Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нил Вәли татар теле өчен гаделлекне Страсбургтан эзли


Нил Вәли Страсбург мәхкәмәсенә җибәрелергә тиешле шикаять мөрәҗәгате белән
Нил Вәли Страсбург мәхкәмәсенә җибәрелергә тиешле шикаять мөрәҗәгате белән

Чистай шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Нил Вәли үз каласындагы татар гимназиясенең руслаштырылуына каршы чыга. Тиешле хакимият органнарына, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, соңгы чара итеп, Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән ул.


Чистайда 1992 елда татар гимназиясенә әверелдерелгән мәктәп, бүгенге көндә кабат элеккеге хәленә кайта. Ягъни татар гимназиясе булудан туктап, рус телендә генә белем бирүче гыйлем үзәгенә әйләнеп бара, ди Нил Вәли.

“Татар сыйныфын бетерүне ата-аналарга сылтыйлар”

Вакытында көрәшә-көрәшә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачтырган идек. Хәзер шуларны ябып бетерделәр. Татар мәктәбен ябу сәбәбен, балаларның ата-аналарына сылтыйлар. Имеш ата-аналар балаларын татар телендә укытырга теләми, урыс телендә укытырга тели, дип белдерә ул.

Нил Вәли, татар мәктәпләренең бетерелүендә Мәскәү түрәләре белән беррәттән Татарстандагы мәгариф түрәләренең да өлеше зур, ди.

Татар мәктәпләрен ябу – Мәскәү сәясәте. Безнең өстәге түрәләрнең дә күбесе урыс телле. Безгә бу каршылыкларны узу өчен үзебезчә яшәргә, үзебезнең дәүләтне, милли мәгарифне булдырырга кирәк, ди ул.

Чистай шәһәре мәхкәмәсеннән...

Нил Вәли татар мәктәбен саклап калу өлкәсендә түрәләргә күпме генә мөрәҗәгать итеп караса да, үзен канәгатьләндерерлек җавап ишетә алмагач, халыкларның үз туган телләрендә белем алу хокукын бозуда гаепләп, быелның 23 мартында Чистай башкарма комитетын шәһәр мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Әмма Чистай шәһәр мәхкәмәсе Вәлинең гаризасын, мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләре бозылмаган дип, кабул итүне кирәк тапмаган.

"Мин мәхкәмәгә шәхесләрне түгел, шәһәр башкарма комитетын бирдем. Әмма мәхкәмә бернинди карар да чыгармады. Алар минем гаризаны кабул итмичә, башкарма комитет минем кануни хокукларымны бозмаган дип, почта аша хат җибәрде.

Имеш, минем бу проблемда бернинди катнашым да юк, бернинди хокукларым да бозылмаган. Ягъни минем балалар, оныклар ул мәктәптә укымый, шуңа катнашыгыз юк, диделәр. Дөрес, минем оныклар мәктәпне тәмамлады инде.

Чистай мәхкәмәсе канунны, конституцияне бозып, минем гаризамны тикшермәде. Ә мәхкәмә мине күрмичә генә почта аша җавап җибәрде, ди ул.

Нил Вәли татар мәктәбен саклап калу юлындагы көрәшен моның белән генә туктатмаган.

Татарстан Югары мәхкәмәсеннән...

Быелның 7 апрелендә ул Татарстан Югары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать иткән. Ләкин Югары мәхкәмә дә 28 апрельдә чыгарган карары белән Чистай шәһәр мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган.

"Минем урында ул мәктәптә укучы берәр баланың ата-анасы булган булса иде, ул вакытта вазгыять үзгәрер иде. Мәхкәмә гаризаны кире кага алмас иде. Мәхкәмә башка формулировка эзләгән булыр иде. Әмма ата-аналар мәхкәмәгә гариза язарга да, шәһит булырга да куркалар", ди Нил әфәнде.

"Минем бу мәктәптә татарча укытылуда үз мәнфәгатем бар. Иҗтимагый үзәкнең рәисе буларак, мин заманында бу мәктәпне татар гимназиясенә әверелүен, анда татар секторының корылуын, татар сыйныфларының ачылуын тормышка ашырдым", ди ул.

Страсбург мәхкәмәсеннән...

Страсбург кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрелгән шикаять гаризасы
"Мәхкәмә фикеренчә, монда минем бернинди хокукым да юк. Әмма минем монда мәнфәгатем бар һәм минем хокукларым бозылган. Европа мәхкәмәсе конвенциясенә күрә, бу дискриминация, дип атала. Мин үз милләтем өчен көрәшәм, әмма мәхкәмә синең бу көрәшең кирәкми дип белдерә", ди ул.

Нил Вәли, барлык мәхкәмә юлларын узып та, тиешле яклауны таба алмагач, үзенең кеше хокукларының дискриминацияләнүен күрсәтеп, хәзер инде 5 августта Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Русия хөкүмәте Нил Вәлигә 5 мең евро түләрме?

"Мин Страсбург мәхкәмәсеннән Чистай мәктәбендәге татар секторын яңадан торгызуны таләп иттем. Әмма адвокатым гаризама, урыс хөкүмәтен җәзага тарту таләбен дә өстәтте. Шулай итеп Европа мәхкәмәсенә җибәрелгән гаризага Русия хөкүмәтен һәм Путинны 5 мең еврога җәзага тарту таләбен дә керттек", ди Нил Вәли.

Ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсеннән уңай җавап киләчәгенә ышана. Гаделлек барыбер тантана итәргә тиеш, дип белдерә ул.
XS
SM
MD
LG