Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (52)


Большевиклар комитеты вәкилләре Вакытлы хөкүмәт әгъзаларына ультиматум кәгазе тапшыра, 1917 ел
Большевиклар комитеты вәкилләре Вакытлы хөкүмәт әгъзаларына ультиматум кәгазе тапшыра, 1917 ел
Хакимият большевикларга күчә

Керенский җитәкләгән хөкүмәт, генерал Корнилов фетнәсеннән котылдык дигәндә генә, аңа кызыллар (большевиклар) яный башлый. Русиянең һәр төбәгендә чуалышлар башлана. Казан губернасында гына да июль-август айларында 341 авылда чуалыш булып ала.

Уфада Милли Мәҗлес ачылганга ике атна кала, 30 октябрь (13 ноябрь) – 3 (16) ноябрьдә Казан Хәрби округы мөселман гаскәриләре җыелыш уздыра. 38 977 солдат һәм офицерның (39 хәрби бүлек) вәкиле буларак җыелышта 65 кеше катнаша. Делегатлардан сигезе меньшевик, унтугызы –эсер, икесе – нинди фиркагә караганлыгы билгесез социалист, калганнары – милләтчеләр яки тарафсызлар була.

Делегатлар арасында фикри бердәмлек күзәтелми, ул гына да түгел, алар хезмәт иткән берләшмәләр төп сәяси карашларны тулысынча чагылдырганнар дип тә әйтү мөмкин түгел. Казан хәрби округы башлыгы итеп билгеләнгән прапорщик Н.Ершов Казан солдат, эшче һәм игенче (крестьян) вәкилләре Советы исеменнән җыелыштагыларны котлап телеграмма суга. Анда ул һәркемнең тигез хокуклы булачагы турында вәгъдәләр бирә.

Мөселман Хәрби Шурасының 35 әгъзадан торырга тиешлеге турында карарлар кабул ителә. Болар арасында бераздан большевиклар сафына басачак Камил Якубов белән Якуб Чанышев та була. Большевиклар да тик тормый. 22-23 сентябрьдә (6-7 октябрь) Казанда аларның губерна конференциясе уза. 5-8 (18-20) октябрьдә шәһәрдә эшчеләр забастовкалары оештырылып, аларга 40-50 мең чамасы кеше катнаша. Ул арада, киләчәктә мөһим роль уйнаячак РСДРП (б)ның Казан губерна комитеты да оеша, аңа Я.Шейнкман, Н.Ершов, Г.Олькеницкий, К.Грасис, И.Волков, А.Бочков керә. Комитетта бер татар да булмавын ике төрле аңлатып була. Беренчесе: рус һәм яһудиләрдән гыйбарәт бу комитет мөселманнардан да бер кешене алу һичбер сәяси файда китермәс дигән фаразда булгандыр. Икенчесе: татарлар арасында социалистлар булмау сәбәпле комитетта эшләячәк кеше табылмый.

24 октябрьдә (7 ноябрь) Казанга якын-тирә хәрби лагерьлардан дүрт батальон керә. Солдатлар тоткан ак байракларда “Бетсен сугыш!” дигән язулар була. Казан хәрби округы командалыгы вәзгыятьнең җитди төс алуын күреп, солдатларны коралсызландыру турында карарнамә чыгара. Әмерне үтәү өчен батальоннарга юнкерлар һәм казаклар җибәрелә. Солдатлар коралларын тапшырмагач, юнкерлар аларга ата башлый, бәрелеш булып ала. Төнлә шәһәрдә мылтык аткан тавышлар ишетелә. Нәтиҗәдә байтак кеше үлә яки яралана, биналар зарар күрә. Шул ук көнне Петроградтан большевистик революция хакында хәбәр килеп ирешә. Хакимият Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советына күчә. Хәбәр алынгач та, Казанның РСДРП(б) комитеты бөтен хакимиятне Казан Советына тапшыру турында карар кабул итә. Бу вакыйгаларга карамастан, Казанда чын-чынлап большевиклар хакимлеге урнашканчы әле шактый вакыт кирәк була. Икенче яктан, Милләт Мәҗлесен Уфада җыю карары бик дөрес булып чыга.

