Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең Сирт каласы өчен көчле сугыш бара


Сирт шәһәре хәзер мондый хәлдә
Сирт шәһәре хәзер мондый хәлдә
Либиядә бүген Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сирт өчен каты сугышлар яңадан башланып китте.

«Әл-Җәзирә» телеканалы хәбәр иткәнчә, Милли күчеш шурасы көчләре каланың зур өлешен яулап алды инде. Сирт өчен сугыш инде берничә атна дәвам итә.

Либиядәге яңа хакимият гаскәрләре Каддафи яклылар контрольдә тоткан тагын бер шәһәргә Бәни-Вәлидкә һөҗүм итәргә әзерләнә. Каддафи көчләренең нык каршы тору сәбәпле әлеге каланы яулап алу инде берничә тапкыр уңышсызлыкка очрады.
XS
SM
MD
LG