Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (48)


"Башкорт үз йорты янында" М.Прокудин-Горский фотосы, 1909—1915
"Башкорт үз йорты янында" М.Прокудин-Горский фотосы, 1909—1915
Башкортчылык хәрәкәте (1)

Казан ханлыгы кавемнәреннән булган башкортлар 1552 елда Явыз Иван (Иван IV Грозный) һөҗүменнән соң русларның басымына дучар була. Башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә рус хакимиятенә каршы бер-бер артлы баш күтәрүләр кабына. Гомумән, башкорт этногенезы һәм "башкорт" атамасы тирәсендә фәнни дискуссияләр (хәер, татарлар хакында да шуны ук әйтергә мәҗбүрбез) дәвам итә. 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Русиядә барлыгы 1 034 546 башкорт саналган. Урта гасыр гарәп сәяхәтчеләренең аларны "башъйәрд, "башъйәгәр" һәм "маҗагәр", Европа сәяхәтчеләренең исә "пастакир" дип атаулары мәгълүм. Нигездә башкортлар өч диалектта сөйләшкән.

"Башкортлык" төшенчәсенең барлыкка килүендә, һичшиксез, русларның роле шактый зур. Эш шунда ки, рус хакимияте башкортларны җирләреннән кумаган, киресенчә, аларга кайбер хокуклар биргән. Шул сәбәпле, Казан тирәсеннән качып җиргә "хуҗа" булырга теләгән кешеләр, "башкортлык” статусыннан файдалану максаты белән, үзләрен башкорт дип яздыра башлаган. Шул рәвешле башкорт җирендә төпләнгән казанлылар, рәсми документларга (дәфтәрләргә) теркәлеп, "типтәр" исеме белән дә мәгълүм була башлаганнар.

Башкортларның 800 мең кадәресе "иске (вотчинник, асаба) башкортлар” дип аталган. Араларына соңыннан килеп урнашкан җирбиләүчеләрне "яңа башкортлар" дип йөрткәннәр. Еш кына башкортлар үзләренә рус хөкүмәте тарафыннан бирелгән җир, салым һәм хәрби хезмәт өстенлекләрен саклау өчен, баш күтәргәннәр. 1917 елга кадәр татар белән башкорт арасында ниндидер дошманлык булуын җитди исбатлаган мәгълүматлар юк. Көнъяк Уралда, ягьни Уфа һәм Оренбур губерналарында яшәгән мөселманнар үзләрен кайчак башкорт, кайчак татар дип атаган.

Башкортлар күпләп яшәгән җирләргә татарлар Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күчә башлый. Бер гасыр үткәч инде алар Урал халкының зур өлешен тәшкил итә.

1789 елда Русия хөкүмәте казак гаскәрләре үрнәгендә башкорт гаскәри берләшмәсен төзи. Аңа төрле өстенлекләр бирелә. Башкортларның тарихи төбәкләренә килеп төпләнгән татарлар да, бу форсатны ганимәт белеп, әлеге гаскәргә языла һәм "башкорт" исемен ала, ләкин, башкорт полклары таратылганнан соң, кабат татар атамасына күчә. Шулай итеп, башкорт "гаскәренә" язылган татарлар этник атамалары шартларына күрә үзгәртүләре нәтиҗәсендә халык саны белән бәйле статистика мәгълүматларына буталчыклык кертә. Нәкъ шул сәбәп аркасында, башкортлар саны 1767 елда 95 000, 1897 елда 1 493 000, 1926 елда исә 741 000 буларак рәсми документларга теркәлә. Тагын шуны да әйтергә кирәк, 1926 елда "башкорт" атамасы белән теркәлгән 741 000 кешенең бары 393 меңе башкортча сөйләшкәннәрен белдергән. Көньяк Урал тауларында яшәгән ярым күчмә-ярым утрак башкортлар үзәнлекләрдәге милләттәшләренә караганда этник үзенчәлекләрен ныграк саклаган һәм 1917-1920 елларда башкортчылык хәрәкәтенең нигезен нәкь менә алар тәшкил иткән дә инде.

Башкортларның күңеленә бигрәк тә алар җиренә рус, украин һәм Балтыйк буе кешеләре килеп утыруы борчу салган. 1905 елгы инкыйлабтан соң премьер-министр А.П.Столыпин үткәргән җир реформасы кысаларында 1911 елга кадәр 180 мең кеше Оренбур һәм Уфа губерналарына күчерелгән.

Хәзер татар һәм башкорт дип ике аерым милләт исемнәре белән йөртелгән бу ике төрки кавеменең дин һәм мәзһәп җәһәтеннән бер-берсеннән бернинди аермалары булмый. Мәдәни аермалар исә совет чорының җимеше булса кирәк. Әлбәттә, төрле төбәкләрдә яшәүгә бәйле үзенчәлекләр матди культурада, яшәү рәвешендә, җыр сәнгатендә үзен белдергән. Ләкин 1920 елларга кадәр мәгарифтә, язма әдәбиятта һ.б. өлкәләрдә ниндидер аерма булган дип әйтү хакыйкатькә каршы килә. Ул чорда хәтта башкорт дип күрсәтелгән бер төркем язучылар, шагыйрьләр һәм галимнәр әсәрләрен ул вакыттагы татар телендә, ягъни Идел-Урал регионында кулланылган әдәби телдә язган. Тик шулай да, югарыда әйтелгәннәргә карамастан, бигрәк тә инкыйлаб вакытында “башкортчылык” мәсьәләсенең кинәт калкып чыгуы буш җирдә булмаган, билгеле.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG