Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Белемле кешеләр мәктәптән качып бетте"


Яшь укытучылар гаиләсе - Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннар
Яшь укытучылар гаиләсе - Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннар

Түбән Камада яшәүче яшь укытучы Нәбиуллиннар гаиләсе, дәүләт мәгарифтәге аерым проблемнарны хәл итү белән шөгыльләнә, ләкин мәгариф системасы тулаем үзгәреш кичерергә тиеш, дип саный.


“Азатлык” радиосының чираттагы кунаклары – яшь укытучылар гаиләсе, Эльза һәм Искәндәр Нәбиулиннар. Эльза тумышы белән Казаннан, Дәрвишләр бистәсенең 11 татар гимназиясендә укыган, аннары КДУның татар теле һәм тарихы факультетының татар-инглиз бүлеген тәмамлаган.

Искәндәр – Арчада туып-үскән егет. Ул да югары белемне КДУда алган, экология факультетында укыган. Быел бу ике кеше бер-берсе белән танышып, өйләнеште.

Бүген Совет заманнарындагы кебек яшь белгечләрне ерак шәһәр-авылларга эшкә җибәрү гадәте булмаса да, Эльза белән Искәндәр Казандагы гөрләп торган тормышларын калдырып, Түбән Камага эшкә юнәлде. Эльза татар теле һәм әдәбиятын укыта, ә Искәндәр шундагы лицей-интернаттагы балаларның биология фәненнән белемнәрен арттыра.

Римма Бикмөхәммәтова. Эльза, син Түбән Камага китәр алдыннан Казандагы мәктәпләрдә дә эшләп өлгердең. Башкала һәм Түбән Камадагы укытуда, укучылар арасында аерма бармы?

Эльза Нәбиуллина. Казанда укыткан чагымда һәр дәресем балаларга татар телен ни өчен укыйбыз, аның нәрсәгә кирәклеген аңлату белән башлана иде. Монда андый проблем юк, әлегә “ник татар әдәбиятын укыйбыз?” яисә “татар теле кирәкми” дигәнне ишеткәнем булмады.

Ләкин Казан балалары белән чагыштырганда, Түбән Кама укучылары азрак кызыксынучан, белемгә тартылу әллә ни сизелми. Мәсәлән, Казан турында түгел, хәтта үз шәһәрләре турында бик аз беләләр.

Ул яктан Казан укучылары кызыксынучан, укуга таләпчәнрәк. Бу күренеш гади аңлатыла: шәһәрдә башлыча завод, комбинат эшчеләре яши, зыялылар аз.

Балалар белән калган вакытларын файдалы итеп уздыру, мәсәлән, бергә китаплар уку, белем арттыру кебек эшләр башкару гадәте әллә ни юк. Заводтан эштән арып кайталар, балалар белән шөгыльләнергә вакытлары калмый.

Римма Бикмөхәммәтова. Искәндәр, син бермәл Facebook`та, дәүләт кеше мәктәптән китсен өчен бар нәрсәне дә эшли, дип ачынып язып куйган идең. Нәрсәдә чагыла бу?

Искәндәр Нәбиуллин. Беренчедән, мәктәптә эш хаклары нык түбән. Гаилә башлыгы мәктәптә эшли яисә ир белән хатын икәүләшеп шунда хезмәт итә икән, бу гаилә арбасын тартуны нык авырлаштыра.

Элек, мәсәлән, укытучылар булып гел ирләр эшләгән, мөгаллимлек белән шөгыльләнгән хатын-кыз сирәк булган. Димәк, бу хезмәт югары бәяләнгән, мөгаллим ир үзен дә, гаиләсен дә яшәтә алган. Бүген ни өчен мәктәптә ир укытучылар аз дип аптырыйсы түгел, акчасыз эшкә кем килсен?!

Аннары, бик мәзәк яңгыраса да, балалар белән хәзер эшләү авыр, тыңламаучылар күп. Өченчедән, укытучылар бүген кәгазь боткасына кереп батты.

