Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт фәннән ярдәм көтә


Дамир Исхаков (с), Римзил Вәли, Юлай Шамилоглы һәм Надир Дәүләт
Дамир Исхаков (с), Римзил Вәли, Юлай Шамилоглы һәм Надир Дәүләт

Татарстанда яки чит илдә яшәүче галимнәребез татар милләте үсешенә фәнни ярдәм күрсәтү турында кайгырта. II Татар галимнәре форумы шуны күрсәтте. "Азатлык"ның Түгәрәк өстәл сөйләшүендә атаклы милләттәшләребез Надир Дәүләт, Юлай Шамилоглы һәм Казанда яшәүче тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков катнаша.


Римзил Вәли. Узган атнада бөтендөнья татар галимнәре форумы Казанда җыелды. Бу инде икенче форум. Хәзер беренче форумда катнашкан галимнәр җыелганмы, икенчеләре киләме? Киләчәккә нинди яңа максатлар куела?

Моңа кадәр татар галимнәре ничегрәк яшәгән? Шушы форумда рәсми сүзләр яңгырагач, галимнәр бер-берсе белән очрашканда әйтелергә тиешле иң беренче фикер нәрсә турында булырга мөмкин?

Әлбәттә, милләт турында. Татар галимнәре – алар физик, астрофизик, химик булсалар да, алар бит татар милләтенең казанышы, горурлыгы, татар яшьләренә үрнәк булып тора. Әлбәттә, аларның кайберәүләре татарлыгын оныткандыр. Бәлки татарча белүләре дә чамалы. Төрлесе булырга мөмкин.

Бүген без иң татар җанлы һәм дөньяга билгеле чын татар галимнәр белән сөйләшәбез. Сөйләшүдә Төркиядә яшәүче тарихчы, тюрколог Надир Дәүләт, шулай ук тарихчы, тюрколог, Американың Висконсин штатындагы Медисон университетында эшләүче профессор Юлай Шамилоглы; даими рәвештә чит ил татарлары белән хезмәттәшлек итүче тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков катнашалар.

Хуш килдегез, кунаклар! Татар дөньясы мәркәзендә фән һәм татарлар турында иң башта нинди фикер әйтер идегез?

Надир Дәүләт. Мин Казанда өч ел булмадым. Үзгәрешләр күренә. Яңа биналар салынган. Әмма фән өлкәсендә нинди үзгәрешләр булган? Без, чит илдә яшәүчеләр, мәгълүмат ала алмыйбыз. Күптән түгел Татарстан фәннәр академиясе инглизчә хәбәрләр бирә башлаган, шуңа шатландым.

Римзил Вәли. Димәк, сезгә русча язылган мәгълүматлар барып җитми?

Надир Дәүләт. Әйе, гадәттә мин русча сөйләшмим. Татарча, я инглизчә язмалар миңа кызыграк. Мин генә түгел, бик күпләр шундый хәлдә. Шуңа күрә академиянең инглизчә хәбәрләре – үзенә күрә бер уңыш.

Римзил Вәли. Бу академиягә соңгы елларда татарлардан да шәрәфле академиклар сайланды. Милләттәшләргә капканы ачалар. Чөнки химиянең, биологиянең милләте булмаса да, галимнең тамырлары милләткә бәйле.

Надир Дәүләт. Мәсьәлә анда гына түгел. Әйе, галимнең нинди милләттән булуы мөһим. Ләкин һуманитар фәннәрне башка фәннәрдән аерырга кирәк. Кешенең язмышы, үткәне, киләчәге турында кайгырткан галимнәр – алар химиклар, физиклар түгел.

Без халык турында, аның киләчәге турында күбрәк кайгырабыз. Татар ни булачак? Үсәчәкме, юкмы, артка барамы, югаламы? Безнең көчләребез аз. Аерым шәхесләр, сәясәтчеләр көчен туплау кирәк. Алар галимнәргә ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Истанбул шәһәрендә яшәүче тарихчы, профессор Надир Дәүләт милләт турында борчылуын белдерде. Америкада эшләүче профессор Юлай Шамилоглы бу сәгатьләрдә нинди тәэсирләр белән яшәде икән?

Юлай Шамилоглы. Минем Казанга соңгы тапкыр килүемә дүрт ел булды. Казанны бик яхшы күрә алмадым. Төзелеш эшләре бара. Иске мәхәлләләр сүтелә, мин моңа борчылам. Шәһәр төзекләнә, матурлана бара – моңа шатланырга да була.

Мин, Надир абый шикелле, мондагы фәннең яңалыкларын белә алмыйм. Дуслар белән хәбәрләшеп утырам. Әмма нинди яңа китаплар чыкканын белү авыр. Мин бу форумга бик шатланып килдем. Кешеләр Татарстанның, Русиянең эчендә яшәп, мәсьәләләргә бертөрле – эчтән карый, ә без тыштан карыйбыз.

Мәсәлән, минем глобализациягә бәйле, мәгариф системасына бәйле чыгышым булачак. Дөньяда бик мөһим процесслар бара. Татарстанның үзендә аларны, бәлки, башкача аңлыйлардыр.

Римзил Вәли. Татарстан фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзалары Надир Дәүләт һәм Юлай Шамилоглы шундый өметләр, борчулар белән килгәннәр. Без Дамир әфәнде белән мондагы фәннең ничек торганын да беләбез. Галимнәрнең татарларны җыеп фән турында, технология, нефть, астрофизика турында сөйләшүе кызыктыр.

Татар галимнәре җыелуының татар халкы өчен, татар үсеше өчен ниндирәк әһәмияте бар икән?

Дамир Исхаков. Без, мондагы аборигеннар буларак, чит илдәге милләттәшләрнең монда килүен бик көтеп алабыз. Бу галимнәр форумының беренчесендә дә катнаштым.

Надир Дәүләт
Әмма анда күп кенә сүзләр сөйләнеп тә, бер татар галимнәреннән төзелгән ассоциацияне эшләтеп җибәрмәделәр. Шуңа күрә, безнең яктан да эшләнеп бетмәгән эшләр бардыр. Безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләр физика һәм химия тирәсендә түгел.

Бу форумда һуманитар өлкә турында сөйләшергә кирәк. Чөнки беләбез: татар теленең хәле начарайды. Без федераль университет төзедек. Анда татар фәне ничек үсеш алыр әле билгеле түгел. Без элекке позицияне югалтырга мөмкинбез. Зур университетны төзү – ул глобализациянең бер чагылышы. Аның эчендә татар теле нинди урын алачак – ул зур проблема.

Римзил Вәли. Бу форум иҗтимагый да, аның бераз сәяси мәгънәсе дә бар. Хәзерге заманда татар фәнни җәмәгатьчелегендә актуаль мәсьәлә хакында турысын ярып әйтергә, объектив бәя бирергә мөмкинлекләр бармы?

Дамир Исхаков. Дөреслек әйтергә мөмкинлек бар.

Римзил Вәли. Дамир Исхаковның кызык үзенчәлеге бар. Ул һәрвакыт тәнкыйтьли. Ул тәнкыйтьләгән даирәләр аны кичерә алмый. Әмма Дамир әфәнде шул даирәләрдән, фән тирәсендәге җитәкчеләр Дамир кебек галимнәрдән башка тора алмый. Бу шулай булырга тиеш тә...

Дамир Исхаков. Тәнкыйтьләү ул гел бәхет китерми. Тәнкыйтьләгәндә сүзләреңә колак салырлар дип уйлыйсың. Ләкин колак салучы күп түгел. Безнең сәясәтчеләр йокларга тиеш түгел.

Римзил Вәли. Сез узган форумда татар галимнәренең шурасы төзелде дип әйттегез. Дамир Исхаков та – шураның бер әгъзасы. Сез өч ел эчендә татар милләте өчен нәрсә эшләдегез?

Дамир Исхаков. Мин өч ел эчендә биш китап эшләдем. Әле генә Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында сәетләр турында китапны бетердем.

Тиздән Алтын Урдада исламны кабул итү юбилее якынлаша. Кызганычка каршы, татар галимнәренең идарә органнары эшләп китмәде. Мин аның әгъзасы, әмма әле бер тапкыр да безне җыеп сөйләшү булмады. Мин уйлыйм, бу фәннәр академиясенең кимчелеге. Эшнең төп координациясе шул академия аша барырга тиеш иде.

