Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәтнең сайлауларга үз карашы


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев, 4 декабрьдә үткән Дума сайлаулары нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү максатыннан шимбә көнне үткән урам җыены кирәк иде, дип саный. Шулай да ТИҮ бу митингка үзе катнашмаган.


"Русиядә гадел сайлаулар уздыру җәмәгатьчелек вазифасына керми, моны сайлау комиссияләре башкарырга тиеш. Сайлау комиссияләренең бәйсез булуы белән беррәттән, дәүләтнең дә сайлаулар өчен хакимият ресурсыннан файдаланмавы кирәк", дип белдерә "Азатлык" студиясе кунагы Фәрит Зәкиев.

Фәрит әфәнде, Татар иҗтимагый үзәге вәкиле буларак, сез әлеге митингка карата нинди фикердә торасыз?

– Бу митинг кирәк иде. Чөнки Татарстандагы сайлау нәтиҗәләре бик зур шикләр тудыра. Мин үзем дә Казанның Авиатөзелеш районы территориаль комиссиясе әгъзасы буларак әлеге сайлауда катнашканнарның берсе.

Үзегез катнашкан сайлау комиссиясендә канун бозулар булмадымы?

– Күзәтүчеләр утырган урын сайлау әрҗәләреннән ерак урнаштырылган иде. Бу күп җирдә шулай булган. Канунга карасак, сайлау әрҗәсе бик әйбәт күренеп торырга тиеш.

Сез катнашкан сайлау бүлегендә фиркаләрнең тавыш алу дәрәҗәсе нинди күләмдә булды?

– Авиатөзелеш районы буенча “Бердәм Русия” – 57%, Коммунистлар партиясе 24% тавыш алды.

Сайлау нәтиҗәләреннән канәгать калмавыгызны әйттегез, шимбә көнне булган ризасызлык чарасында Татар иҗтимагый үзәге вәкиле буларак катнаштыгызмы?

– Юк, үзәк вәкиле буларак катнашмадым.

Ни өчен катнашырга уйламадыгыз әллә берәр сәбәпләре булдымы?

– Бу митинг баштан ук шикле иде. Башта була диделәр, аннан булмый диделәр. Аннан сәгать өчтә, бераздан сәгать бердә була дип әйттеләр. Башны бутап бетерделәр. Аннан соң ул вакытта безнең үз позициябез дә юк иде әле.

Әйе, гомумән алганда, без сайлау нәтиҗәләреннән канәгать түгел, әмма бер сайлау урынында күңелне күтәрә торган нәтиҗәләр дә булды: Мәскәү районындагы 65 мәктәптәге 158 сайлау урыны ул. Андагы сайлау комиссиясендә “Азатлык” татар яшьләре оешмасы рәисе Наил Нәбиуллин әгъза буларак катнашкан иде.

Анда гадел нәтиҗәләргә дә ирешелгән дип уйлыйм. Мәсәлән, “Бердәм Русия” фиркасе – 33%, КПРФ 26% тавыш алган. Минемчә, Татарстандагы сайлаучыларның 78%ының “Бердәм Русия”гә тавыш бирүе гадел нәтиҗә түгел.

Сайлаулардагы гаделсезлеккә каршы җәмәгатьчелек ничек көрәшергә тиеш, сезнеңчә?

– Гадел сайлауларны үткәрү безнең җәмәгатьчелек вазифасы түгел ул.

Ә кемнең вазифасы?

– Бу вазыйфа беренче чиратта сайлау комиссияләренеке һәм, икенчедән, хакимиятнең вазифасына керә. Административ ресурсның тыкшынуы булмаса, өстән кушулар булмаса, бернинди митинг та, бернинди проблем да булмас иде.

Менә Вологда губернаторы Позгалев, мин намуслы сайлаулар үткәрәм дип әйткән иде. Һәм үткәрде дә. Бу өлкәнең сайлау нәтиҗәләре менә нинди: “Бердәм Русия” – 34%, Коммунистлар партиясе 28% тавыш алды. Ә хәзер аны эшеннән алып ташладылар. Минемчә, Позгалев менә дигән президент булыр иде, президент сайлавына катнашса.

Ничек уйлыйсыз, шушы сез әйткән “өстән” басымның булмавы өчен, “астагы” халыкның бер тәэсире дә булырга тиешме? Бу бер ризасызлык формасында булырга мөмкин, бер кисәтү формасында...

– Бер термин бар бит әле: "имитацион демократия" дигән. Ягъни булмаганны булган дип күрсәтү. Русиядә исә бүгенге көндә нәкъ менә шундый демократия хөкем сөрә.

Чын демократия булса, гадел сайлаулар да була. Нәтиҗәдә күп проблемалар да хәл ителә. Бернинди ызгыш та, бернинди каршылык та булмый.
XS
SM
MD
LG