Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус телен яклаганда татар теле проблемнары да күтәрелде


Казанда 18 апрельдә рус телен яклап узган чара
Казанда 18 апрельдә рус телен яклап узган чара

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф министрына рус телен яклап үткәрелгән пикетта күтәрелгән мәсьәләне тикшерергә кушты.

Бу пикет 9 июнь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан аның бинасы янында үтте. Чарага кырыкка якын кеше җыелды. Пикетчылар янына Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов һәм кайбер депутатлар да чыкты.

Дәүләт шурасы утырышы барган вакытта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гыйльметдиновка урыс телен яклап узган пикетта күтәрелгән мәсьәләләрне тикшерергә күрсәтмә бирде.

Әлеге күрсәтмәгә кадәр Гыйльметдинов пикетчылар янында, республикадагы ике дәүләт теленең дә хокуклары тигез булуны күз алдында тотып, укыту Русия һәм Татарстан конституцияләре нигезендә алып барыла, дип әйтеп өлгергән иде инде.

Татар теленең хәле күпкә авыррак

Пикетчылар янында булып Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев рус телен яклаучыларның һәм шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның милли оешмаларының тәкъдимнәрен комитетта тыңлап, эшлекле сөйләшүгә әзер икәнлекләрен белдерде.

Разил Вәлиев "Азатлык" радиосына әңгәмә биреп, Татарстанда телләр канунының яңа өлгесе эшләнәчәген һәм анда республикада яшәгән барлык милләтләрнең теләкләре дә искә алыначагын әйтте.

“Алар пикетта Татарстан мәктәпләрендә рус теленә җитәрлек дәрәҗәдә дәресләр бирелми, рус телен укыту дәрәҗәсе түбән, дип тәкърарладылар. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Бүген без Русия һәм Татарстан кануннарын бозмыйча татар һәм урыс телләрен бер күләмдә укытабыз.

Разил Вәлиев
Татарстанның телләр турындагы һәм мәгариф канунын 2004 елда Русиянең конституция мәхкәмәсенә дә биргән иделәр. Мәхкәмә карарында Татарстанның телләр турындагы һәм мәгариф кануннарында татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә укыту турындагы маддәләре Русия конституциясенә каршы килми, дип язылган.

Бүген республикада рус телен кимсетеп карау юк. Мәсьәлә киресенчә бүтән өлкәдә - татар телен укыту, мәктәпләрдә татар әдәбиятын өйрәнү һәм төгәл фәннәрне татар телендә укыту зур проблем булып тора.

Пикетчылар белән сөйләшкәндә әлеге проблемнарны өйрәнүебез, республикадагы бөтен халыкларны тигез итеп күрүебез турында әйттек. Ниндидер бер халыкның гына телен алга чыгарырга безнең хакыбыз юк. Әгәр без рус теленә генә игътибар биреп татар һәм башка телләрне дә артка чигерсәк, һич кенә дә дөрес булмас.

Телләр турында канунны кабул итеп, бар телләргә дә тигез игътибарны алга куйган идек. Әмма бүген Татарстанда бөтен телләр дә тигез дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Рус теле белән чагыштырганда татар теленең хәле бик күпкә авыррак. Көз көне парламент ялдан килгәч, бу хакта бик җитди сөйләшү дә булыр. Бүген булган пикет рус теле язмышы турында гына түгел, ә бөтен телләрнең язмышы турында да уйланырга мәҗбүр итте.

Татарстанда телләр канунының һәм телләрне үстерү програмының яңа өлгесен эшли башлаячакбыз. Без аны 2012 елда кабул итәргә тиеш. Чөнки, хәзерге програм 2013 елга кадәр генә. Без яңасын кабул итеп, ул алдагы елларның бюджетына керергә тиеш. Әлеге програмда җәмәгатьчелекнең дә фикерен искә алачакбыз. Анда татар, рус, мари, мордва һәм башка җәмәгатьчелек фикерләре дә искә алыначак”, диде Разил Вәлиев.

Русиянең милли сәясәте гарип

Татарстан дәүләт шурасы әгъзасы, язучы Туфан Миңнуллин да пикетчылар алдыннан тыныч кына үтеп китә алмаган. Ул, Татарстанда телләрне укытуның бүгенге хәле - Русиянең милли сәясәте гарип булуны күрсәтә, дип әйткән.

Татар телен укыту алдында да күп проблемнар булуы, татар гимназияләрнең ябылуын да сөйләгән.

“Татарстан мәктәпләренә рус теле” җәмгыяте үзенең чарасын беренче тапкыр гына үткәрми инде. 30 апрельдә Чаллыда үткән пикетта милли хәрәкәт вәкилләре татар теле алдында торган мәсьәләләрне дә күтәргән иде. Бу чыгышлары өчен мәхкәмә административ хокук бозуда гаепләп аларны штрафка тартты.

16 апрельдә әлеге җәмгыять Казан кирмәне янына җыелып татар телен мәктәпләрдә укытуга каршылык белдерде. Шунда ук татар җәмәгатьчелеге һәм татар милли оешмалары вәкилләре дә татар телен яклап чыккан иде.
XS
SM
MD
LG