Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Воробьев: “Татар кызлары – дөньяда иң чибәрләре”


Алексей Воробьев Азатлыкта кунакта булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:10 0:00
йөкләү

"Кабан күле хәзинәләре" фильмында төп рольне башкаручы Алексей Воробьев һәм фильмның продюссеры Андрей Николаев чәршәмбедә Азатлыкның Казан студиясендә журналистлар белән очрашты.

14 сентябрь көнне “Азатлык” радиосының Казан бюросында җырчы, актер, композитор, “Евровидение-2011” бәйгесендә Русия даныны яклаган Алексей Воробьев булып китте.


Алексей белән бергә “Кабан күле хәзинәсе” фильмының продюссеры, идея авторы Андрей Николаев һәм Алексей Воробьевның продюссеры Екатерина Гечмен-Вальдек (Урманчеева) да килде.

Төп рольләрне уйнаучылар билгеле!

Кичә иртәнге Мәскәү-Казан поезды белән Казанга җырчы Алексей Воробьев һәм аның продюссеры Екатерина Гечмен-Вальдек килеп төште. Алексей Воробьевның Казанга беренче тапкыр килүе.

Моның сәбәбе – “Кабан күле хәзинәсе” фильмы. Алексей Воробьев бу фильмда төп рольне уйнаячак. Фильмны шушы көннәрдә төшерә башладылар. Төшерә башлау белән, фильмга бәйле серләр дә ачыла башлады.

Фильмның продюссерлары, ниһаять, төп рольне уйнаячак кызның исемен әйттеләр. Ул телевидение алып баручысы Эльвира Ибраһимова. Икенче пландагы татар егете ролен Байбулат Батулла башкарачак.

“Байбулатның кастингта катнашканын мин күрдем. Аны беренче тапкыр күргәч үк, мин аның безгә кирәкле герой икәнен аңладым. Байбулат та бу кастингта үтәчәгенә һич тә шикләнмәгән”, диде Андрей Николаев.

"Минем исемем ..."

Алексей Воробьев "Азатлык" студиясендә
Үзе белән таныштыруын Алексей татарча: “Минем исемем Алексей Воробьев” дип башлап җибәрде.

Алексейның продюссеры Екатерина Гечмен-Вальдек “Мин чынлыкта Урманчеева. Соңгы 18 ел гына Гечмен-Вальдекка салышып йөрим. Күңелдә мин Урманчеева, һәм шуңа күрә бүген монда килдем”, диде.

Очрашу башында Андрей Николаев фильмның идеясе тарихы турында сөйләде:

“Аның барлыкка килү тарихы бик гади. Мин бу шәһәрдә тудым, монда үстем. Мин Казанны бик яратам. Үземнең туган шәһәрем өчен нәрсә булса да эшлисем килде. Туган шәһәреңнең кадерен гаиләдән, шәһәрдән ерагайгач кына аңлый башлыйсың.

Журналист буларак шуны әйтә алам: Казанга бәйле бу риваять турында телевизион сюжетлар төшергәнем бар. Рафаэль Мостафин белән сөйләшүләр үткәрдем. Күпмедер дәрәҗәдә бу фильмны Рафаэль Мостафинга истәлек дип әйтсәк тә була.

Бу шәһәр турында иң матур тарихларның берсе Кабан күленә бәйле. Башта фикер барлыкка килде, аннары иҗатташлар белән бу фикерне тормышка ашыра башладык.

Ниһаять, бу планнарым тормышка аша башлады. Бу кино күптән булырга тиеш иде. Казан – үзе турында кино төшерүгә лаек шәһәр”, диде ул.

"Казан миңа бик ошый"

Алексей Воробьевның Казанга беренче тапкыр килүенә карамастан, Казанга татар телендә “Казан миңа бик ошый” дип мәхәббәтен белдерде.

Андрей Николаев, Алексей Воробьев, Екатерина Гечмен-Вальдек
“Чынлыкта мин Казанда беренче тапкыр. Мине монда китергән тәҗрибә – минем тормышта иң яхшыларының берсе. Поездда килгәндә үк мин күп нәрсәне күреп өлгердем. Юл вакытында Казан турында бик күп сөйләделәр.

Самолетта түгел, поездда килгәнемә мин бик шатландым. Мин Казан турында монда яшәүчеләргә караганда күбрәк беләм. Андрей Николаев миңа шул кадәр күп мәгълүмат җиткерде. Мин Казан турында китап язарга да булдыра аламдыр.

Мондый проектта катнашырга мөмкинлек туганга бик шатмын. Бу ниндидер бер гади кино түгел, ә тарих белән бәйле кино”, дип уртаклашты Алексей Воробьев.