20-30 ел дәвамында язылган дәрес планын укытучы һаман күчерә дә яза, күчерә дә яза. Күз буяу өчен генә ясалган хисаплар кемгә кирәк? Балалар белән күбрәк аралашу урынына укытучы журналлар тутырып, хисаплар язып, вакытын уздырырга мәҗбүр.

Римма Бикмөхәммәтова. Безнең барлык укытучыга да ноутбук тапшырдылар. Мәгарифне модернизацияләү турында күп сөйлиләр, укыту процессында инновацион технологияләр куллану турындагы сүзләр еш ишетелә.

Телевизордан түрәләр, мәктәпләрдә интерактив такталар белән эш итәләр, дип хисап тота. Гамәлдә бу бармы? Укытучылар үзгәрешләрне ничек кабул итә һәм бу аларның эшен җиңеләйтәме?

Искәндәр Нәбиуллин. 50-60 яшьлек укутычы ноутбук белән нәрсә эшли ала? Аларның күпчелеге аның белән эшләү түгел, хәтта кабыза да белми. Барысын да яңадан өйрәнү алар өчен авыр. Ноутбук кына таратып, мәсьәлә хәл ителми.

Беренче чиратта мәктәптә яхшы белем бирелсен өчен, уку йортларында көчле кадрлар эшләргә тиеш. Яңа технологияләрне куллана белгән, заман белән бергә атлаган, заманча фикерләгән белгечләр булуы мөһим, ләкин алга карап эш иткән, югары максатлар куеп эшли белгән кешеләр барысы да мәктәптән качып бетте.

Эльза Нәбиуллина. Яхшы якка үзгәрешләр бар, мәсәлән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлар бирә башлады. Без яшь укытучыларга тәгаенләнгән грантны оттык, шуңа күрә ничек тә булса мәсьәләдән чыгу юлларын табып була.

Ләкин электрон мәгариф дигән сүз әлегә ноутбуклар таратып бирүгә генә терәлеп калды, яисә электрон журналлар тутыру белән генә чикләнә. Ә ниндидер электрон чаралар кулланып, дәрес бирү әлегә киң җәелмәгән.

Моңа кадәр укытучылар барысын да кәгазьдә язалар иде, хәзер кәгазьгә дә, электрон журналга да шуны ук теркәп утыралар. Эш икеләтә артты. Аның электрон варианты булгач, калганы нигә кирәк? Чит илдә күптән барысын да интернет аша эшлиләр. Хәер, бу күчеш чоры гынадыр дип өметләнәбез.

Римма Бикмөхәммәтова. Быел Татарстанда татар телен укыту-укытмау мәсьәләсен нык куерттылар, “урыс теле аксый” дип пикетларга чыктылар, Мәскәүгә әләк яздылар. Аның шаукымы Түбән Камада сизеләме?

Эльза Нәбиуллина. Түбән Камада халык Казандагы кебек үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә күнекмәгән. Көннәр буе эшләгәнгә күрә, аның бу турыда уйларга вакыты калмый.

Мәктәптә төрле укучылар бар, ләкин татар теленнән БРИ бирергә туры килгәнгә, татар теленә кызыксыну бар. Әлбәттә, балаларны кызыксындыру зур роль уйный. Телгә ымсындыра да белергә кирәк. Минем яныма чеп-чи урыс кызлары килеп, “татар телен өйрәнәсебез килә” дип, өстәмә дәресләргә йөри.

Римма Бикмөхәммәтова. Урыслар да, татарлар да килеште: татар телен укыту методикасы аксый. Практик укытучы буларак әйтегез әле: беренче чиратта нәрсәне үзгәртергә кирәк?

Эльза Нәбиуллина. Без бу темага көн саен диярлек сөйләшәбез. Татар дәреслекләре махсус шулай эшләнгәнме соң, аны ачуга ук балаларда туган телгә карата нәфрәт уятырлык.

Аз рәсемле, төссез, вак шрифтлы. Бер дә кулга аласы килми. Инглиз теле дәреслеге белән янәшә куеп чагыштырсаң, елыйсы килә: без берничә гасырга артта калганбыз кебек.

