Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (33)


Учредительное Собраниене яклау чарасы
Учредительное Собраниене яклау чарасы
Учредительное Собрание: сайлауларга әзерлек (2)

Учредительное Собрание (Оештыру мәҗлесе) сайлауларда ничек сайлау һәм сайлану турында белешмәләр языла.

Милли Шура карашларының сөземтәсе түбәндәгечә була:
  1. Русия киләчәктә автономияле җөмһүриятләрдән торган федератив системалы дәүләт булачак.
  2. Һәр милләт, шул исәптән төркиләр дә бертигез хокукларга ия җөмһүриятләр төзиячәк.
  3. Төрк җөмһүриятләре төркемен, фараз ителгәнчә, Төркестан, Әзәрбайҗан, Кырым, Идел-Урал һәм Төньяк Кавказ җөмһүриятләре тәшкил итәчәк. Себер казакълары белән Урал казакълары уртак җөмһүрият төзиячәк.
  4. Җиргә аны эшкәртүчеләр хуҗа булачак.
  5. Һәр дин тигез хокукта булачак, һичбер басым һәм кысулар ясалмаячак.
  6. Матбугат һәм милли мәдәният тулы иректән файдаланачак.
  7. Милләтләр үсешен тоткарлаучы киртәләр юк ителәчәк.
Бу һәм башка темалар буенча корылтайда Садри Максуди сөйләячәк дигән карарга киләләр. Милли Шура Учредительное Собрание якынча 600 әгъзадан гыйбарәт булыр, дип исәпли. Бу санның 170 кешелек өлешен төрки-татарлар (мөселманнар) депутаты тәшкил итәргә тиеш дип уйланыла. Фаразларга караганда, руслар Собраниегә кадет, меньшевик, большевик һәм эсэр партияләре вәкилләре булып керәчәк, башка халыклар исә үз милли фиркаләре тирәсендә берләшәчәк.

Мөселман төрки-татарлар бердәм хәрәкәт иткән тәкъдирдә Учредительное Собраниедә бик мөһим сәяси көч тәшкил итәчәк. Икенче төрле әйткәндә, 600 кешелек парламентта 160-170 урынны биләп, алар анда хәлиткеч әһәмияткә ия төп фирка булачак һәм Собрание үзенең бөтен карарларын бары тик төрки депутатларының хуплавы белән генә кабул итә алачак. Казан корылтае алдыннан төрк мөселман зыялылары әнә шундый өмет-ышанычлы карашта була.

Милли Шура гамәлләре

1917 елның июлендә Русиядә сәяси үзгәрешләр кеше ышанмаслык тизлектә бара. Бер яктан, большевиклар белән Вакытлы хөкүмәт арасында хакимият өчен көрәш тукталмаган, икенче яктан төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә сәяси төркемләшү, җыелышлар, көн саен үзгәрә барган шартларга яраклашу, яңа мәсьәләләрне хәл итү чараларын эзләү дәвам итә. Хәтта Хива ханлыгы кебек эчке эшләрендә иректән файдаланган өлкәләрдә дә, сәяси үзгәрешләрдән калышмау өчен, иҗтиһад күрсәтелгән. Анда да яңа Мәҗлес оештыру эшенең әйдәүчеләре табыла. Шул уңайдан, ханның үтенече буенча, Милли Шураның башкарма комитеты әгъзалары баш прокурор урынбасары Александр Әхмәтов һәм танылган дин галиме Муса Бигиев Хивага бара. Аларга ханның киңәшчеләре вазифасын башкарырга туры килә. Бу факт үзе генә дә Милли Шураның мөселманнар арасындагы абруе хакында сөйли.

Русия мөселманнары шурасы мөселманнар арасында эш алып бару белән генә чикләнмәгән, төрекләргә азмы-күпме кардәшлеге булган башка халыкларны да үз йогынтысы даирәсенә алырга тырыша. Мәсәлән, 1917 елның 3 (16) июнендә Шура вәкилләре Петроградта якут, калмык һәм бурят вәкилләре белән уртак җыелыш үткәрә. Аның төп максаты мөселманнар белән бөтен азиялеләрне берләштергән оешма төзү була. Ләкин шуннан соңгы сәяси вәзгыять моңа мөмкинлек бирми.

Себер халыклары, үз нәүбәтендә, проблемаларын чишү юлларын эзләтүгә керешә. Минусински шәһәрендә корылтай җыелып, анда Көнчыгыш Себер халыклары оешмасы төзү турында карар кабул ителә, 4 кешелек һәйәт (делегация) якут, бурят, калмык, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре белән күрешеп киңәшер өчен алар янына китә.

Руслар да милли азчылыкларның әһәмиятен яхшы аңлый һәм аларны үз ягына аудару максатында төрле чаралар күрә. Мондый чараларның, ихтимал, иң җитдие һәм мөһиме Казанда үткәрелә. Шәһәр университетында Идел-Урал буенда яшәүче чуаш, мари, керәшен, мордва, удмурт, коми, шулай ук калмык һәм бурят халыкларының 200 чамасы вәкилләре корылтайга җыела. Мөселманнардан бу җыенда Мөселман бюросы әгъзалары Вәлидхан Таначев, Шакир Мөхәммәдьяров һәм Сәлимгәрәй Җантуриннар катнаша. Кыскасы, Петроградтагы мөселман башкарма органы әһәмиятле сәяси вакыйгалардан һәрвакыт хәбәрдар булган һәм аларда катнашырга тырышкан.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG