Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ислам белгечләрен җыя


Форум ачылышыннан күренеш
Форум ачылышыннан күренеш

Казанда дөньяның ислам белгечләре катнашкан беренче халыкара форум башланды. Белгечләр исламның мультикультуралы дөньядагы роле турында сөйләшәчәк. Әлеге форум берничә көн дәвам итәчәк.


Дөньяда дин өлкәсендәге үзгәрешләр Татарстанда да чагылмый калмады. Бер яктан Татарстан күп кенә илләргә үрнәк булып торса, икенче яктан республикада динара мөнәсәбәтләрне ныгыту юллары да карала, динара мөнәсәбәткә һәм ислам диненә күп игътибар бирелә.

Дөнья мәйданында исә диннәр арасында каршылыклар очрый тора, күп илләрдә ислам диненә карата тискәре карашлар да хөкем сөрә. Шул исәптән, исламны кабул итүчеләр дә аеруча Европа илләрендә күбәя бара.

Татарстан, динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә үрнәк буларак, күп кенә дин белгечләрендә кызыксыну уята. Илшат Сәетов сүзләренчә, Татарстанда динара мөнәсәбәтләрнең үсешен тарихи һәм дини яктан тикшерергә мөмкин:

“Бер яктан, тарихи сәбәпләрдән татарлар башка дин вәкилләре белән торырга һәм тату торырга мәҗбүр булган. Икенче яктан, исламның нигезендә дә тату яшәү рәвеше салынган.

Иң баштан Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәребезне, аның хәлифәләрен алсак та, алар болай гына сугышка кермәгән. Сугышканда да тәкъдим белән чыкканнар: безнең дәүләткә керер өчен ислам кабул итәргә мөмкин, исламны кабул итмәсәгез салым түләгез, безнең дәүләткә керегез, без сезгә тимибез, үзегез ничек теләсәгез, шулай яшисез, теләмәсәгез инде сугышабыз, дигәннәр. Шулай хәтта сугышта да диалог булган.”

Исламның бүгенге көндә дөньяда тоткан урыны фәнни яктан Татарстанда беренче тапкыр тикшерелә. Чарада мондый тикшерүләрнең әһәмиятенә басым ясалды. Чөнки ислам дине турында дөрес булмаган мәгълүмат бүгенге көндә еш очрый.

Дингә карата тискәре карашлар да дөрес мәгълүмат бирелмәгәнлектән килә. Дингә кагылышлы мәсьәләләрне фәнни яктан тикшерүләр объективлыкка якынайта, ди Илшат Сәетов.
“Казанда исламга кагылышлы конференцияләр булып тора, әмма ислам белгечләре, исламны фәнни яктан тикшерүчеләр килгән мондый чараның булганы юк иде.

Хәзерге дөньяда төрле дин, мәдәният вәкилләре яши һәм алар ничектер бер-берсе белән диалог корырга тиешләр. Исламның да роле монда бик зур. Мөселманнар бүгенге җәмгыятькә яраклашамы, нинди тенденцияләр бара. Боларны фәнни яктан тикшерү бик мөһим. Чөнки фәннилек объективлыкка якынрак.”

Форум әле берничә көн дәвамында барачак. Биредә Русия төбәкләреннән кала, Пакстан, Малайзия, Төркия һәм дөньяның башка илләреннән килгән белгечләр чыгыш ясаячак, түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Бүгенге көндә төрле илләрдә исламның роле, ислам икътисады, исламның терроризмга карашы мәсьәләләре каралачак.
XS
SM
MD
LG