Искәндәр Нәбиуллин. Мин татар теле генә начар укытыла, дигән фикер белән килешмим. Инглиз телен дә бар мәктәпләрдә беренче сыйныфтан алып 11 ел дәвамында укыталар, ләкин урамда чатнатып инглизчә сөйләшүче юк, бары тик лицей-интернаттагы балалар гына инглиз телләре белән мактана ала.

Математиканы да барысы да 11 ел буена укый, ләкин даһи математикларыбыз кая? Бу бер татар теленә генә терәлеп калган мәсьәлә түгел, гомум мәгариф проблемасы ул, ә бездә татар телен гаепле итеп калдырырга тырышалар.

Эльза Нәбиуллина. Һичшиксез, тел өйрәнү методикасын үзгәртергә кирәк, сөйләм теленә басым ясау мөһим. Татарча гап-гади җөмлә төзи алмаган урыс баласына ник кагыйдә укытырга кирәк?

Диктант-изложениеләр яздыртып утыру урынсыз, хәтта татар балаларына да. Безнең беребезнең дә “бу кушымчаны кулланыймчы, кая әле катлаулы җөмлә төзим әле” дип уйлап утырганы юк. Сөйләшкәндә ул автоматик рәвештә килеп чыга. Урыс теленнән дә кагыйдәне хәтерләмибез. Сөйләм телен белмичә, кагыйдәгә кереп чуму – ялгышлык.

Татар теленә гомуми темалар аша өйрәтеп була, “Сара кибеттән су алып кайта”, “Булат печән чаба, үрдәкләр ашата” дип түгел, мәсәлән, компьютерда татар телендә аралашу яисә футбол карау, уен барганын татарча тасвирлау, дөнья буйлап сәяхәт итү, чит илләрдә яшәгән татарлар белән аралашу, алар белән скайп аша элемтәгә керү – темалар шул кадәр күп! Барысын да бүгенге тормыштан алырга кирәк.

Урыс балалары өчен күптән түгел дәреслек чыгарганнар. Мактадылар, ләкин анда татарлар да көндәлек тормышта кулланмаган сүзләр күп, мәсәлән, сәбәп, әхлак, инкыйлаб кебек сүзләр татарлар өчен дә катлаулы.

Римма Бикмөхәммәтова. Телгә ымсындыру кирәк дидең, бу очракта укытучының роле зур. Ничек уйлыйсың, татар укытучылары кимсетелгән хәлдә түгелме? Мәсәлән, мин бүгенгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чит илгә стажировкага яисә хөкүмәт делегацияләре белән бергә зур чараларга барганын ишеткәнем юк.

Эльза Нәбиуллина. Казанда татар теле укытучыларына түбәнсетеп карау бар, бу еллар буена формалашкан мөнәсәбәт. Ә Түбән Камада мин аны сизмим. Күп нәрсә укытучының үзеннән дә тора.

Грантлар уйнатыла бит, ләкин татар укытучылары, гадәттә, андый эштән читтә кала. Чит илләрдә педагогиканы өйрәнеп кайту, чит тел өйрәтү методикасын белән танышу безгә файдалы булыр иде.

Әлбәттә, укытучының тормыш белән бергә атлап, алга карап эш итүе мөһим, чөнки ул балалардан күбрәк белергә тиеш. Ләкин ул шул кадәр тормыш белән басылган, аның үсеш турында уйларга вакыты да юк.

Римма Бикмөхәммәтова. Мәктәп темасыннан бераз тайпылыйк әле, Түбән Камада татар тормышы нинди дәрәҗәдә?

Искәндәр Нәбиуллин. Татарча сөйләшүчеләр күп, чөнки күпчелеге – авылдан килгән кешеләр. Казаннан аермалы, автобуста барганда тукталышларны башта татарча игълан итәләр, аннары урысча.

Урам исемнәре, элмә такталардагы мәгълүмат башта туган телебездә язылган. Мәсәлән, Түбән Камада автомойкалар, суши-барларның исемнәре татарча. Мәктәпләрдә дә укучылар һәм мөгаллимнәр үзара күбрәк татарча аралаша.
XS
SM
MD
LG