру вакытында моннан элек тә аукционнар булып торган. Моны яңалык дип атап булмый. Һәм хәзергеләре дә бер караганда элеккегеләреннән әллә ни аерылмый. Ләкин искәрмә буларак монысында, шәһәрнең төрле территориясендә урнашкан йортларның бәяләре генә үзгәрәчәк, диде ул.

"Торак фонды коммерцияләшмәячәк"

Халиков бу урында аукцион дип, программада катнашучылар арасында уздырылучы, кем күпме балл җыйган шул кешенең фатирны отуын максат итеп алган бәйгене күз алдында тотты булса кирәк. Һәрхәлдә ул әйткән аукционны журналистлар шулай дип аңлады.

Социаль ипотека программасы керем алуны максат итеп куйган программа түгел. Шуңа күрә дә бу программа белән төзелгән йортлар үз кыйммәтенә хуҗаларына тапшырылачак. Дәүләт торак фондының коммерцияләшүе турында сүз дә була алмый, дип белдерде премьер.

Халык кемгә ышансын?

Хөкүмәт җитәкчесе әлеге сүзләре белән социаль ипотека программасы белән торак алырга хыялланган халыкны тынычландырса да, исемнәрен әйтергә теләмәгән кайбер гражданнар бу сүзләргә бик ышанып бетмәүләрен әйтә.

Бер караганда халыкны да аңларга була. Чөнки әле бер атна элек кенә дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин түрәләр җыелышының берсендә, фондның коммерцияле торак төзергә планлаштыруын да белдергән иде.

"Социаль торак күләме кирәгеннән артып китә. Гражданнарның социаль критерийлары нинди дә булса бер рәвештә яңадан тикшереләчәк. Ә торак фонды берникадәр дәрәҗәдә базар тигезлегенә күтәрелергә тиеш", дип әйткән иде ул.

Тәлгать Абдуллин әлеге җыелышта социаль ипотека программасы белән шәһәр үзәгендә төзелгән йортларны алырга теләүчеләр арасында аукцион уздыру фикеренә дә кагылган иде.

Тик, коммерцияле торак һәм аукцион темасында киңрәк мәгълүмат бирүләрен сорап, фонд директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллинга мөрәҗәгать иткәч, ул әлегә, бу турыда тиешле нигезләмәләр булмавын, 1 ай эчендә кирәкле документлар әзерләнеп беткәч кенә халыкны мәгълүматландыра алачаклары турында белдергән иде.

Ике түрә ике төрле фикер белдерсә дә, башкала үзәгендә социаль ипотека программасы белән төзеләчәк йортларның кв метры кыйммәтрәк булачак сыман.

Тәлгать Абдуллин бу фатирларны, мөмкинлекләре булучылар үзара ярышып кыйммәтрәккә алсын дисә, Илдар Халиков, шәһәр үзәге матур булырга тиеш һәм моның өчен матур йортлар төзү кирәк, шуңа күрә шәһәр үзәгендәге йортларны төзү дә кыйммәткәрәк төшәчәк, ди.
XS
SM
MD
LG