Татар музыкасын күптән белә

Алексей “Кабан күле хәзинәсе” фильмында төшәргә тәкъдим иткәч үк ризалашкан. Татар сүзләрен, җырларын өйрәнү аны бер дә куркытмаган. МХАТта укыганда Алексей Воробьев татар егете Ринал Мөхәммәтов белән бер төркемдә укыган.

“Мин аның белән МХАТның студия мәктәбендә үк татар телен, җырларын өйрәнә башлаган идем. 1нче курста имтиханны без “Күзләрем” этюды белән башлап җибәрдек. Үзебезчә “татарская гопота” дип тә йөртә идек ул эшне.

МХАТ тарихында гитара белән башкарыла торган татар җыры яңгыраганы булмагандыр әле. Татар музыкасы белән мин актерлык карьерамны башлап җибәргәндә үк таныша башладым”, диде Алексей.

Актерлык карьерасы

"Актерлык карьерам очраклы гына башланып китте. Тормышта да күп нәрсә шулай килеп чыга бит. Бу кинога да мин шулай килеп эләктем.

Моннан берничә ел элек мин бер каналга алып баручылар кастингына килгән идем. Камера алдында 15 минут чамасы булдым. Үзем турында, мәзәкләр сөйләдем. Киләсе көнне миңа шалтыратып: “Без сериал төшерә башлыйбыз. Сез анда төп рольне башкарырга ризамы?” дип сорадылар. Мин, әлбәттә, ризалаштым.

Алга таба укуымны дәвам иттем, шул ук вакытта эшләдем, репетицияләргә йөрдем. Тормышта очраклылык булмый. Ниндидер көчләр сине баштан ук ул эшкә этәрә”, дип сөйләде Алексей.

Алексей Американы яуламакчы

Интернетта Алексейның “Бар нәрсәгә дә күзне йомам да, Америкага китәм” дигән сүзләре таралган.

“Бу чынлыкта да шулай. Әлегә Русиядә шушы фильмны төшерү өчен генә калдым. Аннары Мәскәүгә кайтам да, Америкага китәм. Фильм төшерүнең 2нче өлеше башланганчы, мин бәлки тиз кенә Мәскәүгә кайтып китәрмен.

Америкада мин иң танылган продюссерларның берсе RedOne белән контракт төзедем. Ул Леди Гага, Дженифор Лопес, Энрике Иглесиас һәм башка бик күп танылган артистларга җырлар яза" дип, киләчәккә планнары белән уртаклаша Алексей Воробьев.

Фильмдагы роль турында

Алексей Воробьев
Фильмда бергә төшәчәк кыз белән Алексей әле танышып өлгәрмәгән. Моны ул болай аңлатты:

"Бүген иртән машинада китеп барганда, үзебезнең фильм төшерүче төркемне күрдек.

Ләкин, машина йөртүче туктамады. Анда туктарга ярамый диде. Бүген кич иҗат төркеме белән танышып өлгерермендер. Мин яңа кешеләр белән танышырга яратам.

Фильмда татар җырлары күбрәк булуын телим. Мин артист буларак, мәдәният турында нидер аңларга тырышып, беренче чиратта татар җырларын тыңлыйм.

Кинога килгәндә, анда мәхәббәт тарихы беренче планда. Ансыз кино була алмый. Кешеләр мәхәббәт өчен яши. Минем герой Казанга мәхәббәт эзләп килмәсә дә, моңарчы беркайчанда очратмаган үз характерлы, үз тормыш позициясе булган кызны очрата.

Минем герой яратачак кыз үз илен, ватанын бик ярата. Күп илләрдә яшьләргә патриотизм җитми. Кеше туган җире белән горурланырга тиеш".

Сценарий Алексейга бик кызыклы булып тоелган. Уйлап чыгарылмаган, тарихта булган вакыйга үзенә тартып тора, ди ул.

"Кабан күле турында мин күп беләм. Бик күп кеше Кабан күле байлыгын табарга тели. Бу тарих шул кадәр күпертелгән. Кешеләр бит чынлап та Казан күле төбендә хәзинәләр бар дип ышана”, диде Алексей.

Катнаш никахлар

"Кабан күле хәзинәсе" фильмында урыс егете татар кызына гашыйк була. Шул уңайдан Алексейның катнаш никахлар мәсьәләсенә карата фикерләрен сорадык. Моңа ул:

Алексей Воробьев журналист Сөмбел Вәлиди белән
"Казаннан да катнашрак шәһәрне табып булмыйдыр. Бу шәһәр ике мәдәниятне туплап яши. Аларны бер-берсеннән аерып булмый, һәм аерырга кирәкмидер дә", диде.

