Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (55)


Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Милләт Мәҗлесенә сайланган депутатлар һәм Мәҗлес ачылыр алдыннан кылынган гамәлләр

Беренче исемлектә әл-Кәмали, Хурамшин, әл-Кадыйри, Урманов кебек дин галимнәре белән Әхтәмов һәм Җантурин кебек күренекле хокукчылар һәм танылган журналист Фатих Кәрими кебек исемнәр дикъкатьне җәлеп итә. Икенче исемлектә исә “башкортчылык” хәрәкәте җитәкчесе һәм соңыннан Милләт Мәҗлесе белән уртак тел таба алмыйча аның көндәше булган Зәки Вәлиди белән күренекле эсер, язучы һәм журналист Галимҗан Ибраһимов, соңыннан большевиклар ягына күчкән, хәтта Милләт Мәҗлесен куып таратуда роль уйнаган язучы Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәлах Атнагулов һәм Газыйм Касыймовлар белән бергә мәшһүр дин галиме, совет чорында мөфти булачак Ризаэддин бине Фәхреддин игътибарга лаек.

Сайлауны тикшерү комиссиясе рәислегенә Гыйлемдар Баимбәтов сайлана. Комиссия сайлаулар вакытында кайбер тәртипсезлекләр һәм чуалчыклыклар чыгу сәбәбеннән төзелә. Бу хакта кабул ителгән карарның дөреслеге бераздан соң раслана. Эчке Русия вә Себер мөселманнарының Беренче Милләт Мәҗлесенә килгән әгъзалар бер чыганакта 83 дип күрсәтелә. Башка бер чыганакта депутатларның саны 94 дип языла. “Мохтарият” журналында теркәлгән җиде депутатның исемнәре “Вәкилләр көзгесе” исемле әсәрдә телгә алынмый. Башка исемлектә күрсәтелгән 94 депутат арасында исә Һади Максуди белән Зәки Вәлиди кебек 19 кешенең исемнәре юк.

Төрле чыганаклардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Милләт Мәҗлесенә барлыгы 120 чамасы депутат сайланган. Алар төбәк, сәяси, социаль һәм белемлелек дәрәҗәсе җәһәтләреннән төрле-төрле: Русиянең сәяси тормышында кайнап тәҗрибә туплаган II һәм III Дәүләт Думалары әгъзасы (депутаты) Садри Максуди, шулай ук, кыска вакыт кына булса да, сайлау һәм сайлану тәҗрибәсен туплаган I Дума депутаты, күренекле дин әһеле башкорт Җамаледдин Хурамшин, Мәскәү университетының физика-математика факультетын бетереп чыккан земство эшлеклесе Сәлимгәрәй Җантурин (I Дума депутаты), дин әһеле һәм тарихчы Һади Атласи (II Дума депутаты), адвокат Ибне Әмин Әхтәмов (IV Дума депутаты), галим Закир Кадыйри, дин әһелләре Зыяэддин Камали, Салихҗан Урманов, журналистлар һәм язучылар Гаяз Исхакый һәм Һади Максуди, мәгариф эшлеклесе Габдулла Бубый, сул партияләрнең вәкилләре - эсер язучы Галимҗан Ибраһимов, Газыйм Касыймов, Фатих Сәйфи-Казанлы, хәрби табиб Фатих Мөхәммәдьяров, Мөселман Хәрби Шурасы рәисе Ильяс Алкин, Уфа Мөселман Шурасы әгъзасы, баштарак социал-демократ, соңыннан милләтче, аксөяк Гомәр Терегулов, төрле дәрәҗәдәге 15 мөселман гаскәрие.

