Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге инфляция БРИК һәм “зур сигезлек” күрсәткечләрен дә узып китә


Русия инфляция тизлеге белән БРИК һәм “зур сигезлек” илләренең барсын да узып китә.

Федераль статистика хезмәте белдерүенчә, июльдә Русиядә куллану бәяләре ел башы белән чагыштырганда 9,4%-ка арткан. Һиндстанда исә 8,6%, Бразилиядә 6,7%, Кытайда 6,4% булган.

“Зур сигезлек” илләре арасында ел башыннан иң зур инфляция, Русиядән кала, Британиядә – 4,2% күзәтелгән. Иң аз инфляция Япониядә - 0,2% булган.
XS
SM
MD
LG