Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гаскәрләре илнең ике шәһәренә керде


Сүрия гаскәрләре бүген авыр техника ярдәмендә илнең төньягындагы хөкүмәткә каршы демонстрацияләр үткән ике шәһәргә керде.

Сүрия дәүләт телевидениесе Маарат Ән-Нуман, Идлиб вилаяте һәм аның күршесе Хан-Шәйхун урамнарында хәрбиләр булуын күрсәтте. Оппозиция белән бәрелешләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Сүрия оппозициясе һәм хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, җомга намазыннан соң берничә шәһәрдә Бәшәр Әсадның хакимиятеннән китүен таләп иткәннәр. Банияс шәһәрендә иминлек көчләре җыелганнарга ут ачкан. Шулай ук Хомста, илнең көньягындагы Дәръа вилятендә һәм көнбатыштагы Җибла шәһәрендә дә каршылык чаралары булган.
XS
SM
MD
LG