Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гаделләр”гә дә сайлауда гаделлек җитмәгән


"Гадел Русия"нең Татарстан түрәләре
"Гадел Русия"нең Татарстан түрәләре

Татарстан эсерлары бу сайлауда бер депутат уздыра алмаса да, сайлау нәтиҗәләреннән канәгать булуларын белдерә. Бүген “Гадел Русия” фиркасе Казанның “Сәфәр” кунакханәсендә 4 декабрьдәге сайлау нәтиҗәләрен яңгыратты.


“Гадел Русия”нең Татарстан бүлеге рәисе Фәрит Фәрисов сүзләренә караганда, Башкортстан белән Татарстанда, бергә кушып исәпләгәндә, “Гадел Русия” фиркасенә тавыш бирүчеләр саны бер миллионга якын булган.

Фәрит Фәрисов
Фәрит Фәрисов
"Сайлау алдыннан безгә, Дәүләт Думасына үтә алмассыз дип әйтсәләр дә, без үз максатыбызга ирештек. Дөресен генә әйткәндә, әлеге ике республикада моның кадәр тавыш алырбыз дип уйламаган идек", дип дәвам итте ул.

Фәрисов биш еллык партия өчен Русия буйлап 20%ка якын тавыш җыюны зур уңыш дип бәяли. "Моннан ары без Думада үз хокукларыбызны 64 депутатыбыз белән яклый алачакбыз", ди ул.

“Гадел Русия”дән Татарстан вәкиле юк

Шуны да әйтергә кирәк, “Гадел Русия” партиясе Татарстаннан бер депутатны да Думага уздыра алмаган. "Сайлау тавышларын санау – катлаулы система, әмма шуны әйтә алам: бер мандат өчен 75 мең 600 тавыш кирәк иде, ә Татарстандагы кандидатыбыз Марат Җиһаншин 4 мең тавыш җитмәү аркасында депутат була алмады", диде Фәрисов.

Татарстандагы сайлауларда гаделсезлекләр күзәтелсә дә, Башкортстандагы хәлләрне әйтеп тә торасы юк: анда феодаль сайлау булды, дип белдерде ул.

Уңышсызлыкта коммунистлар гаеплеме?

Фәрисов бу гаделсезлекләргә юл куюда Коммунистлар партиясен гаепләде. "Без бик күп сайлау комиссияләренә үз күзәтүчеләребезне куеп, гаделсезлекләрне булдырмый калдырырга тырышсак та, Коммунистлар партиясе бармакка бармак та сукмады.

Алар сүздә генә оппозиция фиркасе булып санала, чынбарлыкта системалы оппозиция партиясе – “Гадел Русия” ул", дип белдерде Фәрит әфәнде.

Әйтик, Салават сайлау бүлгесендәге бәйсез чыганакларга караганда, “Гадел Русия” – 26%, “Бердәм Русия” фиркасе – 27%, Коммунистлар 38% тавыш алган иде, ди ул.

Казан буенча "гаделләр" 12% тавыш җыйган. Ә Татарстан буенча тавышлар 5,3% булган. Бу күрсәткеч эсерлар өчен канәгатьләнерлек булмаса да, башкалардан 10%тан артык тавыш җыю көтелмәгән нәтиҗә булган. Әлеге күрсәткеч – халыкның “Гадел Русия”не яклавының бер чагылышы, ди алар.

“Авыл-районнарга да күзәтүчеләр кирәк иде”

Партиянең Казандагы бүлегенең аппарат җитәкчесе Азат Ислаев, фирканең уңышсызлыгын үзләрен оппозиция фиркасе дип атаучы коммунистларның сайлау урыннарында тиешенчә эшләмәвенә һәм “Гадел Русия”нең барлык авыл-районнардагы сайлау урыннарына күзәтүчеләр җибәрә алмауларына бәйләп аңлата.

"Беренче чиратта сайлауга килүче сайлаучылардан канәгать калдык. Күпме сайлаучыларыбыз булуын күрдек. Без 25% тавыш алуны көткән идек. Бер караганда шулай булды да ул. Ләкин бу тавышларны саклый алмадык. Ул бездән торды. Кызганыч, ЛДПР да, КПРФ та тавышларны саклау өстендә эшләмәде.

Сайлауда гаделсезлекләр булды. Тиздән без мәхкәмәләргә, прокуратураларга мөрәҗәгать итә башлаячакбыз. Бу нәтиҗәне тулысынча үзгәртмәс анысы, әмма кайбер сайлау урыны нәтиҗәләрен үзгәртә ала", ди ул.

Азат Ислаев
Азат Ислаев
Ислаев сүзләренчә, "Гадел Русия" фиркасенең күзәтүчеләре күбрәк Казанда эшләгән.

"Бары җиде районга гына күзәтүче җибәрә алдык. Ул районнарда да 3-4 комиссиядә генә күзәтүчеләр эшләде. Әлеге комиссияләрдә безнең нәтиҗәләр 20%тан артык. Сайлауларда башка партия җиңсә дә, без беренче чиратта үзебез җиңә алмадык дип нәтиҗә чыгарабыз", ди партиянең Казандагы бүлеге аппарат җитәкчесе Азат Ислаев.

"Гадел Русия" 10 декабрь көнне Мәскәүдә корылтай уздырачак. Эсерлар әлеге корылтайда 4 мартта узачак президент сайлавына үз кандидатларын билгеләячәк.
XS
SM
MD
LG