Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкараның пантюркизмы һәм Мәскәүнең пансоветизмы: майлы калҗа кемгә эләгер?


Владимир Путин (с) белән Абдулла Гүл очрашуы, Истанбул, 18 июнь 2010
Владимир Путин (с) белән Абдулла Гүл очрашуы, Истанбул, 18 июнь 2010

Мәскәү “Евразия Берлеге” проекты белән төрки илләрне Русиягә якынайтырга теләсә, Әнкара, моңа җавап итеп, “бер милләт – алты дәүләт” моделен алга сөрә.


Элекке совет республикаларының бәйсезлеккә ирешүенә быел 20 ел тула. Шуңа да карамастан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан, Казакъстан кебек илләр Русия, АКШ, Төркия, Кытай кебек дәүләтләр өчен әле дә майлы калҗа булып кала. Урта Азиядәге төрки туфраклар аеруча Путинны кызыктыра: күптән түгел игълан ителгән “Евразия Берлеге” проекты белән ул аларны Русиягә якынайтырга, элекке Советлар Берлеге рәвешендә яңа берәмлек төзергә тели. Әнкара исә моңа җавап итеп “бер милләт – алты дәүләт” моделен алга сөрә.

“Төрек эшкуарларын һәм укытучыларын телибез”

Төркия башкаласы Әнкарада “Бәйсезлекләренең 20нче елында төрки җөмһүриятләр” дигән халыкара конференция узды. Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан, Казакъстан вәкилләре бәйсезлекнең татлы хисләрен уртаклашу белән беррәттән, 20 ел эчендә узган юл турында бер-берсе алдында хисап тотты.

Әнкара тарафыннан уздырылган чарада шулай ук Төркия һәм төрки җөмһүриятләрнең уртак сәяси, икътисади һәм мәдәни проектлары каралды. 1991 елда бәйсезлеккә ирешүнең беренче көненнән алып бүгенгә кадәр күрсәткән ярдәм һәм дустанә мөнәсәбәт өчен Төркиягә рәхмәтләрен белдергән делегатлар киләчәктә үз дәүләтләрендә төрек эшкуарларын һәм укытучыларын тагын да күбрәк күрергә теләүләрен ассызыклады.

Конференциядә катнашучы дипломатлар 20 ел элек белән чагыштырганда бүгенге Төркиянең Урта Азиягә карата тагын да активрак сәясәт алып баруын билгеләп узды. Аеруча соңгы елларда корылган икътисади, сәяси һәм мәдәни хезмәттәшлеккә кагылышлы чыгышлар яңгырады.

Путин төрки җөмһүриятләрне кулга төшерергә тели

Төбәккә карата Русиянең позициясе дә игътибарсыз калмады. Катнашучылар сүзләренчә, соңгы вакытта Мәскәүнең төрки җөмһүриятләрне үзенә карату сәясәте җанланып китте. Русия премьер-министры Владимир Путинның “Евразия берлеге” проектын игълан итүенең Әнкарадагы конференциянең ачылыш көненә туры килүе аерым игътибарга лаек. “Элекке совет илләрен бергә җыярлык Евразия Берлеген төзүне максат итеп куябыз”, - дип, Путин Советлар Берлеге таркалганда югалткан төрки җөмһүриятләрне кире Мәскәү кулына төшерү ниятен ачыклады. “Бу проект – элеккеге совет җөмһүриятләре өчен тарихи әһәмияткә ия. Без сәяси һәм икътисади хезмәттәшлек ярдәмендә уртаклыгыбызны ныгытырга телибез”, - диде ул.

Путин үз чыгышында, әлбәттә, ул илләрнең “төрки” тамырларын искә алмый, аның урынына “совет” уртаклыгына басым ясый. Әнкара исә киресенчә, Урта Азиягә юнәлгән сәясәтендә милли уртаклыкны алга сөрә. Әнкарадагы конференциянең ачылышында катнашкан Төркия президенты Абдулла Гүл төрки җөмһүрият вәкилләренә болай дип мөрәҗәгать итте: “Алты дәүләттә яшәгән бер милләт буларак хәрәкәт итергә тиешбез. Үзара хөрмәт күрсәтеп, бер-беребезгә ныклы терәк булырга тиешбез. Шушы терәк даирәсенә кермәүчеләр олы авырлыкларга тап булачак. Алда безне шундый имтихан көтә”, - диде Гүл төрки илләрнең башка дәүләтләр өчен дә майлы калҗа булуын искәртеп.

“Русия Төркиядән канәгать түгел”

Ильяс Камалов
Ильяс Камалов
Әнкарада узган конференциядә журналистлар делегатларның Путинның яңа инициативасына карата фикерләрен белештеләр. Якын Көнчыгыш стратегик тикшеренүләр үзәгенең (ORSAM) Евразия белгече Ильяс Камалов, Евразия Берлегенең яңа проект булмавын, Советлар Берлеге таркалганнан соң ук күтәрелгән мәсьәлә булуын белдерде.

