Accessibility links

"Яшьләргә татарча сөйләү авыр, җырлау җиңелрәк, бию тагын да җиңел"


Иркутскида яшьләр берләшмәсе әгъзалары
Иркутскида яшьләр берләшмәсе әгъзалары

30 октябрьдә Иркутски өлкәсендәге татар яшьләренең беренче форумы үтә. Бу чараны Иркутски өлкәсенең татар-башкорт мәдәният үзәге, яшьләр берләшмәсе һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра.

Өлкәнең татар-башкорт мәдәният үзәге вәкиле Гөлнур Әхмәтшина белән әңгәмә "Байкал буе яшьләре форумы" дип аталган әлеге чара турында.

- Бу зур форумга кемнәр киләчәк? Сездә нинди яшьләр оешмалары бар?

- Безнең өлкәдә татар-башкорт мәдәният үзәгенең авылларда һәм шәһәрләрдә 15 оешмасы бар. Чарага Ангарски, Черемхово, Залари шәһәрләреннән һәм Нукутски, Осински районнарыннан да бу оешмаларның яшьләре киләчәк.

- Иркутскида тагын "Байкал дулкыны" дип аталган яшьләр оешмасы да бар икән.

- Ул да бар. Алар әле августта гына теркәлү узды. Аларның хәлләре ничек икәнен мин бик белеп бетермим. Алар әле генә оешты, ә безгә инде 20 ел.

- Димәк, "Байкал дулкыны" бу чарада катнашмаячак?

- Киләчәк, кунак булачак. Безнең оешманың ишеге бар кунакларга да ачык.

- Бу беренче зур форумны үткәрергә нәрсә этәргеч бирде?

- Өлкәдәге татар яшьләрне берләштерү өчен үткәрәбез. Телебезне, әдәбиятыбызны саклап, яшьләргә үзебезнең тәҗрибәне тапшырасыбыз килә. Аларны Иркутски өлкәсендә яшәгән татарларның һәм шулай ук гомум татар тарихы, мәдәнияте белән тә таныштырасыбыз килә. Безнең максат - яшьләрне оештырып телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу.

- Алай да бу форумда бөтен өлкәдән күпмеләп яшь кеше булыр дип уйлыйсыз?

Яшьләр берләшмәсенең "Сәүдәгәр" ансамбле
Яшьләр берләшмәсенең "Сәүдәгәр" ансамбле
- Күпме булачагын өздереп кенә әйтә алмыйм. Безнең өлкәдә 35 меңләп татар яши һәм халык саны буенча урыслар, төп халык бурятлардан һәм украиннардан кала, өченче урында тора. Безнең өлкә бик зур. Аңа унбер Татарстан кереп утыра. Шунлыктан яшьләрне җыю авыр.

- Сезнең татар-башкорт мәдәният үзәгендә яшьләр күпме? Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

- Алар күп, җырлыйлар, бииләр, тарихны һәм телне өйрәнәләр. Ел саен Казанга форумга баралар. Бөтен концертларыбызда катнашалар. Бездә "Ангара таңнары" дип аталган мәдәният фестивале үтә. Анда фольклор төркемнәре җыйнала. Алар арасында да яшьләр бар. Шәһәрдә уза торган концертлар һәм төрле фестивальләрдә дә чыгыш ясыйлар. Елына бер-ике тапкыр башка милләтләр дә катнашкан зур концертлар була, анда да яшьләребез катнаша.

- Тел төбегездән аңлавымча, яшьләр тел дә өйрәнә икән.

- Аны якшәмбе мәктәбе дип тә, түгәрәк дип тә әйтеп була. Алар шунда җыйналып татар телен өйрәнә. Укытучыбыз татар теле белгече булмаса да, татарча әйбәт белә, ул тарих укытучысы. Бу түгәрәккә былтыр җиделәп яшь кеше йөргәндер. Түгәрәккә гомумән 15-20 кеше килә, олылар да бар. Яшьләр үзара урыс телендә аралаша, чөнки күпләрнең әнисе татар булса, әтисе рус. Шулай булса да, үз телләренә кызыксыну да бар. Авылларда да татар телен якшәмбе мәктәпләрендә укыталар. Татарча сөйләшү авыррак, әлбәттә, җырлау җиңелрәк, бию бигрәк тә җиңел.

- Бу форумга Иркутски өлкәсе хакимиятеннән дә түрәләр килгәнгә ул чара урыс телендә барачакмы?

Яшьләр берләшмәсенең футбол такымы
Яшьләр берләшмәсенең футбол такымы
- Урысча да, татарча да барачак. Менә мин үзем татар мәдәнияте турында урысча да, татарча да сөйләргә җыенам. Бу форумда төрле остаханәләр дә үтәчәк. Мин үзем татар чигүе һәм төрле үрнәкләрне күрсәтәчәкмен. Казан сөлгесен чигәргә өйрәтергә телим. Икенче бер ханым түбәтәй чигеп күрсәтәчәк. Анда да татарча һәм урысча да аңлатачакмын. Остаханәләрнең берсендә җырларга, икенчесендә биергә өйрәтәчәкләр. Шулай ук татар уеннары да күрсәтеләчәк.

- Бу чарага хакимияттән түрәләрне чакыруыгызның максаты нәрсәдә?

- Чараларыбыз үткәндә аларны гел чакырып торабыз. Бердән, күрсеннәр, икенчедән, алар безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне белеп торырга тиеш. Безгә алар бу чараларны үткәргәндә бина бирә.

- Ә гомумән, төрле мәсьәләләрне чишкәндә алар ярдәм итәме? Финанс ярдәме күрсәтәләрме?

- Финанс ягы авыррак, ә болай әйткәндә булышалар инде. Авылларга барганда транспорт бирәләр. Кулдан килгән кадәр булышалар, әмма безгә күбрәк кирәк.

- Бу форум вакытында берәр төрле карар кабул ителәчәкме?

- Бездә татар теле өйрәнүне көчәйтергә, бу мәсьәләне авылларда һәм шәһәрләрдә дә күтәрергә кирәк. Бу оешманы зурайтасыбыз, башка яшьләрне дә үзебезнең оешмага җыйныйсыбыз килә. Эшебез әйбәтрәк барсын, фикерләребез уртак булсын дип тә сөйләшәчәкбез.
XS
SM
MD
LG