Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бергәләшеп җылытыйк ташларны


Болгар җыены. 18 июнь 2011 ел
Болгар җыены. 18 июнь 2011 ел

"Изге Болгар җыены"нда яңгыраган чыгышлар милләттәшләрнең һәм дин кардәшләренең туплануына, борынгы каланың яңаруына, иманның чистаруына өмет уята.


Болгар музей тыюлыгында үткән “Изге Болгар җыены” татар дөньясында киң яңгыраш тапты. “Азатлык” радиосы һәм аның интернет-сәхифәсе бу вакыйгага ике тапшыру багышлады. Ләкин 18 июньдә Шәһри Болгарда җыелган меңнәрчә татарлар һәм мөселманнар каршында дәүләт җитәкчеләре һәм дин әһелләре ясаган чыгышлар хәзергә эфирда яки матбугатта дөнья күрмәде.

Бүген без шул истәлекле көндә Шәһри Болгарда яңгыраган фикерләрне, мөрәҗәгатьләрне тыңларга тәкъдим итәбез. Мәгънәви яктан да, рухи һәм фәлсәфи нисбәттән дә әһәмияте булган бу чыгышлар хәзерге вазгыятьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

“Изге Болгар җыены” егерме еллап май яки июнь аенда үткәрелеп килсә дә, бу елгысы башкаларыннан аерылып торды. 1989 елдан башлап ислам диненең Идел буе татарлары тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителү көннәрен искә алып, хәзрәтләр дога кылды, шунда ук корбан чалулар, бергәләшеп намаз укулар оештырылды.

Бу елгы “Изге Болгар җыены”на 40 меңнән артык кеше килгән иде. Бу чараның иң мөһим рәсми мизгеле аның ачылыш минутлары дияргә була. Яңа гына төзелеп яткан алтын гөмбәзле мәһабәт бина янында заманча җиһазлардан сәхнә корылган. Әлеге бина ислам динен кабул итүнең тамгасы булып хезмәт итәчәк. Аның эчендә мең ел элек булган вакыйгаларны сурәтләүче таш бизәкләр һәм дөньядагы иң зур Коръән куелачак.

Рөстәм Миңнеханов
Менә шул бина янындагы сәхнәгә Татарстанның дәүләт җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстанның Дәүләт җыелышы корылтае рәисе Константин Толкачев, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте, Мөфтиләр шурасы, Романия, Кавказ республикаларыннан килгән мөфтиләр күтәрелде.

Дин һәм милли тормыш дигән темага багышланган мөселман форумында катнашучылар Русиянең барлык төбәкләрендә яшәгән татарларның имам-хатыйблары, мөфтиләре дә шул ук мәйданда булды. Алар барысы да шәһри Болгарда соңгы елда булган үзгәрешләргә соклану хисләре кичерде.

Әле Болгар тыюлыгын тергезү, киңәйтү проектының яртысыннан кимрәк өлеше генә башкарылса да, тормышның һәм милли халәтнең никадәр үзгәргәне күренеп тора. Шушы олы гамәлләрне башкаруда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне тергезү белән шөгыльләнүче “Яңарыш” вакыфы, аның тирәсендә тупланган булдыклы милләтпәрвәр кешеләр катнаша.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”н ачып, бу бөек эшләрдә катнашкан барлык дин кардәшләргә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов. Без бүгенге көндә мондый җирлегебез булуга, монда җыела алуга горурланабыз. Менә шушында үзгәреш керткән, хезмәтләрен керткән кешеләргә, акча биргән оешмаларга рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сезгә, Миңтимер Шәрипович, аерым зур рәхмәт: сез шушы эшне башлап җибәрдегез. Аллага шөкер, хәзер эшләр бик матур бара. Бүген монда читтән килгән кунакларыбыз бик күп. Без сезгә бик рәхмәтле, Болгар җире сезне һәрвакыт көтеп кала.

Аннан соң Татарстанның беренче президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе, Болгар проектын күтәреп, үзенең тагын бер бөек эше итәргә карар иткән Миңтимер Шәймиев бу олы эшнең әһәмияте дөнья ыгы-зыгыларыннан югарырак булуын әйтте.

