Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тагын бер җанатар үтерелде


Егор Свиридов үтерелгән урынны футбол җанатарлары узган декабрьдә чәчәккә күмде
Егор Свиридов үтерелгән урынны футбол җанатарлары узган декабрьдә чәчәккә күмде

Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, бу юлы да җинаять «көнкүреш низаг» вакытында килеп чыга. Нәтиҗәдә Петербурның «Зенит» такымы җанатары, 22 яшьлек Роман Ловчиков һәлак була. Бу көннәрдә шулай ук җәмәгать утырышчылары «Спартак» җанатары Егор Свиридовны үтергән кешеләргә хөкем карары чыгарды. Урыс милләтчеләре бу хәлләрне яңа чуалышлар китереп чыгару өчен файдаланырга ниятли.


Бу юлы җанатарны Петербурда үтерәләр. Җинаять эшләүдә Үзбәкстаннан килгән өч төзүче шикләнелә. Алар кичен өйләренә кайтып барганда йорт ишеге алдында утырган Роман Ловчиков һәм аның иптәшләрен очрата. Соңыннан, әлегә төгәл билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, алар сугыша башлый.

Нәтиҗәдә 41 яшьлек Икърам Разыйков Романга һәм аның дустына тимер торба белән берничә тапкыр бәрә. Ловчиков каты яралана, ләкин ул ярты чакрым ераклыкта урнашкан йортына хәтле барып җитә ала һәм шунда җан бирә.

"Зенит" такымы җанатары Роман Ловчиков
"Зенит" такымы җанатары Роман Ловчиков
Тикшерүчеләр җинаять эшен кузгатты. Икърам Разыйков һәм аның ике ватандашы кулга алынды. Ловчиковның иптәше әлеге вакытта авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Вафат булган Роман Ловчиков «Зенит» футбол такымының иң әүзем җанатарларының берсе иде. Аның иптәшләре сүзләренә караганда, тикшерүче оешмалар әлеге җинаять турындагы хәбәрнең таралуын теләмәгән. Әгәр ул җанатарларның интернет сәхифәсенә эленмәгән булса, бу турыда беркем дә белмәгән булыр иде.

Җәмәгать утырышчылары Черкесовка кырыс җәза яклы

Җанатарлар үлеме турында Русиядә соңгы вакытта еш телгә алалар. Бу көннәрдә генә Мәскәүдә җәмәгать утырышчылары (присяжный) Русия күләмендә зур яңгыраш алган бер җинаятькә үз мөнәсәбәтен белдерде. Сүз узган декабрьдә Кавказдан килгән бер төркем яшьләр белән Мәскәү җанатарлары арасындагы низаг турында бара. Анда травматик коралдан «Спартак» такымының җанатары Егор Свиридов үтерелгән иде.

Егор Свиридовны атып үтергән Аслан Черкесов
Егор Свиридовны атып үтергән Аслан Черкесов
Урыс милләтчеләренең чуалышларына сәбәп булган әлеге җинаятьтә җәмәгать утырышчылары Аслан Черкесовны гаепле итеп таныды. Вердикт нәтиҗәләренә күрә, Черкесовны 8 кеше гаепләде, 4 утырышчы исә моңа каршы чыкты. Аслан Черкесов белән әлеге җинаятьтә катнашкан тагын биш дагыстанлы «хулиганлыкта» гаепләнде.

Гаепләү ягы җәмәгать утырышчыларының карары белән риза калды һәм аны табигый дип атады. Черкесов яклаучылары исә алар белән килешмәде һәм әлеге карарны шикаять итәчәге турында белдерде. Яклау ягы фикеренчә, низаг һәлак булган Егор Свиридов һәм аның дуслары аркасында барлыкка килгән. Черкесов исә коралны кулланырга мәҗбүр калгән, югыйсә аны үтергән булырлар иде.

Тикшерүчеләр исә капма-каршы фикердә тора. Алар әйтүенчә, сугышуны Төньяк Кавказдан килүчеләр башлап җибәргән, һәм алар мәскәүләрнең бишесен дә кыйнап ташлаганнар. Черкесов исә җанатарларга травматик пистолеттан ата башлаган. Өстәвенә, ул Свиридов җиргә төшкәч тә аңа атуны дәвам иткән.

Свиридов эшен «Урыс маршына» кадәр хәл итмәкчеләр

Җәмәгать утырышчыларының карарын мәхкәмә 25 октябрьдә тикшерә башлаячак. Шушы көнне каршы яклар үз сүзен әйтеп, гаепләнүчеләргә алар лаек булган җәзаны билгеләүне сораячак. Җәмәгать утырышчылары тарафыннан җинаятьчеләргә йомшак мөгаммәлә күрсәтелмәгәнгә күрә, мәхкәмә, канунда әйтелгәнчә, аларга иң кырыс җәза бирергә мөмкин. Шулай итеп, Аслан Черкесовка гомерлек төрмә яный.

Егор Свиридов үлеменнән соң җанатарлар һәм радикал урыс милләтчеләре Мәскәү Кремле каршында чуалышлар оештыра
Егор Свиридов үлеменнән соң җанатарлар һәм радикал урыс милләтчеләре Мәскәү Кремле каршында чуалышлар оештыра
Бәйсез күзәтүчеләр сүзләренә караганда, хөкемдарлар Свиридов эшен 4 ноябрьгә хәтле йомгаклап куярга тырышачак. Шушы көнне Мәскәүдә урыс милләтчеләре ел саен «Урыс маршын» үткәрә. Анда алар җанатарларның көньяктан күчеп килгәннәр тарафыннан үтерелүен үз файдасына кулланырга мөмкин.

Урыс милләтчеләренең радикаль чаралар үткәрү мөмкинлеге иминлек хезмәтләрен юкка гына борчымый. 8 октябрь көнне алар янә Мәскәү Кремле каршындагы Манеж мәйданына кораллар, чукмарлар һәм тимер-томыр тотып җыела башлаган иде. Ул көнне полиция йөзгә якын кешене тоткарлады. Бу юлы алар Мәскәү янындагы Подольски шәһәрендә ЦСКА такымы җанатары Андрей Урюпин үлеме уңаеннан җыелмакчы иделәр. Җанатарны күптән түгел генә бер азәрбәйҗанлы үтереп качып киткән. Җинаятьчене хәзер полиция эзли.
XS
SM
MD
LG