Фильмның продюссеры Андрей Николаев: “Фильмда мәхәббәт бар. Мәхәббәт ул Ходайдан бирелә. Гаилә кору да Ходайдан бирелә.

20 ел элек мин урыс милләтчеләре белән тыгыз бәйләнештә идем. Казаннан киткәч, миңа әнием Наилә Харисовна якынрак була башлады. Миннән син татармы-урысмы дип сораганда, мин ике як өчен дә кул күтәрәм”, дип җавап бирде.

Киләчәктә режиссер булырга тели

Алексей Воробьевның режиссура өлкәсендә беренче адымнары. Интернетта аның сугыш турында “Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән эшен күреп була.

Иртәме-соңмы мин барыбер үзем фильм төшерәчәкмен, ди ул:

“Минем башта төрле фикерләр бар, мин аларны тормышка ашырырга телим. Менә шушы “Кабан күле хәзинәсе” фильмын төшергән вакытта да мин кечкенә клиплар төшерәчәкмен.

Кешеләрнең профессионал булмыйча ниндидер эшкә алынуын яратмыйм. Мин зур кино эшләргә теләсәм, ул бик яхшы фильм булачак. Мин башта шул өлкәдә белем алачакмын”, дип белдерде Алексей.

Алексей дөньяны начарлыктан саклый!

2007 елны Нью-Йоркта БМО утырышы була. Анда Алексей Воробьевны “Посол доброй воли” итеп сайлыйлар. Бу эшчәнлеге турында ул болай сөйләде:

“Яшь артист буларак мин төрле кешеләр белән аралаша алам. Без махсус програм тупладык. Мин төрле балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдым. Төрле балалар белән аралаштым, хәйрия концертларын куйдык.

"Мәктәп бүлмәсе" дигән әйберне тормышка ашырабыз. Бала урамда теләсә кем белән арашып йөргәнче, аның килеп аралашыр урыны булсын. Монда спорт, музыка белән шөгыльләнергә була. Баланың гаиләдә нинди проблемалары булса, ул монда килеп уртаклаша ала”.

“Евровидение” тәҗрибәсе

“Евровидение” тарихы – минем тормышта очраклы бер тарих. Мин Америкага барып, анда җырлар яздыра башлаган идем. Шул вакытларда “Беренче канал"дан җыр сорадылар. Берничә көннән соң шалтыратып, “Леша, син "Евровидение"гә барасың!” диделәр. Бу минем планнар белән бик туры килми иде. Мин кире Америкага китәргә җыена идем.

Миндә илем белән горурлану хисе бар. Мин үз илемне яратам. Минем кебек үз илләрен яратучылар минем чыгыш белән канәгать калды, дип уйлыйм.

“Бәлки бу иң яхшы җыр” булмагандыр дип кенә аңлатучылар булды. Тамашачылар тавышы буенча минем бу бәйгедә 7нче урын иде, ә нәтиҗәдә 16 урын булды.

Пугачева “Евровидение”дә 15нче урын алды, Киркоров 17нче. Ә мин нәкъ алар уртасындагы урында калдым."

Әлеге бәйгедә татар җырының җиңү мөмкинлекләре булуы хакында сораштык.

"Евровидение" турында сөйләве авыррак. Күпчелек очракта анда вокалга, җырга карамыйлар. Кызганыч, ул ниндидер сәяси бәйгегә әйләнеп бетте.

Кабан күлен тазартып, аның байлыкларын эзләргә мөмкинлек бирсәләр, Казан киләсе 10 елда “Евровидение” җиңүчесе була алыр иде. Бу минем план”, дип шаярды Алексей Воробьев.

Алексей татарча берничә сүзләре белә

Очрашу вакытында Алексей Воробьев татар кызларының чибәрлеген татарча “Татар кызлары – дөньяда иң чибәрләре”, диде.

Шулай ук Алексей “Күзләрең” җырының бер өлешен башкарды. “Күзләрең” җыры халык җырына ошаган. Аны башкаруы авыр түгел", диде Алексей Воробьев.

Очрашу вакытында Алексей Воробьев шактый татар сүзләрен әйтеп өлгерде. Татар телен өйрәнүдәге уңышларын тикшерү өчен Алексейдан “воробей” сүзенең тәрҗемәсен сорадык. "Азатлык" радиосыннан чыгып киткәндә, ул аның татарча “чыпчык” булганын белеп китте.
XS
SM
MD
LG