Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты: Европа Берлеге-Киев мөнәсәбәтләренә зыян килергә мөмкин


Юлия Тимошенконың мәхкәмәгә килгән чагы. Август башы.
Юлия Тимошенконың мәхкәмәгә килгән чагы. Август башы.
Польша президенты Бронислав Комаровский, оппозиция лидеры Юлия Тимошенко эшен караган Киевтагы мәхкәмә Украинаның Европа Берлегенә якынаюына киртә булырга мөмкин дип белдерә.

Комаровский бу хакта 30 августта Украина президенты Виктор Янукович белән булган сөйләшүләрдән соң әйтте. Польша әлеге вакытта Европа Берлегенә вакытлыча рәислек итә.

“Әфлисун инкыйлабы” лидерларының берсе – Юлия Тимошенко мәхкәмә утырышларына ярамаган гамәлләре өчен сак астына ябылган иде. Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенкога ришвәтчелектә гаепләү белдерелде.

АКШ һәм Европа Берлеге Киев мәхкәмәсе карарын хөкем итте.
XS
SM
MD
LG