Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара мәхкәмә Каддафины күмәк көчләүләрдә гаепли


Луи Морено-Окампо
Луи Морено-Окампо

Халыкара сугыш җинаятьләре мәхкәмәсенең баш прокуроры Либия җитәкчесен күмәк көчләүләр оештыруда гаепли.

Халыкара сугыш җинаятьләре мәхкәмәсенең баш прокуроры Луи Морено-Окампо Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи илдәге гыйсъянчыларга каршы юнәлтелгән куркыту кампаниясенең бер өлеше буларак үз сугышчыларына хатын-кызларны күпләп көчләргә кушкан дип белдерде.

Чәршәмбе көнне Нью-Йоркта БМО баш идарәсендә Морено-Окампо хатын-кызларны көчләү Каддафиның гыйсъянчыларга каршы чараларының яңа ягы булырга охшый диде.

Кеше хокукларын яклаучылар һәм хокук белгечләре әйтүенчә, сугыш вакытында кешеләрнең үзләренең җинаять кылуы белән тыныч халыкка каршы системалы рәвештә оештырылган чаралар икесе ике нәрсә.

Морено-Окампо хәзер Каддафи сугышчыларына хатын-кызларны күпләп көчләү өчен виагра кебек җенси дәрманны арттыра торган дарулар таратылуы турындагы хәбәрләр бар һәм алар тикшерелә диде.

“Кайбер урыннарда кешеләр йөзәрләп көчләнгән. Бу көчләүләрне Каддафига бәйләп буламы, яки бу гамәлләр кешеләрнең үз карарлары белән кылынганмы? Бу әле биглесез иде. Әмма хәзер көчләүләр турында Каддафи карар иткәнлеге турында кайбер мәгълуматлар бар. Бу инде яңа нәрсә. Моңарчы аның халыкны контрольдә тоту өчен мондый чараларга барганы юк иде. Көчләү репрессияләрнең яңа ягы”, - диде Морено-Окампо.

Халыкара сугыш җинаятьләре мәхкәмәсен танымаучы Каддафи хакимияте әлегә бу гаепләүләр турында бер сүз дә дәшми.

Май аенда Морено-Окампо гыйсъянчыларга каршы чаралар барышында кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләүләр нигезендә Мөәммәр Каддафины, аның улы Сәифел Исламны, күзләү министры Габдулла әс-Сануссины кулга алу фәрманы чыгарды.

Морено Окампо ул чакта бу көчләүләрнең Каддафига турыдан-туры бәйле булуына дәлилләр юк иде диде.

Әмма хәзер инде ул аларга әлеге гаепләүләрне дә өстәргә җыеунуын, моның өчен өстәмә дәлилләр җыелуын белдерә.

БМОның кораллы бәрелешләр вакытындагы көчләүләрне тикшерүче махсус вәкиле Маргарет Уалсстром бәрелешләр булган урыннарда хәбәр ителгән һәрбер көчләү очрагына билгесез калган 10-20 көчләү очрагы туры килә диде.

Иман әл-Гобәйди Триполидагы кунакханәдә чит ил журналистлары янына бәреп кергәч

Каддафи тарафдарларының көчләүләре турында беренче гаепләүләр май аенда чыкты. Ул чакта либияле хатын Иман әл-Гобәйди Триполидагы кунакханәдә журналистлар янына бәреп кереп Каддафи солдатларының үзен күмәкләп көчләүләре турында коточкыч нәрсәләр сөйли башлый.

Әмма ул сөйләп бетерергә өлгерә алмый, иминлек хезмәткәрләре аны алып чыгып китә һәм ул берничә көн югалып тора.

Соңрак ул гыйсъянчылар ягына күчкән хәрбиләр ярдәме белән илдән кача һәм хәзер Романиядә БМОның качаклар лагерында дәвалана.
XS
SM
MD
LG