Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Олег Орловка хөкем карары 14 июньдә чыгарыла


Хокук яклаучы Олег Орлов Мәскәүдәге Хамовнический мәхкәмәнең килештерү өлешендә үз гаебен танудан баш тартты.

“Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Орлов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка яла ягуда гаепләнә. 2009 елның июлендә ул “Мемориал” активисты Наталья Эстемированың үтерелүе өчен Чечня җитәкчелеге җаваплы булуын әйткән иде.

Мәхкәмәдә үземнең хаклыгымны дәлилләү буларак, мин Русия ватандашларының фикер белдерү хокукы булуына басым ясыйм диде Орлов.

Прокурор Орловка 150 мең сум штраф җәзасы билгеләргә тәкъдим итә. Кадыйров Орловның өч елга ирегеннән мәхрүм ителүен тели.

Хөкем карары 14 июньдә игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG