Accessibility links

Согуд Гарәбстанда машина йөрткән 5 хатын-кыз кулга алынды


Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Согуд Гарәбстанда кимендә биш хатын-кыз машина йөртү өчен тоткарланган. Ике атна элек илдә хатын-кызларның машина йөртүенә каршы тудырылган киртәләрне җимерү кампаниясе башланды. Башкала Рияд һәм башка шәһәрләрдә хатыннар каршылыкларга карамастан машинага утырды.

Согуд Гарәбстанда хатын-кызларны машина йөртүдән тыйган канун юк, әмма консерватив дин әһелләре берничә тапкыр чикләүләрне канунлаштыруны яклап чыкты.
XS
SM
MD
LG