Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтә милләтчеләр быел Русиядә 16 кешене үтергән


Русиядә ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр радикал милләтчеләр кулыннан 16 кеше һәлак булды, йөзгә якын кеше зарар күрде.

Расачыл һөҗүмнәр Русиянең 25 төбәгендә күзәтелгән. Ләкин үтә милләтчеләр һаман әле Мәскәү, Мәскәү яны һәм Петербург төбәкләрендә аеруча нык котыра. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгына «Сова» хокук яклаучылар үзәгендә хәбәр иттеләр. Һөҗүмнәр корбаннары арасында еш кына Урта Азия, Кавказ кешеләрен, дини төркемнәр һәм яшьләр хәрәкәтләренең вәкилләрен күреп була.

«Сова» мәгълүматларына караганда, 2009 елда үтә милләтчеләрнең кайбер вәкилләре хөкемгә тартылгач, расачыл һөҗүмнәр очраклары Русиядә азая башлады.
XS
SM
MD
LG