Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (54)


Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Милли мохтарият һәйәтен сайлау

Милли мохтарият һәйәтен сайлау тәртибен халыкка җиткергәннән соң, төрле сәяси төркемнәр актив эшкә керешкән булса кирәк. Мәсәлән, Уфаның 1 сайлау исемлегендә булган кешеләр “Алданмагыз мөселман вә мөслимә кардәшләр!” исемле белдерүләр таратып, сайлаучыларга Милләт Мәҗлесенә сайланган тәкъдирдә түбәндәге мәсьәләләрне кузгатачакларын вәгъдә итә:
  1. Эчке Русия вә Себер мөселманнары өчен хәзердән үк милли-мәдәни автономияне киңкүләмдә тормышка ашыру, төрк-татар илләре белән федерация төзергә тырышу.
  2. Мөселманнарның таркалуына юл куймастан, аларны көчле милләт итеп оештыру өчен, Учредительное Собраниедә “мөселман фракциясе” оештыру.
  3. Мөселманнарның һәртөрле хокукларын башка милләтләрнеке белән бертигез итүне таләп итү.
  4. Җирсез мөселманнарга бушлай җир бирү.
  5. Эшчеләргә 8 сәгатьлек эш көне һәм дәүләт бюджетыннан иминият таләп итү.
  6. Регуляр хәрби хезмәтне бетерүгә ирешү.
1 санлы исемлектә түбәндәге намзәтләр күрсәтелгән:
  1. Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (могътәбәр җәмәгать хадиме)
  2. Нәҗип Хәлфин (хокукчы)
  3. Ибне Әмин Әбүссогуд улы Әхтәмов (хокукчы)
  4. Әхмәд бәк Салихов (хокукчы, Мәркәзи Шура рәисе)
  5. Фәйзелгаян Килмәтов (могътәбәр җәмәгать хадиме)
  6. Солтанбәк Мәмлиев (хокукчы)
  7. Гаяз Исхакый (төрк-татар әдәбиятының атасы)
  8. Габделислам Еникеев ( югары белемле- университет)
  9. Җиһангир Абызгилдин (губерна ахуны, "Госмания" мәдрәсәсе мөдәррисе, рус телен яхшы белә)
  10. Габделвахит Аллагулов (башкорт, университет бетергән)
  11. Гариф Фәйзи (русча һәм мөселманча урта белем иясе, җәмәгать хадиме)
  12. Фәрид Албиев (башкорт, җәмәгать хадиме).
Исемлектән күренгәнчә, 12 намзәтнең алтысы югары белемгә ия һәм дүртесе хокук белгече була. Бу факт үзе үк игътибарны җәлеп итә. Ул елларда татар-башкорт арасында университет тәмамлаганнарның саны аз булуын исәпкә алсак, кандидатларның яртысының югары белемлелеге шактый ук кызыклы.

Исемлектә беренче булып күрсәтелгән Гомәр Терегулов шәхесе аеруча дикъкатькә лаек. Ул яшь вакытта танылган социал-демократ Хөсәен Ямашев белән якын мөнәсәбәттә тора, тарихи материализмны үзләштерә, Уфа земствосында мөселманнарны укыту бүлеге мөдире булып эшли, соңыннан демократ милләтчеләр сафына баса һәм, Февраль инкыйлабыннан соң, Уфаның Милли шурасы рәисе итеп сайлана. Үзе морзалар нәселеннән.

Милли Мохтарият һәйәте игьлан иткән сайлау кагыйдәләренә муафыйк рәвештә Уфаның 1нче сайлау исемлегендә танылган сулчы Әхмәд Салихов белән Гаяз Исхакыйның кандидат итеп күрсәтелүе бу исемлекнең әһәмиятен гаять арттырган, билгеле.

Садри Максуди
Садри Максуди
Тагын бер күзәтү: исемлектәге ике кешенең “башкорт” дип күрсәтелүе “башкортчылык” хәрәкәтенә булган реакциянең бер билгесе булып, Милләт Мәҗлесенең бөтен төрк-татарларның югары органы икәнлеген ассызыклый.

Милли мохтарият һәйәте рәисе Садри Максуди урта юл тота, саклык белән эш итә, туфраклы (территориаль) автономия яки бәйсезлек хакында сүз ычкындырмый. “Мохтарият” журналында (Милли мохтарият һәйәтенең рәсми басма органы) дөнья күргән “Милли-мәдәни мохтарият нәрсә” исемле мәкаләсендә ул бу позициясен болай аңлата:

Бер милләт нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөстәкыйль дәүләт төзи алмаса, аның өчен иң кулай юл (милли-мәдәни) автономия. Аның кысаларында ул бөтен милли эшләрне үз кулына ала, чит халыкларны аңа катнаштырмый. Үзләрен саклап калу өчен милләтләр иң элек диннәрен, телләрен һәм милли гадәтләрен сакларга тиеш.

Ул көннәрдә бик зәгыйфь, көчсез кебек күренгән бу таләпләр тормышка ашырылган тәкъдирдә Русия федерациясендә һәм элекке совет җөмһүриятләрендә миллионнарча кеше милли асылларын югалтмаган булыр иде.

Милләт Мәҗлесенә сайлаулар яхшы ук уңышлы уза. Уфа губернасында берсе милләтчеләрнеке, икенчесе мөселман социалистларныкы - ике сайлау исемлеге төзелә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG