Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мирас” һәм “Берлек” Путин фронтыннан чыга


Башкортстанның татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге Владимир Путинның Халык фронтына кергән иде. “Мирас” һәм “Берлек” оешмалары инде фронттан чыгуларын ирештерде.


Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов беренчеләрдән булып берлекнең ул утырышында катнашмавын, шуның белән фронтка да кермәвен белдергән иде. Инде ике татар оешмасы - “Мирас” һәм “Берлек” Халык фронтыннан чыгуларын ирештерде. Татар оешмалары берлеге рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин бу оешмаларның фронттан чыгуын аларның рәсми теркәлмәүләре белән аңлатты. Ләкин оешма рәисләре моның белән килешми.

"Берлек" оешмасы рәисе Әлфир Сакаев фикере:

Әлфир Сакаев
“Фронтка керү мәсьәләсе каралган ул утырышта мин оешманың рәсми теркәлмәвен хәбәр иткән идем. Ләкин аңа карамый, безне фронтовиклар исемлегенә керттеләр. Ягъни, бу фронтка керү тарафдарларына оешма саннары кирәк иде. Хәзер фронттан чыккач, безнең рәсми теркәлмәүне искә төшерделәр. Бу белдерү аклану гына булып тора”.

Дамир Шәрәфетдинов
"Мирас оешмасы" рәисе Дамир Шәрәфетдинов фикере:

“Бу фронтны Бердәм Русия фиркасе төзеде. Ә ул фирканең эшчәнлеге һәркемгә мәгълүм. Иң зур эшләре - төбәк башлыкларын билгеләү һәм мәгарифтә милли компонентны бетерү.

Төбәк башлыкларын билгеләүгә килгәндә, бу республикада яшәүче татар, башкорт, урыс һәм башка халыкларның сайлау хокукын бозу дип исәплим. Ә милли компонентка килгәндә, ул урыслаштыру сәясәте җимеше. Безнең оешма болар белән риза түгел. Фронттан чыгу сәбәбен шуның белән аңлатам”.
XS
SM
MD
LG