Милләт Мәҗлесе ачылу алдындагы гамәлләр

1917 елның 28 августында (10сентябрь) Уфага килү белән Милләт Мәҗлесе һәм аның карамагындагы өч нәзарәт (министрлык) кичекмәстән эшкә керешәләр. Әлбәттә, ул көннәрдәге гамәлләрнең иң мөһиме Милләт Мәҗлесенә сайлау тәртибен билгеләгән кагыйдәләрне халыкка җиткерү була. Моннан тыш дин эшләре, мәгариф һәм финанс министрлыклары да алларында торган бурычларны үтәүгә кимчелек китермәскә тырышып эшли башлый. Мәсәлән, диния нәзарәте (бүлеге) мәктәп-мәдрәсәләрдә реформа ясау юнәлешендә түбәндәге карар кабул итә:
  1. Алты еллык башлангыч мәктәпләрдә Казан үзәк бюросы нәшер иткән мәктәп программасын куллану.
  2. Җиде еллык мәдрәсәләрдә уку-укыту процессын Мәхкәмәи Шәргыя (диния нәзарәте) әзерләгән программаларны мөмкин кадәр күздә тотып алып бару.
Дин эшләре нәзарәте (бүлеге) бу карарларны чыгарганда 15 (28) июльдә узган голәма һәм мөдәррисләрнең киңәшчесе кабул иткән карарларны нигез итеп ала.

Диния нәзарәте шулай ук Вакытлы хөкүмәт 1917 елның 14 (27) июлендә дини ирек турында чыгарган карарга нигезләнеп, көчләп чукындырылган мөселманнарның (“керәшеннәрнең”) теләгән тәкъдирдә ислам диненә кайта алуларына игътибар юнәлтеп, бу гамәлләрнең ысулларын аңлатып бирә. Моннан тыш, никахлашу, талак (аерылышу) һәм мирас бүлү мәсьәләләре диния нәзарәте карамагында булачагын белдерә.

Тәгаддеде зәүҗат, ягъни берничә хатынга өйләнү мәсьәләсен дә, әлбәттә, диния нәзарәте күз уңыннан ычкындырмый. Икенче хатынга өйләнү өчен, мөхтәсибләрдән рәсми рөхсәт алынырга тиешлеге хакындагы карарга мөфти Галимҗан Баруди, казыйлар Хәсәнгата Габәши, Салихҗан Урманов, Гомәр әл-Караши, Кәшшаф Тәрҗемани, Габдулла Сөләймани һәм Мөхлисә Бубый кул куялар.

Диния нәзарәте, гомумән, хатын-кыз хокукларын яклау эшен үзенең иң мөһим бурычларыннан берсе итеп күрә. Сугышта ирләре һәлак булган яки югалган хатыннарның никах укытмыйча гына башка ирләр белән мөнәсәбәткә керү очракларының ешаюы, әлбәттә, нәзарәтне борчымый калмый. Мондый хатыннарның башка иргә чыгу шартлары Галимҗан Баруди имзасы белән чыккан махсус белдерүдә аңлатыла. Нәзарәт хатын-кызларны иҗтимагый тормышка җәлеп итүнең никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтеп, “Мохтарият” журналында бу хакта мәкалә бастыра.

Патша хакимияте чорында Русия мөселманнарының мәнфәгатьләрен рәсми рәвештә бары тик Рухани идарә (Мәхкәмәи Шәргыя) генә чагылдыра һәм, әлбәттә, аның яңа шартларда (башка исем йөртүенә карамастан) халыкка мөрәҗәгать итүе нәтиҗәле була. Милли Идарә яисә Хәрби Шура бастырып чыгарган мөһим белдерүләр астында башкаларның арасында мөфти имзасы да булуы моның ачык бер күрсәткече.

Корнилов фетнәсеннән соң Милли Идарә тарафыннан чыгарылган, мөселманнарны сак булырга чакырган кисәтүле белдерүгә мөфти Галимҗан Баруди, мәгариф нәзарәте әгъзасы Һади Максуди һәм финанс нәзарәте рәисе Шәйхулла Алкин имза куя. 1917 елның 25 сентябрендә (8 октябрь) игълан ителгән документта исә (анда 4(17) октябрьнең “Мөселман гаскәрләре көне” итеп билгеләнүе һәм гаскәргә акчалата ярдәмнең Казанга, Хәрби Шурага җибәрелергә тиешлеге белдерелгән) Баруди, Габәши һәм Тәрҗеманиләрнең имзалары бар.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG