Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Морозов: Яла ягу турында президент төзәтмәләре журналистларга кагыла


Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов мыскыллау һәм яла ягуны административ тәртип бозулар рәтенә күчерүче үзгәреш беренче чиратта журналистларга кагылачак диде.

Морозов президент Дмитрий Медведев тәкдим иткән канун үзгәрешләренә бәя биргәндә бу үзгәрешне хуплавын белдерде, шул ук вакытта бу теманы әле өйрәнергә кирәк диде.

Президент тарафыннан Думага тапшырылган Җинаять кодексына һәм кайбер башка кануннарга үзгәреш кертү тәкъдиме, аерым алганда, иректән мәхрүм итү урынына мәҗбүре хезмәт җәзасы бирүне, икътисадый җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне, зыяннан биш мәртәбә зуррак штраф түләгән очракта, иреккә чыгаруны күздә тота.
XS
SM
MD
LG