Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә белем эстәү башланды


Казанның 155 санлы татар гимназиясе беренче сыйныфка 98 укучы кабул итте
Казанның 155 санлы татар гимназиясе беренче сыйныфка 98 укучы кабул итте

Татарстанда 1 сентябрь – Белем көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикада 37 меңнән артык бала беренче мәртәбә мәктәп ишекләрен атлап керде. Казанның 155 санлы татар гимназиясе дә беренче сыйныфка 98 укучы кабул итте.


Башкаланың Четаев урамында урнашкан 155 санлы татар гимназиясендә бүгенге көндә 981 бала белем ала. Быел исә бу санга тагын 10 дистәгә якын укучы өстәлгән. Ә укытучылар санына килгәндә, белем бирү әһелләре 78 кеше икән.

Әлеге белем йортында да бу көн башка мәктәпләрдә уздырылган белем көненнән үзгә булып ачылмады. Укытучылар матур-матур чыгышлар ясады, укучылар исә үз чиратында күркәм генә җыр-бию күренешләрен тәкъдим итте.

Бу чараларның барысы да диярлек беренче сафта торган тәүге сыйныфка укырга керәчәк балаларга аталды, дисәк ялгышмабыз. Шунысы мөһим, әлеге чыгышларның күпчелеге татар телендә алып барылды. Ни әйтсәң дә, татар гимназиясе шул.

Кырыйдан карап торганда гади генә белем йорты кебек күренгән бу гимназиянең укытучылары белән якыннанрак танышу теләге мине мәктәп бусагасыннан эчкә керергә этәрде.

Мәктәп коридорларыннан узганда тирә ягымдагыларның татарча гына сөйләшүләре, дөресен генә әйткәндә, мине бераз гаҗәпләндерде дә. Янымнан үтеп киткән укучылар саф татар телендә исәнләшә, бер-берләре белән татар телендә сөйләшә.

Балаларын беренче сыйныфка дип алып килгән ата-аналарның йөзендә исә сөенеч белән бергә дулкынлану сизелә. Балабыз мәктәп тормышына ничек кенә җайлашып китәр икән, ди алар.

Шуларның берсе Рамил Пулатов та, малаемның мәктәпкә баруы уңаеннан бу дулкынлану хисе миндә дә булмый калмады, дип белдерә.

"Баламның туган теле булган татарчаны кечкенәдән өйрәнеп үсүе өчен бу гимназияне сайладым, ди ул. Аннан соң монда инглиз телен дә өйрәтәбәез диделәр. Минемчә, баланың 3 телне белеп үсүе зыян түгел, киресенчә файда гына".

“Татарчаны өйрәтү үзебездән тора”

Рамил Пулатов фикеренчә, баланың туган телен белеп үсүе беренче чиратта гаиләдән тора.

"Баланың иң беренче чиратта сөйләм телен белүе зарур. Ә мәктәптә өйрәтелгән китап теле телне камилләштерә. Уку – энә белән кое казу, бик зур сабырлык таләп итә", ди Рамил Пулатов.

Татар гимназиясенә оныгын алып килгән Миңниса Минсәгыйрова да үз кичерешләре белән уртаклаша.

"Бу гимназияне бик мактагач, монда бик теләп килдек. Өйдә гел татарча гына сөйләшкәч, мәктәптә дә оныгыбызның татарча белем алуын теләдек. Без бит Татарстанда яшибез.

Моннан ата-аналарга шуны әйтер идем: өйдә балалар белән татарча сөйләшергә кирәк. Балалар урысчаны барыбер өйрәнә ул. Татарчаны оныттырмау үзебездән тора", диде Миңниса ханым.

Балаларын беренче сыйныфка алып килгән ата-аналар яныннан үтеп, укытучылар бүлмәсенә килеп кергәндә, мөгаллимнәр чәй табыны хәзерләп йөри иде. Татарның теле чәй табынында ачыла дигәндәй, укытучылар белән дә әлеге табында әңгәмә корып алырга туры килде.

Укытучыларны ни борчый?

Беренче кыңгырау
Сүз ара сүз китеп мәктәп тормышы турында сөйләшә торгач, алардан бүгенге мәгариф системасында үзләрен якыннан кызыксындырган проблемнар турында да сорамый булдыра алмадым.

Казан мәгариф идарәсенең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча белгече Нәфисә Закирова сүзләренчә, бүгенге көндә укытучыларны иң беренче чиратта хезмәт хакын яңача түләү системасы кызыксындыра.

"Бу системага җайлашып киткәннән соң, ул бер караганда укытучыларга тагын да яхшырак эшләргә, балаларга белемне күбрәк бирергә бер стимул да була инде", ди ул.

Моның белән беррәттән, укытучыларга бирелгән ноутбуклар белән эшләүдә дә тоткарлыклар килеп чыга икән.

Нәфисә ханым сүзләренчә, бу система камилләштерелеп бетерелмәгән. Интернет мәсьәләсе, wi-fi системасы көчле түгел. Укытучылар дәрес вакытында электрон журнал, электрон көндәлекләрне тутыра алмый. Моның өчен аларга дәрестән соң калып эшләргә туры килә. Бу тискәре яклары.

"Система камилләштерелгәннән соң, аның уңай якларын да күреп булачак. Чөнки балаларның өй эшләрен, аларның укуга өлгереп-өлгермәүләрен ата-аналар бик җиңел генә күзәтеп бара алачак. Аннан соң бу системда электрон база булдырылган, электрон дәреслекләрне дә шуннан табып була", ди мәгариф белгече Нәфисә Закирова.

“Мәгарифтә һәр чорның үз максаты бар”

Гимназиянең тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Гөлнара Гомәрова, совет чоры мәгарифе белән хәзерге чор мәгарифе арасында аерма бар, һәр чорның үз максаты бар иде, ди. Әмма бу аерманың нидән гыйбарәт икәненә тукталып тормый.

"Балалар элек тә шул балалар иде, хәзер дә шул балалар. Мәктәптә һәр кеше эшли алмый, мәктәптә балалар ярата торган кешеләр генә эшли ала. Хәзер безгә дәүләт тә зур максатлар куя. Замана мәгълүмат заманасы бит. Без балаларны өйрәтсәк, алар безне өйрәтә. Тормыш шулай бер-беребезгә үрелеп бара инде.

Без һәрбер дәреснең, балаларның йөрәкләрендә сакланып калуын һәм без биргән гыйлемнәрне киләчәк тормышларында да файдалана белүләрен телибез", ди мөдир урынбасары Гөлнара Гомәрова.

Шуны да әйтергә кирәк, 2006 елда Татарстанда 415 мең бала укый торган булса, быел исә 371 мең бала гына белем ала. Казан шәһәрендә 171 урта мәктәп, 42 гимназия, 12 лицей үз эшчәнлеген алып бара.

XS
SM
MD
LG