Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарыкамыш корбаннарын искә алуда Башкортстан һәм кырымтатар вәкилләре дә катнашты


Чарада катнашучылар Сарыкамышның билгесез гаскәре "сыны" янында
Чарада катнашучылар Сарыкамышның билгесез гаскәре "сыны" янында

Төркиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан Сарыкамыш шәһәрендә госманлы-рус сугышы корбаннарын искә алу чарасы узды. 1914-1915 елларда руслар белән сугышта һәлак булган 90 мең төрек шәһитен Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан кебек төрки дәүләтләр белән бергә Башкортстан һәм кырымтатарлары вәкилләре дә искә алды.


Төркия тарихында кызыл тап булган Сарыкамыш сугышының 97 еллыгы уңаеннан Карс өлкәсенең Сарыкамыш шәһәрчегендә күләмле чаралар оештырылды. Искә алуны уздырган “Карс Сәрхат Буйлары” оешмасы 14 төрки дәүләт һәм мохтарият (Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Көнчыгыш Төркестан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Гагаузия, Македония, Кырым, Косово, Румыния, Болгарстан) һәм шулай ук Грециянең Көнбатыш Тракья, Гыйракның Кәркүк һәм Грузиянең Борчалы төркиләрен чакырды. Алар арасында танылган язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

1914 ел ахыры - 1915 ел башында руслар белән сугышта һәлак булган 90 мең төрек шәһитен искә алуда TURKSOYның Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов та катнашты. Аның сүзләренчә, Сарыкамышта һава шактый суык булуга карамастан, искә алу чаралары гаять кызу оештырылган.

“Башта Төркиянең эчке эшләр министры Идрис Шаһин һәм Карс губернаторы Әхмәт Кара белән бергә Сарыкамыш корбаннарына һәйкәл ачуда катнаштык. Соңыннан Сарыкамыштан Аллаһу-әкбәр тавына 7 километр җәяү бардык. Искә алу чаралары анда дәвам итте. Корбаннар өчен догалар укылды. Тауда палаткалар корылган иде. Барлык дәүләтләрнең, Татарстан, Башкортстан байраклары да урнаштырылган иде”, дип сөйләде TURKSOYның Башкортстан вәкиле “Азатлык”ка. Салихов чараларда шулай ук кырымтатарларының катнашуын ассызыклады, ләкин Tатарстаннан килүчеләр булмавын билгеләп узды.

“Гаскәрләребезнең ниләр күргәнен күз алдына китерү дә авыр”

Сарыкамыш сугышы төрек халкы тарихында иң кайгылы вакыйгаларның берсе булып тора. Госманлы гаскәре ул төбәктә рус армиясенең Урта диңгезгә чыгуына каршы көрәшкән.

"Төрек гаскәре Кавказ фронтын саклану, русларга каршы тору өчен оештырылды. Беренче дөнья сугышы башланганда Госманлы дәүләте җиде фронтта сугыш алып барырга мәҗбүр булды. Андый шартларда армиянең әлбәттә җитешсезлекләре була ала. Аларны Сарыкамышта да күрергә була. Бу туфракларда туңып үлгән, яки дошман ядрәсеннән һәлак булган гаскәрләребезнең ниләр күргәнен күз алдына китерү дә авыр”, ди искә алу чараларын уздырган “Карс Сәрхат Буйлары” оешмасы җитәкчесе Мөхәррәм Йолдыз.

Йолдыз шулай ук Сарыкамыш сугышында рус армиясеннән 30 мең кешенең үлүен, төрекләрнең исә шактый зур өлеше әсир алынганын искә алып узды. “Әсир гаскәрләребезне Каспий диңгезенең Нардин утравына үлем белән йөзгә-йөз ташлап киткәннәр. Якын арада без анда барып шәһитләребезне искә алырга җыенабыз”, дип, Мөхәррәм Йолдызның сүзләрен китерә Анадолу агентлыгы.

“Сарыкамыш шәһитләрен искә алырга килүче төрки кардәшләребез төрки дөньяның бердәмлеген, дуслыгын күрсәтә”, ди “Карс Сәрхат Буйлары” оешмасы җитәкчесе Мөхәррәм Йолдыз.
XS
SM
MD
LG