Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл Израил министры белән бер табынга утырмады


Абдулла Гүл Дөнья сәясәте конференциясендә чыгыш ясый
Абдулла Гүл Дөнья сәясәте конференциясендә чыгыш ясый

Төркия президенты Абдулла Гүл Израил саклану министры Эһуд Барак белән бер өстәл артына утырудан һәм бергә фотога төшүдән баш тартты.


Давос очрашуларында башланган, көймә җәнҗалы белән дәвам иткән Төркия-Израил каршылыгы бу атна ахырында Австриядә дә күзәтелде.

9-11 декабрьдә Австрия башкаласы Венада IV Дөнья сәясәте конференциясе (World Policy Conference) узды. Анда дөньякүләм танылган сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр чакырыла. Төрек делегатлары өйлә ашында катнашучыларның исемлеген алдан ук сорауларына карамастан, чарага Израил вәкилләренең дә чакырулы булуы соңыннан гына ачыкланган.

Абдулла Гүл әлеге исемлектә Израил саклану министры Эһуд Баракның исемен күргәч, конференция кысаларында уздырылган өйлә ашына катнашудан баш тартты. Аның урынына Гүл Венаның төрек бистәсенә барып, мәчетләрнең берсендә җомга намазын укыды.

Дөнья сәясәте конференциясе кысаларында шулай ук барлык делегатлар белән бергә күмәк фотога төшү дә каралган иде. Израил министры Баракның катнашуы сәбәпле, Гүл аннан да баш тартты.

Эһуд Барак һәм Израилнең башка делегатлары төрек президентына каршылык белдереп, аның конференция ачылышында ясаган чыгышы вакытында залдан чыгып киттеләр.

Төркия һәм Израилнең дипломатик бәйләнешләре хәзерге вакытта шактый катлаулы. Моның сәбәпләренең берсе “Зәңгәр мәрмәр” көймәсе вакыйгалары. 2010 елның маенда һуманитар йөк төялгән әлеге көймә Төркиядән Газзәгә юл тоткан иде. Израил гаскәрләре көймәне басып алды, нәтиҗәдә тугыз төрек ватандашы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG