Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (30)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Бөтенрусия мөселманнары корылтае (5)
1-11(14-25) май 1917 ел, Мәскәү

Корылтай хәл итәсе проблемаларның иң катлаулысы "Мөселман хатын-кызының киләчәге" мәсьәләсе була. Милләтнең яртысын тәшкил итүче хатыннарның ир-атлар белән бертигез хокукларга ия булмавы милли һәм демократик көрәшкә зур комачау ясавы билгеле нәрсә. Гәрчә Идел-Урал буйларында хатын-кызлар чагыштырмача иректән файдалансалар, Кавказ һәм Төркестанга килсәк, андагы шәригатьне дә исәпкә алсак, хатыннар икенче сорт кешеләр мөгамәләсенә дучар булган.

Хатын-кызлар мәсьәләсе корылтайда каралган вакытта делегатлар арасында кызу бәхәсләр куба. Ахыр чиктә Галимҗан Баруди һәм Муса Җарулла Биги кебек алдынгы карашлы дин әһелләренең фикерләренә таянып, Казанда 24-27 апрельдә узган Хатыннар корылтае тәкъдим иткән карарлар кабул ителә.

Түбәндә аларның иң мөһимнәре генә бирелә:
  1. Шәригать буенча хатын белән ир бертигез.
  2. Шәригать буенча хатын-кызлар сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашу хакына ия булганлыктан, сайлауларда да катнаша алалар.
10 майда булган утырышта 191 кеше әлеге карарларга каршы чыгып, аларның шәригатькә туры килмәвен бәян итә һәм шундый эчтәлекле белдерүне президиумга тапшыралар. Кырымның Мәхкәмәи шәргыясе дә карарларга протест белдерә. Шулай ук, Төркестан вәкилләре исеменнән аерым белдерү ясаган 15 кеше нәкъ шундый карашта була. Аңлашыла ки, протестчыларның күпчелеге консерваторлар, кадимчеләр була һәм бу шартларда корылтай кабул иткән карарлар тәкъдимнәр төсен алу да гаҗәп түгел.

Эшчеләр мәсьәләсе турында делегатлар ике тапкыр фикер алыша. Башта 9 майда Мөхәммәд Хоҗаев нотык сөйләп, Эшчеләр комиссиясенең уртак фикергә килүләрен хәбәр итә, эшчеләр мәсьәләсенең эшчеләр конгрессында хәл ителергә тиешлеге һәм мөселман эшчеләрен мәдәни яктан тәрбияләү кирәклеге турында әйтә. 10 майда исә эшче делегат Насип Мохтаров чыгыш ясап, социал-демократлар фиркасенең мәсьәләгә бәйле таләпләрен әйтеп чыга һәм корылтай игьтибарына 16 маддәдән торган документ тәкъдим итә.

Шул ук көнне хәрби мәсьәлә дә карала. Докладлар белән полковник Алиев һәм Габделгазиз Монасыйпов чыга. Алар делегатларга рус армиясендә мөселман солдатларны биш атна эчендә рус телен өйрәнергә мәҗбүр итүләр, мондый кыска вакыт эчендә өйрәнә алмаулары сәбәпле, аларны авыр җәзаларга дучар итүләр, җәбер-золым һәм басымга чыдый алмыйча, үз-үзләрен гарипләндергән солдатларны Себергә сөрүләр турында сөйлиләр. Моннан тыш, армиядә хәрби имамнар (муллалар) булмавын, шуның өчен аерым мөселман хәрби берләшмәләр төзү кирәклеген белдерәләр.

Нәтиҗәдә, хәрби мәсьәлә буенча түбәндәге 10 маддәлек карар кабул ителә:
  1. Армиягә алу бөтенләй бетерелсен. Даими армия сакланган хәлдә, ул милли принципка (аерым милли хәрби берләшмәләр төзү юлы белән) нигезләнергә тиеш.
  2. Сугыш беткәч тә даими армиядә мөселман гаскәри берләшмәләр төзелсен.
  3. Бу берләшмәләрнең командирлары, офицерлары мөселман булырга тиеш.
  4. Солдатлар үз төбәкләрендә хезмәт итсеннәр.
  5. Фронт дивизияләрендә хезмәт иткән мөселман рядовойлар ул дивизияләр эчендә махсус бүлекләргә тупланырга тиеш.
  6. Мөселман солдатларыннан төзелгән полкларда полк муллары сайланырга тиеш.
  7. Мөселман санитар берләшмәсе төзелергә тиеш.
  8. Фронттан ерак булмаган госпитальләрдә медицина персоналы арасында мөселманнарга да эш бирелсен.
  9. Фронтка якын булган госпитальләрдә дә мөселман медицина персоналы булсын.
  10. 5, 6, 7, 8 һәм 9 маддәләр хәзер үк тормышка ашырылырга тиеш. Бу хактагы таләпләрне хәрби министрлыкка җибәрергә кирәк.
(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG