Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәкиев хөкем карары көтә, Нәбиуллин сак астында тотылды


Медведев киләсе көнне пикет уздыруны тыйдылар
Медведев киләсе көнне пикет уздыруны тыйдылар

Чәршәмбедә Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиевкә карата мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде. Аны полиция белән каршылыкка керүдә гаеплиләр. “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин өч көн сак астында утырган. Болар барысы да Русия президентының Казанга сәфәре алдыннан була.


Фәрит Зәкиевкә карата мәхкәмә утырышы 29 июньнән 6 июльгә күчерелгән. Элек инде аны 27 июньнән бер күчергән булганнар. Моны мәхкәмәдә караласы эшләрнең күп булуы белән аңлатканнар.

Зәкиевне полиция белән каршылыкка керүдә гаеплиләр. Ягъни ул пикетта вакытта аңа каршылык күрсәткән икән. Аның белән булган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәткә дә гаеп белдермәкче булалар. Әмма федераль дәрәҗәдәге хаким булганга, аңа административ эш ача алмыйлар.

Галишан Нуриәхмәт
“Аларның хисапларында Зәкиев пикетта полиция белән каршылыкка керде дип язылган вакытта без инде полиция бүлегендә утыра идек. Алар рапортларында да нәрсә язганын белмиләр. Чөнки икедә митинг башланырга тиеш иде. Аныңча 15 минут алда безне туктатып шигарләрне тартып алып эчтәлеген яздылар. Аннары мине һәм Фәритне полиция бүлегенә алып киттеләр. Башта пикет үткәргәнсез дип протокол яза башлаганнар иде, без әйттек: “Нинди пикет уздырыйк, әле килгән генә идек бит” дигәч, сәгать 4-5ләрдә бер тикшерүче килеп чыкты да: “Сез полициягә каршылык күрсәткәнсез икән”, диде. Имеш, сәгать 3тә каршылык күрсәткәнбез булып чыкты. Хәзер инде мәхкәмәне өч тапкыр күчерделәр”, ди Нуриәхмәт.

Фәрит Зәкиев бу хәлләргә бик аптыравын белдерә. Тиктомалдан бер гаепсезгә мәхкәмәгә тартуга ул әле дә ышанып бетә алмый. Гаебе булмаган килеш акланып йөрергә туры килүе аның бөтен кәефен төшергән.

Әгәр Зәкиевнең гаебе расланса, аңа 15 тәүлек иректән мәхрүм итү яки штраф яный.

“Без барыбыз да үтенечләр яздык инде. Бу барысы да баштан ук оештырылган хәрәкәт. Чөнки Медведев килүенә милли хәрәкәт, татарлар турында сүз чыгарырга теләмәделәр. Зәки Зәйнуллиннар һәм башкалар полициягә: “Нигә аларны гына алып китәсез, без дә барабыз дигәч, аларны утыртмыйча безне генә алып киттеләр. Чөнки безнең икебездә дә плакатлар бар иде һәм шулай ук мин – рәис, ә Фәрит – урынбасар”, ди Нуриәхмәт.

Наил Нәбиуллинның кулларын богаулап озата барганнар

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләреннән тыш, шул ук көнне Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да тоткарланган. Аның белән бу хәл иртәнге сигездә үк булган.

Наил Нәбиуллин
“Пикетка әзерләнеп плакатлар һәм өч байрак тоткан килеш өйдән чыгып бара идем. Өйдән якынча ун метр үткәннән соң миңа өч егет килеп бәйләнде һәм күкрәгемдәге Милли мәҗлес түштамгасын, аннары телефонымны тартып алырга маташтылар. Шулар белән әзрәк тарткалаш китте. Шунда кинәт бер полиция хезмәткәре барлыкка килде. Ул бер татар егете иде. Миңа: “Ник сүгенәсең”, ди. “Сүгенмим бит”, дим. Шул вакытта теге егетләр юкка чыкты. Ә мине полициягә алып китте, шунда ук паспортымны, телефонымны алды һәм бирмәде. Башта: “Нигә син әле дә Казанда теркәлмәгәнсең” дип бәйләнде, аннары шигарләрнең эчтәлеген язып алды, телефонымны тикшерделәр. Шуннан бу мине вак хулиганлыкта, ягъни сөйләшкәндә сүгенү сүзләре кулланганлыкта гаепли башлады”, ди ул.

Әлеге хәлдән соң Нәбиуллинны 3-4 кеше якындагы килештерү мәхкәмәсенә алып киткәннәр. Анда хөкемдар аңа син эшнең эчтәлеге белән таныша аласың дигән, әмма аны бирмәгән.

“Мин мәхкәмәне татарча алып бару һәм иҗтимагый яклаучы чакыру турында үтенеч яздым. Әмма аны кире кактылар. Шуннан соң мине ике минутка чыгардылар һәм кергәч инде өч тәүлеккә сак астына утыртуга хөкем итүләрен әйттеләр. Мәхкәмәдән соң мине полиция бүлегенә алып киттеләр. Анда көндезге 5кә кадәр утырдым. Ә алып киткәндә кулыма богау салдылар, автомат терәделәр”, ди Нәбиуллин.

Өч көн авыр шартларда

Полиция машинасында аны Киров районындагы вакытлыча тоткарлау урынына китергәннәр. Хәтта бина эченә автомат белән терәп керткәннәр, төрмә җитәкчесе дә моңа аптырап: “Бик дуамал мәллә?” дип сораган.

Наилгә бер шалтырату рөхсәт ителгән һәм ул ата-анасына хәбәр иткән. Төрмәдә ул бик начар шартларда утыруын әйтә.

“Температура күтәрелде, күрәсең, нәрсәдер ярамагандыр. Чөнки ашау ягы бик начар иде. Бүгенге көндә дә үземне бик начар хис итәм: бөтен тәнем авырта, температура 40ка якынлаша, баш әйләнә. Төрмәдән 27 июньдә - туган көнемдә чыктым”, ди ул.

Хәзер Нәбиуллин бу карарны шикаять итәргә тели. Ул әлеге килеп туган хәлне Казанга өч президентның килүе белән бәйли.

“Пикет планлаштырыла иде. Медведевның һәм башка президентның күзенә чалынмас өчен мине ябып куйдылар”, ди ул.

Нәбиуллинның кулында ул көнне журналист Эльмира Исрафилованы яклап язылган шигарләр булган. Чөнки алар пикетны “Тынычлык яратылышы” фестиваленә каршы, татар телен һәм Исрафилованы яклап уздырырга карар иткәннәр.

“Байракларны һәм плакатларны әле дә бирмәделәр”, ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG