Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абитуриентлар арасында татар теле белгечлеге популяр түгел


Казан Федераль университеты
Казан Федераль университеты

Казан югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге популяр түгел. Әлегә бер урынга 1-2 гариза туры килә.


Рәсми мәгълүматларга караганда, Казандагы югары уку йортларына 7,7 мең бюджет урынга 60 меңнән артык гариза бирелгән.

Казан техник университетта икътисад бүлегендә укырга теләүчеләр шул хәтле күп ки, бер урынга 98 кеше дәгъва итә. Казан федераль университетта берничә югары уку йорты кушылуына карамастан, кабул итү комиссияләре аерым-аерым эшли, бакалавр һәм магистр дәрәҗәсендә белем алырга тәкъдим ителә.

Быел КФУда бер урын өчен иң зур бәйге кунакханә бизнесы юнәлешендә күзәтелә. Анда бер урынга 80ләп абитуриент дәгъва итә.

КФУда икътисад белгечлеген алырга теләүчеләр дә шактый (бер урынга 60 кеше), реклама һәм PR белгечелеге дә бик популяр, бу бүлектә һәр студентны 59 гариза арасыннан сайлап алачаклар, менеджерлар әзерләү бүлегендә дә бәйге шактый зур – бер урынга 33 кеше.

Ә Федераль университеттагы рус һәм татар филологлары, әдәбият бүлегендә укырга теләүчеләр күп түгел. Бер урынга 2 генә гариза бирелгән.

Һуманитар педагогия университетында да татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган бүлектә бер урынга 1,1 гариза туры килә. Алай да инглиз һәм көнчыгыш телләр бүлегенә бәйге шактый кызу булырга мөмкин. Бер бюджет урынга – 32 гариза.

Абитуриентларның башка югары уку йортларына тагын 15 гариза бирү хокукын истә тотканда, кайбер бүлекләрдә урыннарның буш калуын да фаразлап була. Татар теленең куллану даирәсе тарайганда, бу белгечлектә югары белемне үзен укытучы һәм тел белгече һөнәренә багышларга уйлаган яки башка җиргә кабул ителмәгән укучылар алачак.

Казан Федераль университетта экология һәм табигать белеме белгечләре һәм математика белгечлекләре дә шулай ук популяр түгел. Бу факультетларга бәйге бер урынга 2-3 кеше тирәсендә булачак.

Аграр университетта кайбер бүлекләрдә 25 урынга бары 20 генә гариза бирелгән. Архитектура һәм төзелеш академиясендә укырга теләүчеләр шактый. Андагы иң түбән күрсәткеч – бер урынга 5 гариза.

Медицина университетында елдагыча балалар табибы, гомум дәвалау һәм фармация белгечлекләре популяр. Бу мәгълүматларны Казан матбугаты китерә.

Бәләбәй татар гимназиясе җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәенов ел саен Казанга укучылар белән бергә югары уку йортларына документ тапшырырга килә. Быелгы мәктәп тәмамлаучыларның икътисадчы, кунакханә хезмәткәре һөнәрен сайлауны, җиңел яшәргә теләү белән аңлата ул.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
“Бу күренеш Русиядәге менталитетны күрсәтә, минемчә. Эшләмичә генә тылсымлы таяк белән сылтап кына мич башында ятып рәхәт яшәү. Мин үземнең балаларны уку барышында ук бу юлдан борырга тырышам. Башлыча минем укучыларым конкрет гыйлем юлларын эзли”, ди Хөсәенов.

Югары уку йортларында укырга теләүчеләрдән гаризаларны әле тагын 2 атна буе кабул итәчәкләр. Саннар арту ягына үзгәрергә мөмкин.

Шул ук вакытта, БДИ нәтиҗәләре белән һәр теләгән кешенең бәйге зур булмаган бүлекләрдә дәүләт хисабына югары белем алу мөмкинлекләренең шактый булуы күренә.

Мәктәп тәмамлаучылар һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы ихтыяҗ турында уйлый микән?

Эш тәкъдим итүче headhunter.ru һәм job.ru сәхифәләре мәгълүматларына караганда, хезмәт базарында иң күп мөмкинлекләр сату өлкәсендә ачыла. Тауар, хезмәт, рекламаны таратучылар өчен эш урыннары да күп, хезмәт хакы да сату күләменә карап артып бара.

Шулай ук кабель сузучы, антенна куючы, җиһазларны җайлаучылар өчен дә эш урыннары да җитәрлек, хезмәт хакы да 30 мең сумга җитә (уртача хезмәт хакы – 10-15 мең сум). Татар теле укытучылары һәм тел белгечләре өчен вакансияләр юк.
XS
SM
MD
LG