Казандагы татар оешмаларының Петроградта инкыйлаб булды дип артык исләре китми. Хәрби Шура әгъзалары татарлар өчен милли символ мәгънәсен йөрткән Сөембикә манарасы очыннан рус хакимиятен сынландыручы ике башлы бөркетне төшереп, бераздан соң аңа ярымай беркетеп куялар. Мөселман халкы бу хәлгә бик сөенә, рус даирәләре протест белдерүләренә карамастан бу тарихи гамәлләрне туктата алмыйлар. Большевиклар хакимиятне ныклап үзләштергәч, ярымай урынына йолдыз куялар, ләкин 1991 нчы елда яңа демократик шартлар эчендә манарага кабат ай күтәрелә (1552 елдан соң 439 ел үткәч). Бу юлы ярымай манара башында озак вакытлар торачак дип өметләнергә нигез дә юк түгел.

Фуат Туктаров
Фуат Туктаров
1917 елның 6(19) ноябрендә, Казандагы соңгы сәяси үзгәрешләрне тикшерү һәм мөселманнарның бу шартларда нинди карашта торулары кирәклеген белү өчен, төрле мөселман оешмаларының уртак җыелышы уздырыла.

Милләтчелек идеологы саналган Габдулла Баттал үз чыгышында “азатлыкны бары тик Учредительное Собраниене мөмкин кадәр тизрәк ачу аркылы яулап була” дип әйтә. Фуат Туктаров (шулай ук милләтче лидерларның берсе) җыелган халыкны Советлардан килгән куркыныч турында кисәтә, сулларның вәкиле Шаһид Әхмәдиев исә, киресенчә, хакимиятне Советларга бирергә кирәк ди.

12(25) ноябрьдә Казанда тагын да зуррак мөселман җыены оештырыла. Аңа Хәрби Шура, губерна Милли Шурасы, Дин эшләре оешмасы, Мөселман социалистлары комитеты, Эшче солдат һәм крестьян депутатлары Советының эшчеләр фракциясе, Казан хәрби комитеты мөселман бүлеге, Үзәк һәм губерна мөселман мөгаллимнәре оешмасы һ.б. оешмаларның вәкилләре катнаша.

Җыелышның рәисе итеп Ильяс Алкин, аның урынбасары итеп Шаһид Әхмәдиев сайлана. Алкин Русиядә куәтле хакимият юклыгын әйтеп, Украина Радасы юлыннан барырга ягъни бәйсез рәвештә хәрәкәт итәргә чакыра. В.Таначев Петроградның Эшче, солдат һәм крәстиян Советын тәнкыйть итеп чыга.

Нәҗип Хәлфин үз чиратында мөстәкыйль төрк-татар хөкүмәте кирәк дип чыгыш ясый. Камил Якубов Советлар, ягъни большевиклар тигез хокуклылык бирәчәкләр дип халыкны ышандырырга тырыша. Фикер алышулар бик кызу үтә. Ниһаять, 13(26) ноябрьдә Н.Хәлфин тәкъдиме кабул ителә.

Төрк-татар федерациясен төзү мәсьәләсе Уфада тупланачак “Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе” карамагына тапшырыла. Шулай итеп, Милләт Мәҗлесе мәдәни автономия белән генә түгел, бәлки территориаль автономия мәсьәләсе белән дә шөгыльләнергә тиеш дип табыла.

Шул ук көннәрдә (4(17)-12(25) ноябрьдә) Мәскәүдә “Мөселман коммунистлары съезды” уза. Солтангалиев, Фирдәвес кебек большевиклар (соңыннан алар милләтчелектә гаепләнәчәкләр) мөселман коммунистлары партиясен төзү тәкъдиме белән чыга.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG