Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (60)


Нотыгын сөйләп бетергәч Садри Максуди (алгы планда) “Эчке Русия вә Себер мөселманнарының беренче Милләт Мәҗлесе ачылды!” дип белдерә.
Нотыгын сөйләп бетергәч Садри Максуди (алгы планда) “Эчке Русия вә Себер мөселманнарының беренче Милләт Мәҗлесе ачылды!” дип белдерә.
Милләт Мәҗлесен ачу, 20 ноябрь 1917 (III)

Садри Максуди нотыгының дәвамы (башы монда)

Мохтарият фикере аерым бер төркемнең фикере буларак түгел, бәлки милләтнең бөтен катламнары арасында таралган һәм аңлашылган фикер буларак үзәккә куелды. Һәйәтнең тагын бер хезмәте тарихыбызда беренче тапкыр буларак Эчке Русия һәм шималь төркләренең Милләт Мәҗлесен җыю иде; менә ул да тупланды. Берничә минуттан соң бу мәҗлес ачылачак, һәйәт тә үз вазифасын аңа тапшырачак.

Бүген шималь (төньяк) төркләренең Милләт Мәҗлесе ачылачак, бүген милләтнең сайланган депутатлары мисалы булмаган бәхетле көннең шаһиты булалар. 3-4 гасыр буе милләт, хөкүмәте җимерелгәч, урманнарга сыенган, кырларга качкан, мыскыл ителгән, калганы да беткән, (әсас) милләтнең бер кыйпылчыгы кадәр генә калган. Берничә гасыр рухын югалтканнан соң бу милли аң яңадан үз гәүдәләнешен табар дип кем уйлаган. Бу сүнмәгән милли аңның гәүдәләнүен күзләребез белән күреп, бөтен дөньяга милли барлыгыбызны җиткерәбез.

Дәүләтләре Явыз Иван (Иван Грозный) тарафыннан җимерелгән һәм башкалары тарафыннан мөкатдәс мәктәпләр тапталган һәм изелгән. Безне, телебезне, милләтебезне, берлегебезне җимергәннән соң фәкыйрьлек эчендә аяклар астында изелү гореф-гадәт хәленә килгән иде.

Диннәре мыскыл ителеп, үзләре җәбер вә золым астында изелгән төрк-татар балалары бүген яңадан аякка баса. Мөстәбит (деспот) һәм залим хакимнәр бүген моның җәзасын күрә. Алар безгә генә түгел, үз халыкларына да рәхәтләнеп үсәргә ирек бирмиләр иде. Алар хәзер инде бетте. Бу хәлләр турында сөйләп, бүгенге көннең бәхетен бозарга теләмим.

Бүген аерым милләт буларак яшәргә телибез. Моннан соң төрк-татарларның бу җанлылыгы дәвам итәчәкме? дигән сорау башка килә. Бу сорауны безгә европалы галимнәр һәм европалы фәлсәфәчеләр сеңдерә. Алар бездә даими берлек һәм теләктәшлек мөмкин түгеллеген исбат итәргә тырыша. Ләкин яшьләребез шуны белсеннәр ки, уйгурлыкка (цивилизациягә, мәдәнияткә) сәләтле булуыбызны безнең бөтен тарихыбыз исбат итте. Ата-бабаларыбыз бөек мәдәниятләр төзегән, һәрвакыт төзүчеләр без булсак та, җимерүчеләр һәрвакыт чит-ятлар булды. Төрк кавемендә булган уйгурлык һичбер кавемдә юк. Моны бөтен галәмгә исбат итә алабыз. Чит илнекеләр төрк-татар халкы бетә (юк була) дип уйласалар да, ул һич бетмәде вә бетмәячәктер. Бездә мәдәниятне җанландыру көче барлыгын тарих үзе дәлилли. Башкалар даимән җимерделәр, төрк-татар кавеме бер-берсе артыннан никадәр бөек-бөек илләр төзи килделәр. Газнәвиләр, Сәлҗүкиләр, Чыңгызлар ниләр эшләгәннәр һәм боларга карап аурупалылар төркләр турында хөкем йөртәләр.

Әмма бу – ялгыш фикер. Аларның бу хосустагы фикерләре тәкәбберләнүләреннән килә. Алар сәләт вә талантны бары арийларда күрергә тели. Бу – көлке. Без моңа шулай карарга тиешбез һәм шулай көлке булуын исбатларга тиешбез. Көнчыгыш хәзер аларның бу карашларын юк итә башлады. Безнең хәзергә кадәр (дөнья сәхнәсендә) күренмәвебез арийлардан соңрак мәйданга чыгуыбыздан, беркатлылыгыбыздан килә; беркатлылык исә безнең аерылмас сыйфатыбыз түгел.

Ата-бабаларыбыз ике хосуста хата ясаганнар. Беренчесе – максатка ашыга-ашыга ирешергә теләүләре, икенчесе – корган дәүләтләрен чын мәгънәсендә корып бетермичә, дәүләтләрен зурайту өчен чит илләр җиренә кереп, бөек дәүләтләр корырга тырышулары. Моннан соң без андый хаталарны ясарга тиеш түгелбез. Кочагыбызга аласы һәрбер нәрсәне кочаклаудан әүвәл аны кулларыбызда тота алырдай көч-куәткә ия булырга һәм, шуңа ышанганнан соң гын, кочагыбызга алырга тиешбез. Шаһрухлар, Олугбәкләр кебек чын көчебезне искә төшерергә тиешбез. Алар мәдәнияткә җан өрү өчен күпме фидакярлык кылганнар! Хәзер бездә дә җанлану һәм яңару дәвере булудан шикләнергә тиеш түгелбез. Бүген дә (хәзер) парлак (балкып торган) үткәннәребезне исебезгә төшерергә тиешбез. Киләчәгебез дә парлак булачак.

Бу яңа яулаган җирлектә гайрәтләнеп эшләвебезне дәвам иттерсәк, 20-30 ел үтмәстән төрк халкының мәдәнияте югары дәрәҗәгә ирешәчәк. Мин шундый киләчәгебезне кузаллыйм: бөтен авылларда мәктәпләр, китапханәләр, уку бүлмәләре, мәдрәсәләр, халык университетлары бар. Һәр җирдә хастаханәләр, балалар бакчалары күрәм. Үткәнебез бөек һәм шанлы иде, алдыбызда да бәхетле киләчәгебез бар. Хәзер Милли Мәҗлесебезне ачыйк. Бу – Эчке Русия вә Сибирия төрк-татарларының беренче Мәҗлесе.

Нотыгын сөйләп бетергәч Садри Максуди “Эчке Русия вә Себер мөселманнарының беренче Милләт Мәҗлесе ачылды!” дип белдерә. Аның бу сүзе алкышларга күмелә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG