Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (32)


Учредительное Собраниене яклау чарасы
Учредительное Собраниене яклау чарасы
1917 елның киеренке июнь-июль айлары: хакимият өчен көрәш

Русия мөселманнары корылтаеның ахыргы көннәрендә Русия империясенең үзәге Петроград каласында вәзгыять кызганнан-кыза. Эсэрлар, кадетлар һәм РСДРП вәкилләреннән торган Вакытлы хөкүмәт эчендә дә хакимият өчен көрәш бара. 25 майда (7 июньдә) Вакытлы хөкүмәт Учредительное Собраниегә (Оештыру мәҗлесенә) сайлаулар тәртибен билгеләү өчен "гадәттән тыш комиссиянең" беренче җыелышын үткәрә. Аңа Кокошкин рәислек итә. Җыелышка сәяси фиркалар вәкилләре, илнең һәр төбәгендә үз көчен сиздерә башлаган эшчеләр һәм солдатлар советлары һәм милли азчылыкларның башлыклары катнаша.

Учредительное Собрание: таләпләр

1917 елның 25 маенда (7 июньдә) Вакытлы хөкүмәтнең "махсус комиссиясе" беренче җыелышка туплана. Анда катнашкан "иногородецлар" арасында украиннар, латышлар, яһүдләр, бурятлар һәм мөселман халыклары вәкилләре дә була. Шул ук вакытта диярлек Мәркәзи мөселман шурасы да чираттан тыш утырыш оештыра һәм 20 июльдә Казанда Бөтенрусия мөселманнарының III корылтаен үткәрүне, шунда ук сайлаулар мәсьәләсен карауны тәгаенли.

Тик вәзгыять зур тизлек белән үзгәрә. 3 июльдә большевиклар баш күтәрә, шуннан газеталарда Львов җитәкләгән хөкүмәт таралачак дигән язмалар чыга. Петроград урамнарында атышулар дәвам иткәндә Мәркәзи милли шура әгъзалары ашыгыч рәвештә туплана. Җыелышта, озак кына бәхәсләшкәннән соң, мондый фикергә киленә: хәзерге Вакытлы хөкүмәтнең бары тик берничә рус сәяси фирка вәкилләреннән гыйбарәт булуы гайре табигый бер хәл. Киләчәктә Русиядә федератив система булырга тиеш дигән караштан чыгып, вакытлы хөкүмәттә сан ягыннан зур милләтләрнең вәкилләре дә урын алырга тиешле дигән фикер өстенлек итә. Биредә урыс, украин һәм төрки-татар вәкилләре күздә тотыла.

Төрки-татарларга ике министрлык һәм премьер-министрның өч урынбасары вазифасы таләп ителергә тиеш була. Министрлыклардан берсе - авыл хуҗалыгы министрлыгы, икенчесе – нинди дә булса дәүләт министрлыгы. Министр урынына кандидат итеп Әхмәд Салихов күрсәтелә, премьер-министр урынбасарлары исә мәгариф, эчке эшләр һәм финанслар белән шөгыльләнергә тиеш дип табыла. Кандидатлар буларак әзәрбәйҗан, казак һәм кырым татарлары күрсәтелә.

Бөтен бу таләпләр беркетмәгә языла. Беркетмәне премьер-министрга һәм бик йогынтылы булган А.Керенскийга Садри Максуди, Ислам Шаһахмәдов һәм Гаяз Исхакыйдан торган делегация тапшырачак дигән карарга киленә.

4-5 июльдә делегация солдатлар әйләндереп алган Кышкы сарайга бара һәм тоткарлыксыз-нисез бинага кереп премьер-министр Львов белән очраша. Араларында озак кына әңгәмә була. Шуннан соң Һәйәт Таврида (Таврический) сараена юнәлеп, грузин социал-демократлары лидеры Чхеидзе белән очраша. Ләкин аның Милли шура таләпләренә тискәре мөнәсәбәттә булуы ачыклангач, делегатлар Крәстияннәр Советы рәисе Виктор Чернов белән дә очрашып сөйләшә. Бу вакытта Петроградта кораллы бәрелешләр дәвам итә әле.

Ике көннән соң большевиклар күтәрелеше бастырыла. Ленин кача, кенәз Львов хөкүмәте отставкага китә, яңа премьер итеп Керенский билгеләнә. Ләкин яңа хөкүмәттә дә төрк-татарларга бер урын да бирелми.

Учредительное Собрание: сайлауларга әзерлек (1)

Гәрчә Вакытлы хөкүмәтнең яңа премьер-министры Керенский төрки-татарларга кабинетта нинди дә булса урын бирү ягында булмаса да, аларның күңелен бертөрле суытмауны да кирәкле таба. Шулай итеп, Учредительное Собраниегә сайлау комиссиясенә башта Вәлидхан Таначев, Шакир Мөхәммәдьяров һәм Сәлимгәрәй Җантурин әгъза була, соңрак аларга Мөселман бюросы әгъзасы Чокаев та кушыла.

Ул арада Милли Шура 20 июльгә үткәрүе планлаштырылган II Бөтенрусия мөселманнары корылтаена әзерлек эшләре белән мәшгуль була. Ләкин, корылтайны оештыруның төп мәшәкатен Казан комитеты күтәрәчәк булганга, Милли Шура анда башкарма комитетка сайланган Шәех Шамил улы Заһид Шамилне генә җибәрә. Икенче яктан Учредительное Собраниегә сайлау комиссиясенә Милли Шура исеменнән җибәрелгән Шакир Мөхәммәдьяров Сайлау тәртибе низамнамәсен русчадан тәрҗемә итә. Тәрҗемә ителгән уставның маддәләренә һәркем аңларлык иттереп аңлатмалар өстәлә һәм бу документ махсус матбагада 20 мең тираж белән нәшер ителә. Анда Гаяз Исхакый чыгарган "Ил" газеты да басылган. Моннан тыш, Гаяз Исхакый Казан корылтае өчен Милли Шура карашын чагылдырган нотык әзерли, шулай ук Учредительное Собраниегә сайлауларда ничек итеп сайлау һәм сайлану турында белешмәләр языла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG