Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 12 полиция вәкиле һәм бер бала үлгән


Әфганстанның Һилменд вилаяте Лашкар-Гаһ шәһәрендә 12 полиция вәкиле һәм бер бала үлгән. Интихарчы үзен шәһәрнең полиция идарәсе ишек төбендә шартлаткан. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны талиблар үз өстенә алды.

Вилаять губернаторының вәкиле шартлауда тагын 12 кешенең яралануын әйтте.

Әлегә кадәр Лашкар-Гаһтагы иминлек өчен җаваплылык НАТО көчләре идарәсендә иде. Берничә атна элек бу вәкаләтләр әфган армиясе һәм полициясенә тапшырылды. НАТО 2014 елга илнең иминлеге өчен җаваплылыкны тулысынча Әфган ягына тапшырырга исәпли.
XS
SM
MD
LG