Татарстан сәясәтенең ак сакалы президентлыкка керешкән Рөстәм Миңнехановның Болгарны тергезүгә зур хезмәт куюын билгеләде. Шунда ук торган хәзрәтләр, җәмәгать эшлеклеләре башка вакытта, башка урында бәхәсләшсә, бер-берсенә көндәшлек итсә, бу юлы бер-берсенә хөрмәт һәм шәфкать хисләре белдерде.

Миңтимер Шәймиев. Без башлап җибәргән бу хәерле эш елдан-ел зур адымнар белән алга атлый. Шушы зур эшкә кем күпме булдыра алганча өлеш керткән, барчасына да бөтен халкыбыз исеменнән зур рәхмәт. Безнең парламентыбыз канун кабул итте, 922 елда ислам динен дәүләт дине дәрәҗәсендә кабул итүгә багышланган Болгар җыенын ел саен тагын зуррак күләмдә уздырачакбыз.

Русия мөселманнарының үзәк диния идарәсе башлыгы шәйх-ел-ислам Тәлгать Таҗетдин үзе егерме ел элек башланган эшнең хәзер олы дәрәҗәгә җитүен яшермәде.

Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин
Тәлгать Таҗетдин. Әле берәү-икәү генә, качып-посып кына монда килә идек. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһыбызның насыйп итүе, җитәкчеләребезнең тырышлыклары белән бу көн ил бәйрәменә, бөтен халык бәйрәменә, шатлык бәйрәменә әйләнде. Җиленнән дә, яңгырыннан да, давылыннан да курыкмыйча, Русиянең бөтен мәхәлләләреннән, төбәкләреннән, шатлык белән җыелып килдек. Аллага шөкер, 70 елдан артык динсезлекне тагарга маташкан заманнар да үтте. 100ләр генә түгел, 1000ләгән мәчетләребез дә төзелде.

Йөзләрендә иман нуры балкып торган бәндәләрнең тырышлыгы белән эшләнде бу эшләр. Инде Болгар заман җитте. Зур шәһәргә әйләнер Болгарыбыз, Иншаллаһ.

Бу көнне ата-бабаларыбыз гасырлар буе көтте. Без исән чакта динсезлекнең тамыры коруын күрергә насыйп булды, һәм яңадан динебезгә, асылыбызга кайтыр заманнар җитте. Болгарның эзе бетмәде, бөтен дөньяга таралды. Изгелеккә, татулыкка дип ниятләп килдек һәм гомеребез буе монда яшәргә насыйп итсен.

Русия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин Изге Болгар мөнбәрен бүгенге Русия мөселман мөфтиләр шурасының эшчәнлеген яктыртуга кулланды. Аның фикерләре һәм кәефе татулык, эшлеклелек рухында булды.

Равил Гайнетдин. Безнең бүген күңелләребездән кайнап чыккан бәйрәм хисен уртаклашыр өчен ераклардан килгән дин кардәшләрем, бигрәк тә кадерле кунакларыбыз Романия мөфтие, Беларус мөфтие, Украина мөфтие, Кавказ җөмһүриятеннән килгән мөфтиләребез безнең белән бу бәйрәмебезне, тарихи көнебезне уртаклаша.

Аллаһыбыз бу изге урыннарга килүебезне мөбарәк әйләсен. Меңнәрчә халкыбызның Болгар җиренә килеп, иске мәчет янында туплануын күреп шатлык хисе тоям. Бу җыеныбызга һичкем чакырып китермәде, һичкем көчләп китермәде. Без үзебезнең иманыбыз чакыруы белән, үзебезнең тамырыбызны, тарихыбызны, динебезне, мәдәниятебезне берләштерик, саклыйк, яшьләребезгә тарихи мирас – изге динебезне бирик дип, бергәләшеп Болгар җыенын торгыздык.
Равил Гайнетдин

Бу җыен алдыннан Тәлгать әфәнде белән шуны искә төшердек: 1987 елда Болгар җирендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 еллыкка багышлап үткәрелгән тантаналарда 30дан артык илдән килгән чит илдәге кардәшләребез, Советлар Берлегенең төрле почмакларыннан җыелган мөселман кардәшләребез белән бергәләп Болгар җиренә килдек.

Ул вакытта Дәүләт җитәкчеләребез, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәрипович, изге Болгар җирен яңадан яңарту өчен “Яңарыш” фонды төзеп һәм үзенең бөтен көчен куеп, изге урыныбызны безнең хәтер урыныбыз, киләчәгебезгә өмет бирә торган урын ясар дип, һич тә уйламаган идек.

Аллаһыбызның рәхмәте, илебездә барган демократик үзгәрешләр нәтиҗәсендә иманыбызны яңартуга, ислам динебезне үстерүгә өлешебезне кертә алдык. Без хәзерләгән имамнар, шәкертләребез – алар безнең киләчәгебез бу изге эшне дәвам итәчәк.

Милләтебезгә ислам динен кыйммәтләрен пропагандалау юлында без ел саен федераль дәрәҗәдә Коръән Кәрим уку бәйгеләре оештырабыз, хәләлнең нәрсә икәнен, ислам банк системасы, экономикасы нәрсә икәнен күрсәтү юлында конференцияләр уздырабыз, хәләл-экспо күргәзмәләре оештырабыз. Дөньяда бердән-бер үткәрелә торган халыкара мөселман фильмнары фестивален Татарстан җирендә, Казан шәһәрендә үткәрәбез.

Боларның һәммәсе дә исламның дәрәҗәсен күтәрүгә, исламның кыйммәтләрен пропагандалауга нигез салып тора. Үзебезнең татар милләте, төрки халыклары үзләренең иҗатын, мираслары белән эз калдырган шәхесләрне онытмыйча, халкыбызга кире кайтарып, пропагандалыйбыз. Болар барысы да халкыбызның яңарышы өчен, үсеше өчен, үзенең татар милләте белән горурлану өчен нигезләр.

Изге Болгар җыенының ачылыш чарасында соңгы чыгышны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәиз ясады.

Миңтимер Шәймиев
Илдус Фәиз. Сез үзегез үзегезне үзгәртмичә торып, җитәкчеләрегезне үзгәртмәс, ди. Димәк, Аллаһның рәхмәте, һәрберебез үзебезне үзгәртә башладык, Аллаһы Тәгаләгә карата мөнәсәбәтләребезне арттырдык, күңелләребезне турыладык. Халык, мөселманнар күңеле белән юнәлде, чөнки татарның шулкадәр кыйналганнан соң, үзенең җитәкчеләрен булдырып, Аллаһы Тәгалә бер рәхмәтен кылган иде, шушы җитәкчеләр безгә бүгенге көндә гаҗәеп гүзәллек булдырды.

Иң мөһиме – шушында безне туплау насыйп булды. Алар монда килеп, кулларын күтәреп Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәч, без дә, күңелләребез тулып, милләтебезне җитәкләп баручылар янында берләшәбез. Монда әйтелгән сүзләрдән, рәхмәтләрдән соң, кулларыбызны күтәреп, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгатебезне җиткермичә булмас.

Я Раббым, шушы җирлеккә, Татарстаныбызга, Русиягә, мөселманнарыбызга бәрәкәт бир. Я Раббым, шушы бәрәкәтеңнән ташлама, милләтебезне берләшүдән ташлама, я Раббым, үзең мәхәббәтне күңелләреңә салам дисең, һәрберебезнең күңелләренә үзеңә карата булган, милләтебезгә карата булган мәхәббәтне салып берләштер. Раббым, гыйбадәт кыла торган колларың булырга насыйп ит. Бу дөньяда да, киләсе дөньяда да сөеклеләрең булырга насыйп ит.

Менә шундый дөньяви һәм дини эчтәлекле чыгышлар белән ачылган Болгар җыены берничә дистә мең кешене үзенә җәлеп итте. Ата-бабаларның рухиятен саклаган тарихи ядкарьләр, күп гасырлар кичергән кече манара, аның янында яңа гына төзелгән сәхабәләр каберлегендә һәйкәл ачылу менә шушы мәгънә-фикерләрнең дәвамы булды.

Киләсе елда Изге Болгар җыенында Болгар тирәсендәге тугайлыкта төзелергә тиеш мәчет, мәдрәсә һәм икмәк музее борынгы бабаларыбызның көнкүреш үзәге кебек ачылачак.
XS
SM
MD
LG