Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты туганын илдән чыгармый


Сүрия президенты Бәшәр әл-Әсад, илдә көч куллану очракларын тикшерү барган вакытта, икедән туганы, генерал Атиф Нәҗипне чит илгә барудан тыйды.

Associated Press, Сүриянең дәүләт мәгълүмат агентлыгы SANAга таянып, Нәҗип илнең көньягындагы Дәръа вилаятендәге иминлек идарәсенең башлыгы, дип хәбәр итә. Март аенда диварларга графитти рәсеме ясаган 15 үсмер кулга алынгач, монда халык күтәрелешләре башланган иде.

Кичә илнең төньяк-көнчыгыш өлешендә Җиср-әш-Шүгүр шәһәрен хөкүмәт гаскәрләре үз кулларына алды. Анда аңа кадәр йөздән артык полиция хезмәткәре үтерелгән дип хәбәр ителгән иде.

Меңнәрчә Сүрия качагы хөкүмәт гаскәрләреннән качып Төркия ягына чыкты.
XS
SM
MD
LG