Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда кораллы сугышчылар һөҗүмендә 22 кеше үлгән


Әфганстанда Таринкот шәһәрендә кораллы сугышчылар һөҗүме вакытында, соңгы хәбәрләргә караганда, 22 кеше үлгән, утыздан артык кеше яраланган.

Корбаннар арасында иминлек көчләре хезмәткәрләре, тыныч кешеләр һәм “Би-би-си” белән хезмәттәшлектә булган журналист та бар.

Әфганстанның көньягындагы Урузган вилаятенең Таринкот шәһәрендә өч интихарчы хөкүмәт бинасы янына үтеп кергән. Биш кораллы сугышчы шәһәр базарында ут ачкан. Хакимият хәбәр итүенчә, экстремистлар барсы да үтерелгән.

Талиблар әлеге һөҗүмдә җаваплылыкны үз өсләренә алган.
XS
SM
MD
LG