“Руслар Евразия Берлеге ярдәмендә Урта Азия һәм Кавказ җөмһүриятләренең ераклашуын туктатырга теләделәр”, - ди галим. “Мәскәү бу ният белән Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) ише төрле оешмалар да төзеп карады. Ләкин алар көтелгән нәтиҗәләргә ирешә алмады. Әлеге теманың янә көн тәртибенә кайтуының сәбәбе дә шунда”, - дип саный Камалов.

Белгеч Русия белән Төркиянең бу мәсьәләдәге көндәшлегенә дә кагылып узды: “Русия төрки җөмһүриятләрнең Төркия ярдәмендә үзара хезмәттәшлеген арттыруыннан, Төркиянең бу илләр белән бәйләнешләрне ныгытуыннан кәнагать түгел. Төбәктәге инициативаны Төркиягә калдырмас өчен Мәскәү Евразия Берлеген төзи”, - ди галим.

Мәскәү төрки туфракларга ни өчен кызыга?

“Русия бөтен булган мөмкинлекләре белән төрки җөмһүриятләр белән хезмәттәшлекне арттырырга, ә башка дәүләтләр белән бәйләнешләрен чикләргә тырыша”, - ди Камалов. “Бүген Урта Азиядә Русиянең хәрби көчләре саклана. Мәскәү бу төбәктә шулай ук нефть үткәргечләре һәм атом станцияләре белән бәйле мәнфәгатьләрен дә игътибарда тота. Сәүдә ягыннан да төрки җөмһүриятләр Мәскәү өчен бик кулай базар булып тора. Уртак тел һәм мәдәният тә руслар өчен зур өстенлек”, - ди Камалов.

Гази университетының Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты укытучысы, доктор Мәхмәт Акиф Окур зур дәүләтләрнең төрки җөмһүриятләргә игътибарының сәбәбен башкачарак күрә. Галим сүзләренчә, зур дәүләтләр Урта Азия илләренең җир өстендәге һәм астындагы байлыкларын кулга төшерергә тели.

“1 млрд доллар кредит бирдек, 10000 укучы алдык”

Куртулуш Ташкент
Куртулуш Ташкент
Зур көчләрнең геосәяси көрәш аланына әверелгән Урта Азиягә карата Төркия нинди сәясәт алып бара соң? 2008 елга кадәр Төркиянең Русиядәге илчесе булган Куртулуш Ташкент, Әнкараның төрки җөмһүриятләргә карата сәясәте тарих буенча гел бер юнәлештә барды, ди. “Төркиянең Урта Азия сәясәтендә ике юнәлеше бар. Берсе – Төркия бу илләр белән сәясәт, икътисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне арттырырга тели. Икенчесе – төрки җөмһүриятләрнең халыкара аренада тулы хокуклы катнашучы булуын тәэмин итү”, – ди илче.

“Бу илләрнең бәйсезлеген иң беренче без таныдык. АКШ һәм Европа Берлеген дә шулай эшләргә өндәдек. Бәйсезлекләрен сакларга, үз аякларында торырга ярдәм итәргә тырыштык. 1992 елдагы шартларга карамастан, 1 млрд долларлык кредит бирдек. 10 мең укучыны Төркиядә уку урыннары белән тәэмин иттек. Бу адымнарны АКШ, Русия һәм Кытай кебек үз мәнфәгатьләрне кайгыртып ясамадык. Тарих, мәдәният һәм уртак төрки милләт дип хәрәкәт иттек”, – ди элекке илче Куртулуш Ташкент.

“Ике гасырлык русификацияне 10-20 елда бетереп булмый”

Шуңа да карамастан төрки җөмһүриятләрнең Төркиягә түгел, ә Русиягә якынрак булып калу сәбәпләрен Ташкент болай аңлата: “Русия бу төбәкне 1850 еллардан бирле контрольдә тотарга тырышты. Якынча ике гасыр буена мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендә русификация сәясәтен алып барды. Моның тәэсирен 10-20 ел эчендә генә бетереп булмас”, - ди ул. Илче сүзләренчә, төрки җөмһүриятләрне кире “төркиләштерү” өчен Урта Азиядә төрек уку йортлары санын арттырырга кирәк.

Шулай да Ташкент Төркияне бу мәсьәләдә Русиянең көндәше дип атамый. “Русиянең җир казануы Төркиянең җир югалтуына китерми бит. Без төрки җөмһүриятләр белән бәйләнешләребезне өченче дәүләтләр белән ярышыр өчен ныгытмыйбыз”, - ди элекке илче. “Бүген без Русия белән бик яхшы сәяси һәм икътисади мөнәсәбәттә. Алга таба да шулай булыр.”
XS
SM
MD
LG