Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларуска электр энергиясен яртылаш киметә


Беларус белдерүенчә, Мински электр энергиясе өчен түли алмау сәбәпле, Русия электр тәэминатын яртылаш киметә.

Беларус энергия министрлыгы вәкиле Людмила Зенкович Русия 54 миллион доллар бурычы җыелган Беларуска электр энергиясе җибәрүне киметте диде.

Зенкович әйтүенчә, Русиядән алынган электр энергиясе Беларустагы ихтыяҗның 10 процентыннан кимрәген тәшкил итә, шуңа күрә бу кимү кулланучыларга зыян китермәячәк.

Ул шулай ук Минскиның бурычны тиз арада түләргә тырышачагын белдерде.

Беларус Советлар Берлеге җимерелгән 1991 елдан соңгы иң каты финанс кризисы кичерә.
XS
SM
MD
LG