Римзил Вәли. Надир Дәүләтнең татар милләтенә, аның тарихына биргән игътибары, салган көчләре гаять зур. Соңгы өч елда сезнең фәнни тормышта нинди яңалыклар булды?

Надир Дәүләт. Дамир кебек батыр фән эшлеклеләре, кызганычка, монда юк. Без читтә торып рәхәтләнеп тәнкыйть итә алабыз. Соңгы бер ярым елда минем өч китабым чыкты. Беренчесе Чыңгызхан турында, икенче басма дөньяга чыкты. Икенче китабым Исмәгыйль Гаспралы турында. Соңгысы “Совет белән милләт арасында” дигән китап.

1917 елдагы февраль һәм октябрь революцияләре вакытында төрки дөньясында ниләр булган дип, Төркия һәм Русия җитәкчеләрен тикшердем. Минемчә, кызыклы китап килеп чыкты.

Римзил Вәли. Юлай әфәнде, соңгы өч елда фәнни тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды? Татарстанны, татар халкын бу көннәрдә онытып тормадыгызмы?

Юлай Шамилоглы. Татарстанны һич онытмыйм. 1989 елдан бирле монда йөрим. Татарстанга килгән американ ватандашларының берсе мин.

Минем үз хезмәтләрем төрле өлкәдә бар. Алтын Урда тарихы, тюркология... Күп хезмәтләрем яңа университетлар коруга багышланган. Безнең университетыбызның Казакъстанда зур проекты бар. Астанада Назарбаев университетында һуманитар һәм иҗтимагый фәннәр факультетын ачу белән шөгыльләнәбез. Мондагы чыгышымда милли тел һәм тарих мәсьәләсен күтәрергә телим.

Хәзер Казакъстанда американ моделендә яңа инглиз телле университет корыла. Шуны дөнья стандартларында корырга телиләр. Һәр укучы өчен мәҗбүри казакъ теле, мәдәнияте һәм тарихы укытыла.

Мондагы федераль университет кору турында сөйләшкәнем бар. Ун ел элек милли университет кору турында проект язган идем. Ул “Звезда Поволжья” газетында бастырылган иде. Татар һуманитар педагогик университеты ябылса, татар теле, тарихы, мәдәнияте факультеты ябылса, кызганыч булыр иде.

Юлай Шамилоглы
Күрәбез, Казакъстанда дәүләт теле, мәдәнияте, тарихы артында Нурсолтан Назарбаев кебек кеше тора. Казакъстанда телевидениегә чыкканда, шалтыратып сорыйлар: “Казакъ теле турында нәрсә уйлыйсыз?” диләр.

Мин Франциягә барсам, француз телендә сөйләшәм, Алманиягә барсам, алман телендә сөйләшәм, Венгриягә барсам, венгр телендә сөйләшәм, Төркиягә барсам, төрек телендә сөйләшәм. Шуңа күрә Казакъстанда ни өчен казакъ телендә сөйләшмәскә? Миңа моның өчен анда рәхмәт укыйлар. Ә Татарстанда ни өчен татар телендә сөйләшмәскә?

Римзил Вәли. Казакъстанның артында аның дәүләтчелеге тора. Дамир әфәнде, әйтегез әле, Казанда югары мәктәпләрдә татарча сөйләшү тыеламыни?

Дамир Исхаков. Юк, эш тыелуда түгел. Бездә бит татарча филологлар гына укырга тиеш дип уйлыйбыз. Табибы, технологы татарча сөйләшергә тиеш түгелмени? Даирәне киңәйтү турында сүз бара.

Хәзер Русиядә бик күп татар мәктәпләре ябылды. Укытучыларның да кирәге юк. Татарча сөйләшүчеләр даирәсен киңәйтү өчен интеллектуаль кешеләрне туплау кирәк.

Без алдагы илләрнең төрле модельләрен карарга тиешбез. Прогноз кирәк. Татарстан фәннәр академиясендә бу эшләр белән шөгыльләнүче юк. Без республика җитәкчелегенә татар мәсьәләсендә бер тәкъдим дә бирә алмыйбыз. Ә бит фәннәр академиясенең төп функциясе шул.

Минемчә, Татарстан фәннәр академиясендә егерме ел эчендә бер тапкыр да реформа ясалмады. Хәтта Русия фәннәр академиясендә үзгәрешләр булды. Безнең фәннәр академиясендә һуманитар галимнәр картайды. Килүчеләр аз. Буын алмашу мөмкин түгел, чөнки картлар үлгәнче утыра.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта академиягә сайланган Җәүдәт Сөләйманов, Дания Заһидуллина, Рафаил Хәкимовлар арасында этнология галиме булмауны күз алдында тотып әйтүедер бу. Надир, Юлай әфәнделәр, әйтегез әле, Дамир Исхаков академиклыкка ярарлыкмы?

Юлай Шамилоглы. Мин уйлыйм, бик ярый дип. Дамир әфәндене академик итеп сайламасалар, үзем академиядән китәргә әзер идем.

Надир Дәүләт. Турысын әйткән туганына ярамаган диләр шул. Әлеге мәсьәләне ничек төзәтергә соң? Мин моны әйтә алмыйм. Әлбәттә, Дамир кебек принципиаль, милләт проблемасын профессиональ дәрәҗәдә өйрәнүчеләр академиягә кирәк. Тагын бер тәкъдим: Татар телен белгән кешеләргә, чит ил теле белгәннәргә кебек, компенсация түләсәләр иде.

Дамир Исхаков. Федераль университет эчендә татар юнәлеше – бик зур проблема. Мин бу эшләргә азрак катнаштым. Татарстан эчендә югары уку йортлар үсеше концепциясен язуда катнашырга туры килде. Минем күзәтүләр буенча, федераль университетта татар мәсьәләсе әле чишелмәде.

Беләбез, аның эчендә берничә институт булу турында карар кабул ителде. Мәсәлән, Шәрык институты булырга тиеш. Шәрык институты булгач, кешеләр гарәп телен, төрек телен, иран телен һәм шуларның мәдәниятләрен өйрәнергә тиеш.

Ә бит анда көчле татар юнәлеше дә булырга тиеш. Исламны фундаменталь рәвештә өйрәнергә тиешбез. Шул элементларны бергә кушып алып барсак, ул вакытта университеттан татарга файда булачак.

Әгәр дә без фәндә көчле булсак, ул вакытта төрки дөньяда татарның урыны элекке дәрәҗәгә кайтачак. Әмма хөкүмәт бүген күбрәк стадионнар төзү һәм халыкны ашату белән мәшгуль.

Римзил Вәли. Әңгәмәнең ахырында гади сорауга җавап табыйк. Татароведение дигән фән булырга мөмкинме? Чөнки тел, журналистика, филология гыйлемнәренең татар бүлеге бар. Татар проблемаларын, тарихын, сәнгатен һәм башкаларын өйрәнүче комплекслы фәнни структура юк.

Минем бер җирдә дә докторлык, кандидатлык диссертацияләрнең темалары, студентларның диплом эшләре темалары кергән бер уртак дәфтәр күргәнем юк.

Мин берничә ел элек милли журналистиканы өйрәнүче “татмедиаведение” фәнен кертергә тәкъдим иткән идем. Анысы да гамәлгә керми әлегә. Форумнан соң “татароведение”, татарны өйрәнү юнәлеше көчәерме икән?

Надир Дәүләт. Андый координация булырга мөмкин. Татарның теле бар, дине бар, әдәбияты бар, хәтта экономикасы бар. Тюркологиядә телне генә өйрәнсәк, бер мәгънәсе юк. Ә киңәйсәк, төрки халыкларның бөтен сыйфатларын өйрәнерлек фәнгә әверелдерү мөмкин.

Моннан 20-30 ел элек журналистика дигән фән бар идеме? Кирәк булгач, шартлар тугач, татар журналистикасы фәне дә аякка баса.

Юлай Шамилоглы. Татароведение дигән нәрсә булса, начар булмас иде. Әмма ул Америкада төзелмәс. Ул Татарстанда булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG