Элекке полковник Юрий Буданов кичә Мәскәүдә үтерелгәннән соң, Русия башкаласы үзәгендә милли чыгышлар булдырмау өчен, иминлек чаралары көчәйтелде. Хокук саклау оешмаларының ике меңнән артык хезмәткәре тәртип саклый.
Будановны искә алу чарасына чакырулар интернетта пәйдә булды. Полиция метрода кизү тора, Манеж мәйданы, Пушкин мәйданындагы Мәскәү мэриясе тирәсенә киртәләр куелган һәм кизү дә көчәйтелгән иде.
Монда бүген ЛДПРның “Русия көне”нә багышланган митингы үтте һәм алдан анда катнашучылар Будановны да искә алырга җыена, дип белдерелде. Әмма митингта милләтчел оешмаларның җитәкчеләре күренмәде.
ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский гына хакимиятләрне Буданов үлеменә карата иң каты чаралар күрергә чакырды.
Русия армиясенең элекке полковнигы Юрий Буданов чечен кызын үтергән өчен 10 елга хөкем ителде. Ул беркадәр утырганнан соң шартлы рәвештә вакытыннан элек иреккә чыгарылган иде.