Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Гыйниятуллин: "Арзанга сатылмаска иде"


Берлектәге утырыш
Берлектәге утырыш

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы булды. Анда ике мәсьәлә каралды. Беренчесе – дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек, икенчесе – оешмаларны рәсми теркәү турында.


Дәүләт Думасына сайлаулар турында төп чыгышны Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин ясады:

Айрат Гыйниятуллин
Билгеле булуынча, безне куып диярлек, Путинның Халык фронтына керттеләр. Дөрес, анда кайбер татар оешмалары кермәве дә мәгълүм, ә менә кергәннәр аннан файда күрергә тиеш.

Без үз мәнфәгатьләребезне чишүне таләп итәргә, чишмәсәләр, фронттан чыгарга тиеш. Чишелмәгән төп проблемаларыбызның берсе – татар оешмаларына мәдәният сараен алу мәсьәләсе”.

Айрат Гыйниятуллин сатылган очракта кыйммәтрәк хакка сатылу кирәклеген дә әйтте. Халык фронтының килештерү комиссиясен төзегән вакытта Татар оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов та: “Безнең теләкләр үтәлмәгән очракта, фронттан чыгу хокукына иябез”, дип белдергән иде.

Бина мәсьәләсе күптән күтәрелә. Сүз утырыр өчен берничә бүлмә алу турында гына бармый. Ә тоташ мәдәният сараен алу турында бара. Төп максат – анда татар яшьләр һәм курчак театрлары, фольклор төркемнәре, балалар өчен иҗатханәләр, татар ашлары йорты, җыеп әйткәндә, татар йорты ачу. Татар оешмалары берлеге шуның өчен менә инде берничә ел Уфаның эластомер әйберләр һәм тимер конструкцияләр заводының мәдәният сараен сорый. Хакимият, сарай завод милке булу сәбәпле, бирә алмавын ирештергән иде. Ләкин завод җитәкчелегенә язган хатта сарайның республика милке булуы ачыкланды.

Шулай да хакимият сарай урынына берничә бүлмә генә биреп котылмакчы. Сүз Конгресс-холлдан өч бүлмә бирү турында бара. Эш шунда, хакимият Конгресс-холлда милли оешмаларга бүлмәләр бирергә җыена. Шул исәптән, татар оешмаларына да. Ләкин бүлмәләр рәсми теркәлгән оешмаларга гына биреләчәк. Ә ике дистәгә якын дип исәпләнгән татар оешмаларының бары тик яртыдан азы гына рәсми теркәлү үткән.

Җыелышның икенче көн тәртибендә сүз тәү нәүбәттә Башкортстан татар иҗтимагый үзәген теркәү турында барды. Чөнки әлеге оешма иң абруйлы һәм “тешле” оешмаларның берсе. Шуңа күрә дә республика белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда төрле сәбәпләр табып, иҗтимагый үзәкнең теркәлүен гамәлдән чыгарган иделәр. Республикада хакимият үзгәргәннән соң татар оешмалары җиңел генә теркәү үтә башлады. Шул исәптән, Татар иҗтимагый үзәген дә теркәү мөмкинлеге туды.

Утырышта алдагы берничә атна эчендә корылтайга әзерләнергә һәм уздырырга карар ителде. Анда Татар иҗтимагый үзәгенең низамнамәсенә үзгәрешләр кертеләчәк, яңа җитәкче, идарә сайланачак.
XS
SM
MD
LG