Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Тукайга һәйкәл урнаштырылды


Тукай һәйкәле. Чаллы, 2011
Тукай һәйкәле. Чаллы, 2011

Чаллыда Тукай һәйкәле урнаштырылды. 19 ноябрь көнне һәйкәл ачу тантанасы Татарстан президенты катнашында узачак, дигән сүзләр булса да, Чаллыга килгән Рөстәм Миңнеханов һәйкәл янына килмәде, тантанасы да булмады.


Бу көнне президент Миңнеханов Чаллыда КамАЗ ширкәтенә килеп, анда кечкенә электр станцияләре төзү барышы белән танышты. Аннан соң ул Шамил Усманов урамында көзге ярминкәне карап чыкты.

Шушы чаралардан соң Миңнеханов Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шәһәр активы белән очрашты. Үзенең чыгышында президент: "Быел эчке җитештерүдә 1,2 триллион сум белән чыксак, 2016 елга аны икеләтә күтәрергә тиешбез, бу юнәлештә Чаллы һәм Түбән Камага өмет баглыйбыз", диде.
Гали Акыш мәктәбеннән килүчеләр
Гали Акыш мәктәбеннән килүчеләр
Моннан кала, "Без моңарчы авыл хуҗалыгы холдинглары төзү белән шөгыльләндек. Авыл хуҗалыгы тауарларының 50%ы шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Хәзер аларга игътибар булачак", дип вәгъдә итте ул.

Президентның тагын менә бу сүзләре игътибарга лаек: “Оптимальләштерү белән хата ясадык. Авылда фельдшер да, бер генә бала булса да, мәктәп тә булырга тиеш”, диде Миңнеханов.

Шушы сөйләшү барган бер вакытта, 18 ноябрьдә Чаллыда урнаштырылган Тукай һәйкәле яныннан халык өзелмәде. Яше-карты республика президентның һәйкәлне ачуга килүен көтте. Хәтта, Гали Акыш исемендәге лицей укучылары Тукайга дип чәчәкләр алып килгәннәр, һәйкәл буш тормасын дип, чәчәк салганнар иде.
Әнүрбик Гобәйдуллин “Кисекбаш” кырында
Әнүрбик Гобәйдуллин “Кисекбаш” кырында
Тукайның таш сыны әлегә Чаллы халкында күп төрле фикерләр тудырды. Кемгәдер композиция тулаем ошамый, кемдәдер һәйкәлнең сулъяк нигезендәге Кисекбаш сурәте ризасызлык уята.

Чаллыда яшәүче Әнурбик Гобәйдуллин: “Иң мөһиме - һәйкәле булсын, алга таба күз күрер”, дигән фикердә тора. Һәйкәл ачылу тантанасы 22 ноябрь көнне, Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узар дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG