Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мөселманнары Казанга икегә бүленеп киткән


Тәлгать Таҗетдин дин әһелләренең беренче форумында чыгыш ясый
Тәлгать Таҗетдин дин әһелләренең беренче форумында чыгыш ясый

Казанда ачылган Бөтенрусия дин әһелләре форумына Башкортстаннан ике аерым төркем киткән. Татар җәмәгатьчелек оешмалары утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының чираттагы уртак утырышында башта 14 июнь көнне мөселман яшьләрен яклап үткән пикетка йомгак ясалды.

Кадерле Имаметдинов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Без каршылык чарасын оешма исеменнән үткәрмәдек. Чарада бик аз кеше катнашты. Пикетка хәтта тикшерү бүлегендә сорау алулардан зыян күргән мөселман яшьләреннән бер генә вәкил дә катнашмады. Мин аларны һич тә аңламыйм”, дип ирештерде.

Чарада мөселман яшьләре вәкилләре белән очрашырга килешенде.

Утырышта Бәләбәй татар гимназиясе тирәсендәге хәлләр турында да сүз барды. Хәбәр итүебезчә, дәүләт теле буларак, башкорт теле җитәрлек күләмдә укытылмавы өчен мәктәптән гимназия статусын алу турында карар чыгарылган иде.

Мәҗит Хуҗин
Милли мәдәни-мохтарият рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әлеге мәсьәләдә мәгариф министрлыгы һәм хөкүмәт әгъзалары белән сөйләшүләр алып баруын ирештерде. Аның сүзләренчә, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина гимназия статусын югалтмаячак дип ышандырган.

Мәҗит Хуҗин Казанда башланган икенче Бөтенрусия дин әһелләре форумына вәкилләр җибәрү проблемасына да тукталды:

“Форумга йөздән артык кеше ике төркем булып китте. Бер төркем Русия мөселмманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә, икенчесе Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге төркем. Без аларны берләштерергә тырышсак та, барып чыкмады. Мөселманнарның икегә аерылуы матур күренеш түгел. Күпме көч салып та, аларны берләштерүгә ирешеп булмады.”
XS
SM
MD
LG